Туган як

Мәскәүдән килеп танышканнар

Түбән Каманың «Керәшен» җәмгыятенә Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты аспиранты Иван Севастьянов мөрәҗәгать иткән.

Иван Владимирович керәшеннәр турында диссертация яза һәм Түбән Кама җәмгыятен Олы Аты авылы халкы белән таныштыруларын сораган.

– Бездә материаллар бик күп, шуңа күрә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдык. Мәскәү кунагын шәһәребезгә чакырып, башта 31 нче гимназиядә, Халыклар Дуслыгы йортында урнашкан музейлар белән таныштырдык. Иван Владимировичка бик күп фото һәм видеоматериаллар бирдек, – ди «Керәшен» җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Ситдыйкова.

Икенче көнне кунакны Олы Аты авылына алып барганнар. Аларны Михаил атакай белән анакай каршы алып, авылдагы чиркәү тарихын сөйләгәннәр. Сүз уңаеннан, бу гыйбадәт йорты Иван Стахеев акчасына 1887-1890 елларда төзелгән. Елабуга хәйрия комитеты һәм Уфа православие оешмасы комитеты үз өлешен керткән. Совет хакимияте килгәч, бу бинада бодай саклаганнар, ләкин берничә тапкыр чиркәүне җимерергә дә теләгәннәр. Олы Аты авылы халкы гыйбадәт йортын яклап чыккан.

Бина 1990 нчы елларда тергезелгән, әмма иң зур үзгәрешләр берничә ел элек булган. Тумышы белән Олы Аты авылыннан булган Валерий Иванов чиркәүне үз акчасына яңарткан.

– Михаил атакай кунакка догаларны укып күрсәтте, авыл гореф-гадәтләре турында, әйтик, бала тугач, кешене җирләгәндә нишләүләрен сөйләде, – дип дәвам итте Эльмира Ситдыйкова.

Иван Владимировичка Актүбә, Чәбия авыллары турында да мәгълүмат биргәннәр. Ә диссертация өчен материал туплауда 31 нче гимназиянең Алевтина Даутова җитәкчелегендәге фәнни түгәрәк тә ярдәм итәчәк.

Фото: шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: