Туган як

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә...

Май чабу (Масленица) бәйрәме борынгылардан сакланып килгән бәйрәм. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар.

Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Пасха алдыннан була торган җиде атналык олы уразага бер атна калгач башлана.

Май чабу күп гасырлар буена халыкның массакүләм күңел ачу буларак үткәрелгән. Җигүле атларны бистәр, сөлгеләр, җиз кыңгыраулар белән бизәп йөрүләр, төрле кызыклы уеннар, урамда пешерелгән тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланулар, чанага утырып таудан шуулар. Бәйрәм атна буе булса да аның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара. Атна башы (дүшәмбе) – «Очрашулар», буш көн (сишәмбе) – «Уеннар», кан көн (чәршәмбе) – «Сыйлану», атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – «Уен-көлке», татар атнасы (Җомга) – «Әби
коймагы», атна арты (шимбә) – «Печкәчәмдә кунакта», атна көн (якшәмбе) – «Кичерешү» «Пручти кич» дип йөртелә.

Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: