Туган як

Карлыгачлар оя корган нигездә

Өй тупсасыннан атлап кергән һәркемне ачык йөз белән каршы алучы, хәзинәсендә бары белән сыйлаучы, җаннарын ярып бирердәй булып бөтерелеп кенә йөрүче ир белән хатынны күргәнегез бармы? Сирәк булса да, бүгенге көндә дә андый парлар очрый әле. Түбән Камада торучы Ирина белән Алексей Лабашовлар - гаилә бәхетенә үз куллары белән юл...

Өй тупсасыннан атлап кергән һәркемне ачык йөз белән каршы алучы, хәзинәсендә бары белән сыйлаучы, җаннарын ярып бирердәй булып бөтерелеп кенә йөрүче ир белән хатынны күргәнегез бармы? Сирәк булса да, бүгенге көндә дә андый парлар очрый әле. Түбән Камада торучы Ирина белән Алексей Лабашовлар - гаилә бәхетенә үз куллары белән юл салучы әнә шундый эчкерсез парлар. Алар белән язмыш Сарман ягында очраштырды.

Беренче мәртәбә кайтуымда ук, бу өйне дә, анда яшәүчеләрне дә гомерем буе белгәнмендер кебек тоелды күңелгә. Ул чагында әле уңганнарга гына хас җитезлеге белән хуҗалыктагы һәр эшкә җитешүче Иринаның биредә килен икәнен белми идем. Каенана белән киленнең, сердәшләрдәй татулары сирәк очрый шул тормышта. Ул яктан, олы җанында һәркемгә урын табылган Нина Васильевнаны да, аның һәр сүзенә, "ярый, әни", дип кенә торучы Иринаны да бик күпләргә өлге итеп куярга булыр иде. Ирина кунак табыны җыярга да, бакчадагы чүпне утап, кичен яшелчәгә су сибәргә дә җитешә. Өйдәге дистәләгән кешенең һәрберсен көйләргә дә өлгерә. Үз әти-әнисен дә онытмый. Табын әзерләүгә, әнисе Татый белән әтисе Күпи дәдәйне чакырырга дип, кызларын җибәрә. Сүз уңаеннан, унберенче класстагы Олялары һәм сигезенчедә укучы Валялары белем ала торган 19нчы мәктәптә дә Лабашовлар - балаларына дөрес тәрбия бирүче үрнәк гаиләләр рәтендә. Нәниләре Милана да, укый башлагач, апаларыннан калышмас...

Кода-кодагыйлар, килен һәм аңа карата ир ягы туганнарның мөнәсәбәтен бик күп мәртәбәләр күзәтергә туры килгәне булды. Кайчак ике арадагы үзара үпкәләшү, хәтер калулар кискенлегеннән, хәтта, һава да түзә алмас, шартлар кебек тоела. Болары - күбегезгә таныш нәрсәләрдер. Ә Лабашовлар өендә, кода-кодагыйлар арасында бары тик керәшеннәргә генә хас булган гадилек, эчкерсез туганлык хисләре өстенлек итүен күрдем. Үз татарларым күңеленә авыр кагылу булса да, нәрсәсен яшерәсең инде аның - безнең халыкка бер-берең уңышына ихластан шатлану, эчкерсезлек, сабыйлар сафлыгына тиң беркатлылык хас түгел шул.

Кунакчыл, сүзгә җор, җыруга оста Нина Васильевна белән дөнья бәясе торырдай зирәк акыллы Николай Алексеевичны мәңгегә җуйгач, шаулап-гөрләп торган төп йорт тәрәзәләренә ятимлек сарылыр иде. Әгәр дә уллары Виталий (эшкә күндәм, сүз тыңлаучы егетне авылда һәркем хөрмәт итә) һәм Алексей белән Ирина булмаса. Болай язганга башка туганнарының хәтере калмас дип уйлыйм.

Олы көндә, я Питрауда, яки Покрауда булсын - төп нигезгә килүчеләрне каенанасы урынында калган Ирина каршы ала, бәйрәменә туры китереп, төрледән-төрле пиругын да пешергән, ашын да өлгерткән булыр. Ә Алексей исә, чын хуҗаларга хас булганча, йорт тирәсендәге ир-ат кулы таләп ителгән һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләргә ярата. Һич ашыкмас, каударланмас, нәрсәгә тотынса да, булдырыр. Йомыш белән килүчене дә беркайчан да кире бормас. Үз ихатасындагы мәшәкатьләр көтеп торса торыр, авылдашларына җирен дә сукалап бирер, башка эштә дә булышыр.

Авыл урамының бер ягындагы бакчалар артыннан агучы Игәнә елгасын язын-җәен карап торучы кем дисәң, һаман да шул бер Алексей. Елга суын күтәртү өчен корылган гидротехник җайланманы кирәк чагында ачып-ябып. су күләмен тигезләү, ә язын аны тиешенчә көйләү өчен дә, авылдашлары Алексейның кайтканын көтеп торалар. Алексей - елганың бер ягындагы наратлы тау итәгеннән ургылучы чишмәне дә чистартып, янәшәсенә миләш ише агач-куаклар утыртуда да, авылда Питрау җыенын оештыру да оештырып йөрүчеләрдән.

Түбән Камадагы "Техтранс"та эшләүче Алексейның һәм "ТАНЕКО" хезмәткәре Иринаның шәһәр кешесенә әйләнүләренә ун елдан артык булса да, йөрәкләрен туган төбәкләренә бәйләгән җепләр ныклы, өзелерлек түгел. Ә туган авыл дигәненә үзен ярата һәм кадерли белүче Алексей, Ирина кебек авыл җанлы кешеләр кирәк. Төп йорт тәрәзәләренә ятимлек ачысы сарылмасын, өй кыегына оя коручы карлыгачлар туган авыл күгендә рәхәтләнеп канат кага алсын өчен кирәк...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: