Туган як

Мин бәхетле җирдә

Сорау биреп куя кайберәүләр:

Сорау биреп куя кайберәүләр:
Бәхетлеме, диеп, син үзең?
Тәрәзә аша гына күзәтәсең,
Һәм тоясың икән җир йөзен?

Мин — бәхетле җирдә, 
                           бервакытта
Күз яшемә буылып утырмыйм,
Күкләр сөеп биргән гомеремне
Авыр хисләр белән 
                           тутырмыйм.

Әнә, ничек  матур итеп җиргә
Сихри кышлар
                      түшәк түшәгән!
Күкне томалаган 
                            кыш буранын
Сөяр бары җирдә яшәгән.

Ә язларын 
                 тылсым түгелмени,
Сихерләнү шомырт исенә?!
«Нинди рәхәт 
               җирдә яшәве!» – дип,
Кычкырасың бөтен көчеңә.

Ә җәй җиткәч, 
                   үзем карап торам
Каен җиләгенең пешкәнен.
Агач ботагыннан тиеннәрнең
Авыз итәргә дип төшкәнен.

Көзләрен мин аеруча сөям,
Алтын яфрак яуган чакларны:
Кыр казлары үкси–үкси күктә,
Калдырып оча 
                      туган якларны…

Җирнең көчен тоеп, 
                           тәмен сизеп,
Күңелем белән 
                      атлап йөргәндә,
Бәхетсез дип һич тә
                          әйтә алмыйм,
Матурлыкның 
                    кадерен белгәндә,
Авырлыкның үзен җиңгәндә!
Мария ЛОГИНОВА-ПАШИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: