Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кәрҗиннәр үрергә ярата

Олы Аты авылы асыл затларын искә алганда, Тимофей Карпович Фомин турында әйтмичә булмый. Ул – 1941 елның 15 октяб- рендә туа.

Карп дәдәй белән Аннук түтинең өч баласы була, шуларның берсе – кыз, икесе – малай. Ике бала кызамык чиреннән үлгән, аннары әтисе дә китеп барган. Тимофей дәдәй әтисен хәтерләми, аны әнисе ялгызы үстергән.
Аннук түти бик яхшы күңелле булып истә калган, аларга барсаң, һәрвакыт көнбагыш белән сыйлар, бала-чага аларның капка төбендә җыелып утырыр иде. Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы чорда да Аннук түти белән Тимофей дәдәйгә тормыш ачысын күп татырга туры килгән. Тимофей дәдәй мәктәптә дә укымаган, ләкин укый да, саный да белә.

Хәрби хезмәттә 1,3 ел хезмәт иткәч, тез капкачы «чыга» һәм аны кайтарып җибәрәләр. Кайткач, Тимофей дәдәй Галя исемле кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Җиде бала үстерәләр. Бүгенге көндә Тимофей Карпович үзе генә көн күрә. Кәрҗин үреп, аларны, авылдашларына бүләк итә. Ул үргән каз оялары ныклыгы белән аерылып тора һәм озак еллар хезмәт итә. Миңа биргән кәрҗиннәрендә тавыкларым йомырка сала.
Кәрҗин үрергә өйрәнергә дип, бер авылдан килделәр. Тимофей дәдәй күрсәтеп, өйрәтеп җибәрде. Гомумән, ул бик ачык күңелле кеше. Ярдәм сорап килсәләр, беркайчан баш тартмас. Авылда берәр фаҗига булса, кеше үлсә, кабер казышырга, озатырга ул беренчеләрдән бара. Өмәгә чакырсалар да, күршем анда катнаша. Трактор белән утын кайтарткан кешеләр Тимофей Карповичны чакыра.
80 яшенә җитеп килүче күршем бер трактор арбасы утынын ике көндә ярып бетерә. Менә шундый ул – Олы Аты авылында яшәүче Тимофей дәдәй. Авыл халкы аны бик ярата, хөрмәт итә, саулык-сәламәтлек тели.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X