Туган як

Кышны озатканда

Май чабу – Христиан бәйрәме Масленицага туры килә. Ләкин бу бәйрәм дин белән бөтенләй бәйләнмәгән. Ул борынгыдан килгән – Кыш озату бәйрәменең бер үрнәге буларак уздырыла.

Май чабу көннәрендә матур итеп бизәлгән, яхшы атларга утырып, авыл урамнарында «кәтәйсә» («кататься» сүзеннән алынган) чабып йөргәннәр. Ул яшьләрнең күңел ачу, җыр-бию бәйрәменә әйләнгән. «Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр», – дип әйтә торган булган картлар.
Май чабуның беренче үзенчәлеге урам әйләнү булган. Атларны исә егетләр-кызлар, бер-берсеннән көнләшерлек итеп, чиккән бистәрләр, матур яулыклар белән бизәгәннәр. Һәр атка өч кыз, өч егет утырган. Билгеле инде, егетләр чаналарына үзләренә ошаган кызларны гына утыртканнар. Җырлап, гармун белән урам әйләнгәч, уенга җыелганнар.
Май чабу биш көн дәвамында узган. Беренче көнне ярминкә оештырылган, ул, шулай ук май базары көне дип аталган. Егетләр-кызлар матур итеп киенеп, атларны чуклап, гармуннар уйнап, базарга барганнар. Икенче көн урам әйләнү көне буларак билгеле. Өченче көндә уйнап күңел ачканнар. Күрше авыллардан кунак кызлары, егетләре килгән. Дүртенче көн – Өлкәннәр көне дип аталган, күрше авыллардан туган-тумача килеп, «кунак сыйлау» булган. Бишенче көн «Чуман озату» буларак билгеле. Бу көнне учак ягып, уеннар оештырып, күңел ачу көне булган. Бу бәйрәмне үткәрүдә «комиссия кешеләре» иң матур итеп бизәндергән атларга бәйге үткәргәннәр, бүләкләр таратканнар.
Бәйрәм зурлап үткәрелеп, йомгак ясап, киләсе елга тагын да очрашырга язсын дип, таралышканнар. «Чуман озату» бәйрәменең бер истәлекле уены булган. Аның өчен иркенрәк урынны сайлап, кардан чистарып, түгәрәк ясаганнар. Үзәгенә казык утыртып, кичтән су сибеп катырганнар һәм шуңа арба тәгәрмәче кидертеп куйганнар. Озын, нык колга беркеткәннәр. Шуның очына чана такканнар. Чанага утыручы егет-кызларны шундый зур тизлек белән әйләндергәннәр ки, күпләр мондый хәрәкәткә түзә алмыйча егылганнар, көлешкәннәр. Бу сынауны ахырына кадәр үтәүчеләргә бүләкләр биргәннәр.

Май чабу

Ата-бабалардан калган –
Яз аенда – «Май чабу».
Йола бәйрәмнәрен зурлап
Искә алу була бу.

Ераклардан урап килеп,
Тарала моң тугайга.
Җырлап-биеп күңел ача
Барча халык бу айда.

Күңелләрне җилкендерә
Язның айлы кичләре.
Моңга кушылып агыла
Майлы коймак исләре.

Бу бәйрәмдә һәммәсе шат,
Мәйдан туктаусыз гөрли.
Җыр-биюләр чиратлаша,
Бер-берсенә «сер бирми».

Кыш озату – «Май чабу»лар
Шатлык бирә күңелгә.
Ата-баба бәйрәмнәре
Онытылмасын гомергә.
Анастасия УСАЧЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: