Туган як

Кайларда гына йөрмәгән ул...

1944 елның ноябрендә, унҗиде яшендә армиягә алынып, җиде елга якын хәрби хезмәт үткән Николай Шадриннар квартирында утырабыз. Ул чор кешеләренең байтагына хас булганча, зиһен үткенлеген җуймаган Николай Максимович үз тормышындагы һәр вакыйганы аена, көненә кадәр искә төшерә. - 8 Март колхозы басуында утыра бу йортыбыз. Югары Субай җире аз гына...

1944 елның ноябрендә, унҗиде яшендә армиягә алынып, җиде елга якын хәрби хезмәт үткән Николай Шадриннар квартирында утырабыз. Ул чор кешеләренең байтагына хас булганча, зиһен үткенлеген җуймаган Николай Максимович үз тормышындагы һәр вакыйганы аена, көненә кадәр искә төшерә.
- 8 Март колхозы басуында утыра бу йортыбыз. Югары Субай җире аз гына эләккән... Актүбәдән, сугышка дип, дүрт егет чыгып киттек: Михаил Исакиев, Николай Шумилов, Николай Шапошников һәм мин. Авыл советы рәисе Семен Емельянов 50 чакрым ерак-лыктагы Чаллыга кадәр атлы чанада илтте безне. Сүбәләк, Прости, Бәтке, Круглое Поле аша бардык. Капчыкта - ике чабата һәм ике ипи. Чаллыда ике көн тоткач, Бөгелмәгә алып киттеләр, аннары поездга төяделәр. Чаллы малае Салих бер капчык сохари алган, юлда шул туйдырып барды. Куйбышев өлкәсендәге Инзя станциясендә берсе-берсе 25әр тонна продукт сыйдырышлы өчәр-дүртәр вагон он, азык-төлек төягәч, эшелонны тиешле урынга озатабыз, Ленинград өлкәсенә кадәр бардык, - дип сөйләүче Николай дәдәй уе белән шул ерак үткәннәргә киткәндәй, бераз тукталып тора да, тагын дәвам итә...
1946 елның августы. Унбиш көнләп барганнан соң, алар Владивостокка килеп төшәләр. Николай товар портындагы янгын сагы командасына эләгә. Командалары, капитан белән бергә исәпләгәндә, нибары сигез кешедән тора. 18 чакрым ераклыктагы казармадан көн дә иртәнге 5тә килеп, япон хәрби әсирләренең корабльдән йөк бушатканнарын тикшереп йөриләр. Аларның янгын сагы янәшәсендә генә, юыныр өчен 4-5 вагон көйләнгән. Юынырга килүче японнар постка якынлашмасын өчен, шактый зур арада су сибеп, җирне юешләтәләр. Берсендә портка бушатылган 200 кило сыйдырышлы балык, май мичкәләре арасында берсенең тәмам күгәреп беткәнен күреп, тикшерә башлагач, анда шартлаткыч матдә булганлыгы ачыклана. Ә икенче бер очракта, килеп туктаган эшелоннан японнар җиргә сикерешкән, төшү тыелган булса да. Николайның, кисәтү өчен, ППШ автоматыннан атудан башка чарасы калмый. Японнар вагонга йөгерешә. Үзенең арткы ягына чыккан бер японны абайлап алган Николай аңа прик-лад белән сугарга өлгерә. Хәлсезләнгән япон сыгылып төшә. Икенче мизгелдә, банкага салынган күмерен ташлап, йөгерергә ыргыла. Аның сырган бишмәте эчендә тагын бер банка утлы күмер барлыгын киеме төтәсли башлагач кына сизеп алалар. Ул әсир япон утлы күмерле банканы эшелондагы снаряд әрҗәләре арасына ташласа, нәрсә буласын күзаллавы авыр түгел...
Курил утрауларына кадәр булган атналык юлны, 9 баллы штормда алар ярты ай баралар. Җилле, юеш климат каршы ала ил чиге сакчыларын.
- Биредәге Кунашир, Шикотан, Итуруп утрауларында -
безнең солдатлар. Кәрлә каеннар, бамбуклар үсә. Төлке, күсе кадәрле куяннардан һәм аюдан кала башка бер җан иясе дә юк. Тын океаннан Охота диңгезе генә аерып тора. Карны казып палатка урнаштырдык. Өч мичкәне урталай кисеп, тимер мич көйләдек. Палаткада - ун солдат. Иртән торуга чәчләргә кадәр бозланып ката. Кар белән юынабыз, - дип кырыс солдат тормышын искә төшерде Николай дәдәй.
Кыр кухнясын тартып йөрүче, пушка сөйрәүче ат солдатка караганда да кыйммәтрәк була ул чакта. Шуңа күрә дә өч атның берсе югалгач, сентябрь аеның коеп яуган салкын яңгыры астында Николайны ат эзләргә чыгарып җибәрәләр. Елга буйлап сигез чакрым баргач, сукмак бетә. Үзәнлеккә җәелгән суга кета, горбуша балыклары кереп тулган. Көзлектә бирелгән калын хәрби киемнәр юешләнеп, тагын да авырая төшә. Ике катлы аяк чолгавы белән кигән итегенең берсе су эчендәге тимерчыбыктай бамбуклар арасында төшеп кала. Бәхетеннән, Николай урман кисүче солдатлар янына килеп чыга. Отделение командиры теше-тешкә тимәүче солдатны одеял белән чорнап, атка бәйли. Унике чак-рым шул халәттә кайта ул... Тугыз айдан соң лазареттан чыкканда үз хезмәттәшләре кайтып киткән була инде. Николай үзе Курил утрау-ларыннан туган авылы Актүбәгә 1951 елның августында гына кайтып җитә.
Әнисенә армиядән бер мең сумга якын акча җибәргән була ул. Үз туган авылы Мартышка киткән әнисе кабат Актүбәгә килеп, кечерәк кенә йорт сатып ала. Красный Ключка янгын сүндерүче булып эшкә урнашкан Николайга 80 килограмм ит тапшырырга налог салалар. Җиде елга якын хезмәт итеп кайткан егет бәхетенә, Мәскәүгә язып карарга киңәш итүче табыла. Ворошиловтан килгән җавапта, колхозчы буларак, аңа 40 кило гына ит тапшырырга рөхсәт ителгән була. Әмма Николай моңа ризалашмый, Чаллы хәрби комиссариатына барып, үзенең армиядән кайтканын әйтеп, бер елга салым түләүдән азат итүләренә ирешә.
Николай Красный Ключтагы тавык фермасында ат белән җим дә ташый, аннары Актүбәгә кайтып, 8 Март колхозында ун еллап көтүче булып та эшли. 5нче төзелеш-монтаж идарәсендә түбә ябучы да була ул. Актүбәдәге үз йортларын исә 1957 елда Круглое Поледа эшләгәндә салалар. 1967 елда СУМРда эшләгәндә имгәнеп, алты ай дәваханәдә ята. Носилка белән өйгә алып кайтып кергән әтиләрен берсеннән-берсе кечкенәрәк биш бала каршы ала. Ишле балаларны туйдыруның, урын өстендә биш елга якын хәрәкәтсез ятучы чирле ирне тәрбияләүнең бар авырлыгы Зинаидага төшә. Түзәр хәле калмаслык булып арыса да, берни сиздермәүче хатынының тырышлыгы белән, Николай тернәкләнә. Санаторийдан, култык таяк-ларына таянып булса да, иренең үз аягы белән кайтып кергәнен күреп, Зинаида артына ава яза. Үзебезнекләр бик күп еллар тинтерәтеп йөртсәләр дә, ниһаять, 1982 елда Николай дәдәйне Мәскәү табиблары икенче группа инвалидлыкка чыгаралар...
Сугыш ветераны буларак, моннан биш ел элек хөкүмәт биргән бер бүлмәле квартирда бер-берсенә терәк һәм юаныч булып, ил-көн иминлегенә куанып яшиләр Зинаида һәм Николай Шадриннар. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр иясе Николай дәдәйгә Җиңүнең 75 еллыгын дә исән-сау каршыларга язсын иде әле.
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: