Туган як

«Мәдәниятебез саклансын өчен, динебезне сакларга тиешбез»

Соңгы еллардагы күркәм бер гадәт буенча, бу ел башында да Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһа-ветдинова иң актив керәшеннәрне 2015 елдагы эшкә йомгак ясауга багышланган чарага җыйды. «Руслан» сәүдә йортындагы ресторанда уздырылган ул чарада алтмышка якын кеше, шул исәптән, дәрәҗәле кунак-лар - муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе...

Соңгы еллардагы күркәм бер гадәт буенча, бу ел башында да Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһа-ветдинова иң актив керәшеннәрне 2015 елдагы эшкә йомгак ясауга багышланган чарага җыйды. «Руслан» сәүдә йортындагы ресторанда уздырылган ул чарада алтмышка якын кеше, шул исәптән, дәрәҗәле кунак-лар - муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, җәмәгать оешмалары белән багланыш һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов, Түбән Кама приходы настоятеле Димитрий, Олы Аты настоятеле Михаил һ.б. катнашты.
Узган елда башкарылган күптөрле чаралар, җәмгыятьнең бу елга планнары турында Тамара Алексеевнаның ярдәмчесе Ильмира Ситдыйкова тәфсилләп сөйләде.
«Бер еллык эшебезне барлыйбыз бүген. Бер-беребезне күреп шатланабыз, керәшен булуыбыз белән горурланабыз. Тормышта мөселманнар, руслар белән бәйләнсәк тә, үзебезнең керәшенлекне саклыйбыз. Без - сабыр халык, авырлыкларга түзәргә күнеккән», - дигән сүзләр белән башлап җибәрде үз чыгышын Тамара Баһаветдинова. Җәмгыять эшендә зур активлык күрсәтүчеләрдән Кече Җирекле авылының «Чәчкәләр» балалар керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Флера Облаковага, шагыйрь Никифор Тукмачевка һ.б. Рәхмәт хатлары тапшырды.
Альберт Дирзизов, үз чыгышында, җирле керәшен җәмгыяте эшенә югары бәя бирде. Татарстанда яшәүче төрле милләт һәм төрле дин кешеләре арасында татулык, үзара аңлашу өстенлек итүендә Түбән Кама керәшен җәмгыятенең дә өлеше зур булуын ассызык-лап үтте.
Гүзәл Мөбарәкшина да аның фикерен дәвам итеп, җәмгыятьнең республика күләмендә танылуы, бигрәк тә Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең зур уңышларга ирешүе хакында сөйләде. Шуларга ялгап, үзенең ихтирам хисләрен җыр аша җиткерүен керәшеннәр алкышларга күмделәр.
Үз чиратында, Валентина Тупаева керәшеннәрнең килеп чыгышына кагылышлы мәгълүмат белән таныштырды. Шуңа бәйләп, керәшен җыруларын, керәшен биюләрен башкару үзенчәлекләренә тукталды. Керәшеннәргә хас тыйнаклыкның биюләрдә дә чагылырга тиешлеген, «Сүрәкә» ансамблендә моңа аеруча зур игътибар бирелүен искәртте. Бу яңа елда үзләре катнашачак бәйрәмнәрне дә санап үтте һәм Олы көннең быел 1 майга туры килүен, шул көнгә багышланган зур бәйрәмне 6 майда оештырырга җыенуларын хәбәр итте.
«Мәдәниятебез саклансын өчен, динебезне сакларга тиешбез», дип әйтүче Димитрий атакай белән керәшен җәмгыятенең идарә әгъзасы Сергей Шадрин шәһәрдәге керәшен чиркәвен төзү өчен, диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә, иманы төзек барча кешенең ярдәменә өметләнүләре хакында әйтеп, булачак керәшен чиркәве проектын күрсәттеләр. Сергей Петрович элгәре, шәһәр төзелә башлаганчы, Актүбә керәшеннәренең Сүбәләк гыйбадәтханәсенә йөрүләрен, хәзер аның җимерек бинасы химия белән бәйле предприятие территориясендә калганын сөйләде. Аерым алганда, «1526 елда барлыкка килгән Актүбә авылыннан керәшеннәр Келәтле һәм Балчыклыга да күчеп утырганнар. «Түбән Кама буш урында барлыкка килмәде, безнең Актүбә авылы урынында төзелде. Үз нигезебезне биргән шушы шәһәрдә үз чиркәвебезне төзү өчен, керәшеннәр унөч ел буе тырыша. Бәхеткә, муниципаль район җитәкчелеге безгә йөз белән борылды, гомуми тырышлык белән, чиркәүне сала алырбыз», дип сөйләде Сергей Петрович.
Актүбә кебек үк, халкы үз туган нигезен, туган авылы урынын шәһәргә бирергә мәҗбүр ителгән, зиратының яртысыннан күбрәк өлеше күпкатлы йорт астында калган Чәбия авылы да бар. Әйтүләренчә, ул авылга 1631 елларда нигез салынган булган. Бу ике авылда яшәүчеләрнең күпчелеге читкә китмәгән, Түбән Кама шәһәре төзелешендә эшләгән, димәк, шушында яшәп калган, балалар үстергән. Үзенең 50 еллыгын каршы ала торган Түбән Каманың юбилей елында шәһәребездә керәшен чиркәве салынырга тиешлеге бәхәссез нәрсә. Түбән Каманың 50 еллыгына Чәбия авылы зираты янәшәсендә кара граниттан зур итеп тарихи стела урнаштырту -
шәһәр җитәкчеләренең намус эше һәм, шул ук вакытта, аларның халык фикере белән санлашуына анык бер дәлил! Ничәмә-ничә еллар шул хакта сүз бара, әлегә кадәр керәшеннәрнең бу үтенечен ишетергә теләүче булмады. Шәһәр юбилееның зурлап билгеләп үтелүе турында горурлык белән сөйләгәндә, җитәкчеләр авызыннан, «нигезләрен шәһәр төзелешенә биргән керәшен авыллары истәлегенә тархи стела урнаштыру өчен мөмкинлек таба алдык», дигән сүзләрне иштергә язсын...
Фирая МОРАТОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: