Туган як

Олы көн

Бу көн безгә нурлы көн, Җанда шатлык тулы көн. Бәйрәм көн бу - Олы көн. Христос терелеп торган!!! Әби-бабам белгән көн, Борынгыдан килгән көн, Җиргә иман иңгән көн. Христос терелеп торган!!! Көне дә кояшлырак, Аш-су бүген затлырак. Йөзләр бүген яктырак, Христос терелеп торган!!! Бу көн - безнең көткән көн, Безне...

Бу көн безгә нурлы көн,
Җанда шатлык тулы көн.
Бәйрәм көн бу - Олы көн.
Христос терелеп торган!!!
 
Әби-бабам белгән көн,
Борынгыдан килгән көн,
Җиргә иман иңгән көн.
Христос терелеп торган!!!
 
Көне дә кояшлырак,
Аш-су бүген затлырак.
Йөзләр бүген яктырак,
Христос терелеп торган!!!
 
Бу көн - безнең көткән көн,
Безне бердәм иткән көн,
Халкым келәү иткән көн.
Христос терелеп торган!!!
 
Сөенчегә балалар,
Манган күкәй алалар -
Изге хәбәр салалар:
«Христос терелеп торган!!!»
 
Белмәгәннәр белсеннәр,
Ишетмәгән - ишетсен,
Бәйрәм бүген, Олы көн!
Бу изге көн - безнең көн -
Христос терелеп торган!!!
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: