Туган як

Милли киемгә сокланып караганнар

Түбән Камада керәшен халкы тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү елдан-ел популярлаша бара. Бигрәк тә яшь буынның кызыксынуы – бик куанычлы хәл. Ә инде Татарстан, Россия күләмендәге бәйгеләрдә шәһәребез данын яклап җиңүләре горурлык тудыра. Менә 31 нче мәктәп укучылары да бу көннәрдә Якутскидагы халыкара конкурста керәшеннәргә багышлап язылган фәнни эшне яклаячак. Китәр алдыннан җитәкчеләре Алевтина Даутова белән очраштым.

Алевтина Петровна 31 нче мәктәптә география укытучысы булып эшли. Керәшен халкы тарихы белән очраклы рәвештә кызыксынып китә.
– Укучыларыбыз тыл һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашалар, өйләренә дә йөриләр. Шундый ветераннарның берсе – Екатерина Николаевна Стрелкова. Ул керәшеннәр, аларның милли киемнәре, тарихы турында сөйли. Балалар, кызыксынып, «үзләре татарча сөйләшә, ә нишләп диннәре православие, киемнәре дә башка?» дигән сораулар бирделәр. Үзем дә керәшен булгач, куәтләп алдым. Фәнни эш язып карарга булдык, – ди укытучы.
Ул алар белән китаплар укый, интернетны эшкә җигәләр, Чистайда, Мамадышта, Алабугада керәшен халкы киемнәрен чагыштырып фильм төшерәләр. Аннары Казанга барып, Татарстан Республикасының фәннәр академиясендә керәшен милли киемнәре турында чыгыш ясыйлар һәм җиңү яулыйлар. Сүз уңаеннан, әлеге конкурсларда катнашучы балалар – керәшен, белорус, чуваш, рус милләтеннән. Аларның барысын да яңаны танып белү, өйрәнү теләге  берләштерә, куандыра да. Бу командада «Без бергә» республикакүләм конкурсында катнашып, беренче урынны алган Кристина Кузнецова да бар.
Узган елда Рус география оешмасының Татарстан бүлеге  һәм балаларга ярдәм итүче «Бәхетле вакыйгалар» хәйрия фонды туган якны өйрәнү буенча «Яшь логографлар» конкурсы игълан иткәч, Алевтина Даутова укучыларына үзләрен сынап карарга тәкъдим ясый. 
Аның җитәкчелегендә балалар «Керәшен халкының милли-мәдәни традицияләренең тарихи үзенчәлекләре» эшен әзерләп яклый. Алып барган милли кием үрнәкләренә жюри әгъзалары сокланып карый. Карарлык та! Екатерина Николаевна биргән кием бит. Берсе әнисеннән, икенчесе әбисеннән калган. Укучылар аларны киеп күрсәтә, аңлатып та бирә. Нәтиҗәдә, Гран-прига һәм төп призга – Поляр түгәрәккә сәяхәткә лаек булалар.
– Анда кичергәннәр турында сөйләп бетереп булмый. Балалар өчен бу сәяхәт онытылмас хатирәләр бүләк итте. Әмма кайткач, кабат эшкә тотындык. Өйрәнер өчен һәр балага аерым тема бирдем. Аннары шуның өстендә бергәләп эшлибез. Презентацияне дә мөмкин кадәр кызыграк, отышлырак, төрле алымнар кулланып ясыйбыз, – ди Алевтина Петровна. 
Балалар яңадан-яңа үрләр яулый. «Тамырларны истә тотып яшәү» конкурсында – 2 нче урынга,«Керәшеннәр безнең тирәдә» Идел буе төбәкара конкурсында төп призга лаек булалар. Яшьләрнең тикшеренү эшләре буенча Мәскәүдә узган В.И.Вернадский исемендәге Бөтенроссия ачык бәйгесендә «Бар шундый халык» эшләре белән җиңеп чыгалар. Укытучылары әйтүенчә, алар Россия фәннәр академиясендә башта профессорлар, аннары фән кандидатлары, соңрак студентлар алдында чыгыш ясыйлар. 
– Керәшен халкы милли киемен киеп, керәшенчә җырлап чыккан, ихластан, кәгазьсез сөйләгән балаларны битараф тыңлап буламы? Шуңадыр, залда утыручылар арасында хәтта елаучылар да булды, – ди Алевтина Петровна. 
Әмма хәйриячеләр ярдәм итмәсә, кыен булыр иде. Анысын Түбән Кама керәшеннәренең алтын баганалары булган «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллин һәм Түбән Кама ПАТП генераль директоры Юрий Иванов, балаларга ярдәм итүче «Бәхетле вакыйгалар» хәйрия фонды, 31 нче мәктәп җитәкчелеге башкарды.
Инде менә тагын бер зур сынау көтә. Якутскида 8 июльдә узачак «Милсет восток» балалар һәм яшьләр проект-тикшеренү эшләренең халыкара күргәзмәсенә чакыру хаты килгән. Анда 24 ил катнашыр дип көтелә. Шунысы да бар: балалар җыруларны керәшенчә башкарса, эшләрен инглиз телендә яклаячаклар икән. Татарстан данын бары тик түбәнкамалылар яклаячак. Китәр алдыннан алар, гадәттәгечә, Екатерина Николаевна янына кереп чыга. Тыл ветераны аларга изге теләкләрен әйтеп озатып кала, һәр конкурстан шатланып каршы ала.
Укучылар шәһәребез керәшеннәре белән дә аралаша. Гомумән, тикшеренү эше җирле авылларны өйрәнүдән башлана. Менә Якутскидан кайткач та, Алевтина Даутованы һәм укучыларын яңа җаваплы эш көтә. «Шәһәрем урамнары» Түбән Кама проекты буенча, керәшен җәмгыяте исеменнән, Актүбә һәм Чәбия урамнары тарихын өйрәнәчәкләр. Ә әлегә аларга уңышлар теләп калыйк.
Фото А. Даутова шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: