Туган як

Питрау кайту

Питрауны бәйрәм итми торган керәшен юктыр ул. 27 июньдә башланып 11 июльдә бетә торган Питрау уразасын да тотарга тырышабыз. Питрау уразасында, чәршәмбе белән җомгадан калган көннәрдә балык ашарга, ризыкны үсемлек маенда әзерләргә ярый. Бу уразада таләпләр башка уразалардагы кебек үк катгый түгел. Үскән чагымнан хәтердә калган: баласы бәләкәй килеш үлгән...

Питрауны бәйрәм итми торган керәшен юктыр ул. 27 июньдә башланып 11 июльдә бетә торган Питрау уразасын да тотарга тырышабыз. Питрау уразасында, чәршәмбе белән җомгадан калган көннәрдә балык ашарга, ризыкны үсемлек маенда әзерләргә ярый. Бу уразада таләпләр башка уразалардагы кебек үк катгый түгел. Үскән чагымнан хәтердә калган: баласы бәләкәй килеш үлгән хатын-кыз Питрау җитмичә җир җиләге өзеп капмый иде...
Элек Питрауга бездән 7-8 чакрым ераклыктагы Ләке авылына 12 июльдә Питрау бәйрәменә барган Нарат Асты керәшеннәре. 14 июльдә, Питрау кайтуны инде үзебезнең Нарат Астында уздырганнар. Әтинең: «Халык Иганә елгасы янындагы болынлыкка җыела һәм төннәр буе җыр-бию яңгырый иде Питрау кайтуда», дип сөйләгәне исемдә әле. Питрау кайту ул заманда җәйге зур бәйрәм булган. Әле без үскәндә дә авыл кешеләре сарык сую өчен Питрауны көтеп торалар, ул көнне аш табынына туганнарны, кунакларны җыялар иде. Совет заманында да керәшеннәр Питрауны билгеләп үтте, хәзер дә ел саен авылда Питрауны бәйрәм итәбез.
Әниләр кебек үк, без дә Питрауда җиләк пиругы пешерәбез. Узган ел зурлап ук уздыра алмасак та, Сабантуйга хас ярышлар, уеннар белән балалар өчен Питрау оештырдык. Ә быел, 9 июльдә Нарат Асты авылының 300 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.
Җай чыгудан файдаланып, безнең Нарат Астының 1795, 1811 һәм 1816 елгы «ревизская сказка»ларын архивтан юллап биргәне өчен, Түбән Камада яшәүче Валерий Кондратьевка авыл халкының рәхмәтен җиткерәм (Мөслим ягындагы туган авылы Усыда чиркәү төзүдә башлап йөрүчеләрдән булган бу керәшен җегетенең эшләре һәрчак уң булсын дип телибез). 1860 елда дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән авылыбыз, 1870 елда аның үзенең су тегермәненә кадәр булган. 1913 елда кеше саны 606га җиткән Нарат Астының. Бүгенге көндә авылда 30 ихата булып, кышын 39 кеше генә яшәсә дә, җәйге айларда Нарат Асты шәһәрдән ялга кайткан балалар чыр-чуыннан яңгырап тора. Соңгы елларда авылда йорт җиткезүче яшьләрне, шәһәрдән кайтып төпләнүче гаиләләрне күреп, җан сөенә. Димәк, авылыбыз да яшәр, авыл белән бергә элгәреләрдән калган йолалар да яшәр, дип өметләнәбез.
Галина ПЯТИБРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: