Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Халык җырулары гармунга җырланырга тиеш»

Түбән Кама районы үзенең керәшен фольклор ансамбльләре белән дан тота. Әби-бабайлардан калган рухи мирасны саклап, өйрәнеп, аны яшьләргә җиткерәләр, өстәвенә, балаларга да өйрәтәләр. Олы Афанас авылында оешкан «Серле мәләнчек» ансамбле – шундый коллективларның берсе. Аның ничек оешуы, үзенчәлеге турында җитәкчесе Лидия Чеботарева- Якушева сөйләде.

«Серле мәләнчек»нең төп үзенчәлеге – аның туганнардан торуы. 

– Туганнарны бер ансамбль итеп җыю минем күптәнге хыялым иде. Сеңелләремне, туганнарымны озак еллар үгетләдем, әмма вакыт җитмәгәнгәме, ризалык бирүче булмады. Ике ел ярым элек, кече сеңелем авылга бәйрәмгә кайткач, бергә утырганда: «Әйдә, тутабыз Лидия, ансамбль төзик, оештыр безне», – дип сүз башлады. Нишләптер, моны шаяру дип кабул иттем. Әмма бер ай узгач, ул яңадан шалтыратты: «Уйладыңмы? Ник һаман безне чакырмыйсың? Олы түти белән дә сөйләшеп куйдым», – диде. Менә шуннан эш башланды да, – дип искә ала Лидия Ивановна.
2018 елның февралендә оешкан коллектив барлыгы җиде кешедән тора: дүрт бертуган апалы-сеңелле Татьяна Вафина, Лидия Чеботарева-
Якушева, Нина Калмыкова, Светлана Аксенова; ике туган сеңелләре Людмила Лукина, өч туган сеңелләре Зоя һәм аның ире Павел Харитоновлар. Павелны гармунчы итеп чакырганнар. Ансамбль исемен Светлана һәм тагын бер туганнары Викталина уйлап тапкан. Сүз уңаеннан, Викталина Емекеева коллектив спонсоры буларак, матди яктан ярдәм күрсәтә, матур киемнәрне дә ул тектерә, конкурс-фестивальләргә бару, җырларны яздыру
чыгымнарын да үз өстенә ала.
Репертуардагы барлык җырулар гармунга башкарыла. Лидия Ивановна фикеренчә, халык җыруларын заманга яраклаштыру – бозу була. Артистлар әти-әниләрдән, әби-бабайлардан ишетеп үскән борынгы көйләрне башкара. Иң беренчесе «Бабам көе» булган. Бик матур, көчле, күкрәктән чыгып башкарыла
торган җыр. Аны әтиләре дә җырлаган, әбиләренең тавышы да матур булган, димәк, көй-моң кан буенча күчкән, дисәк тә була.
– Әби-бабаларыбыз Ключ Труда авылыннан. Анда башта урман булган, бер урынны чистартып, өйләр салганнар. Аннары әтиләр Келәтлегә күченделәр. Шуңа күрә Келәтле көйләрен дә үз итәбез. Репертуарда Балчыклы авылы, Алабуга көйләре дә бар. Планнарда– төрле як керәшеннәре көйләрен өйрәнү, – дип аңлата Лидия Ивановна.
Аның кызы, Лариса Басыйрова – профессиональ җырчы, әнисенә төрле фестивальләр, конкурслар турында хәбәр итеп тора. Район һәм республика буенча «Лейся, песня» фестивальләрендә, үзешчән сәнгать конкурсларында, керәшеннәрнең Иске Гришкино авылында узган беренче мәдәни фестивалендә,
Стахеев фестивалендә катнашып, я 1 нче урын, я гран-при яулый «Серле мәләнчек». Үзләре әйтүенчә, икенче урын алганнары юк әле. Җирле бәйрәмнәрдә, концертларда катнашып, халык күңелен күрәләр. Ә менә пандемия вакытында бәйгеләргә йөрү, концертларда катнашу тукталып торган...
– Клубларны сагындык, кая да булса чыгасы, җырлыйсы килә. Бар кешеләр дә исән-сау булсыннар иде, – ди Лидия Ивановна. Шулай була күрсен.

Лилия Заһретдинова

Э.Ситдыйкова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев