Туган як

Карендәш

Күңелдә юшкын калды Ноябрь - бәйрәмнәргә мул ай. Шуларның берсе - 4 ноябрьдә үтә торган Халыклар бердәмлеге көне, икенчесе - 6 ноябрьдәгесе, Татарстан Конституциясе көне. Болай аерып куюым - калганнарының дәрәҗәсен төшерү өчен түгел, алай дип уйлый күрмәгез. Бу икесе - республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларына бердәй игътибар бирелүен, һәр...

Күңелдә юшкын калды
Ноябрь - бәйрәмнәргә мул ай. Шуларның берсе - 4 ноябрьдә үтә торган Халыклар бердәмлеге көне, икенчесе - 6 ноябрьдәгесе, Татарстан Конституциясе көне. Болай аерып куюым - калганнарының дәрәҗәсен төшерү өчен түгел, алай дип уйлый күрмәгез. Бу икесе - республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларына бердәй игътибар бирелүен, һәр милләткә үзенең рухи байлыгын, үзенчәлеген, нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтү мөмкинлеге бирә торганнары, дип саныйм. Түбән Кама шәһәрендә дә зурлап билгеләп үтелә алар.
Быел да 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге бәйрәмен олылап уздырдылар. Халык иҗаты йортының концертлар залы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Залга күз йөртеп, карендәшләребез дә бик күп җыелганын күреп алдым, моңа бик сөендем.
Менә сәхнәгә төрле милләт киемнәреннән булган биючеләр чыгып басты. Татар костюмыннан да, урысныкыннан да, удмурт, мари һ.б. халыкларныкыннан иде биючеләр. Һәрбер милләтнең биюенә берәр минут чамасы вакыт бирелеп, алар шул милләтнең бию сәнгатен оста күрсәттеләр. Дәртле, җитез хәрәкәтләрдән сәхнә ялык-йолык килеп торды.
Төрле халык киемнәрендә чыгып, биючеләр - Түбән Кама шәһәренең «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артистлары иде. Залга җыелган керәшеннәр дә үз биюләрен күрергә өметләнеп утырдылар... Тик керәшен биюе күрсәтелмәде. Бу урында кабатлап әйтәм, 4 ноябрь - республикада яшәүче бөтен халыкларга да игътибар бирелә, бөтенесенең тигез хокуклы икәненә басым ясала торган көн. Безнең сыман, аз санлы халыкларга аеруча игътибар кирәк мондый бәйрәмдә. Кызганыч, күңелгә юшкын утырып калды.
Түбән Кама - керәшен авыллары җирләрендә төзелгән шәһәр. Авылларыбыз бетү белән, күпме хәзинәбез, мәдәни-милли үрнәкләребез, фольклорыбыз юкка чыккан. Шуларны искә алып булса да, төп җирле халык булган керәшеннәрнең биюен чыгарырга кирәк иде. «Нардуган» ансамбле җитәкчесе Наил Мосифуллинга бу хакта әйткәч, тәнкыйтьне кабул итәсе килмәде. «Кирәк булса, үзең эшлә», диде. Бу бит инде профессионаллар сүзе түгел. Кирәк икән, бергә эшли алабыз. «Сүрәкә« ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Биюен дә күрсәтә, җыр сайларга да булыша ала. Мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
Халыклар дуслыгына багышланган бәйрәмнән соң үпкә сүзләре җиткерү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер. Тик «без дә бар!« дигәнне керәшеннәрдән кемдер яңгыратырга тиеш, ә ул исә киләчәктә мондый дуслык фестивале программаларын төзегәндә искә алынырга тиештер, дип уйлыйм. Кайберәүләргә авыр бәрелгән булсам, гафу сорыйм, кичерегез!
Владислав ДОМОЛАЗОВ.
«Сүрәкә» ансамбле дә катнашты
Чистай районы авылларында үткәрелгән керәшен мәдәнияте ункөнлегенә йомгак ясау йөзеннән, Чистай шәһәренең мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган зур тантанада һәм концертта «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.
Ункөнлек барышында Чистайның үзендә һәм керәшеннәр күпләп яши торган авылларда төрле мәдәни чаралар уздырылып, анда катнашучыларны керәшеннәрнең бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырганнар. Милли иҗат үрнәкләрен ясарга өйрәтү буенча үзенчәлекле мастер-класслар оештырылган. Милли үзенчәлекләрне, элгәредән сакланып калган гадәтләрне, җыруларны үз эченә алган концертлар, иҗади кичәләр, күргәзмәләр ай буе дәвам итеп, үзенә күрә, керәшеннәрнең традицияләрен пропагандалау да булган. Шул ук вакытта, ул чараларның керәшен яшьләрен үз халкы белән горурланырга, үз туган телләрен өйрәнергә, йола һәм гадәтләрен олыларга өйрәтүдә дә әһәмияте зур. Сүз уңаеннан, Чистайда уздырылган әлеге тантананың биредәге керәшен приходы оешуның бер еллыгына туры килүен дә әйтик.
Шулай ук, тантанада Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашып, ункөнлек барышындагы барлык эш өчен дә рәхмәт белдерде, үз шатлыкларын уртаклашырга килгән кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Андый хөрмәткә безнең «Сурәкә» ансамбле һәм керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Марина Карпова лаек булды.
Ул бәйрәмдә Казаннан махсус килгән «Бәрмәнчек» ансамбле директоры Артур Поляков, «Бәрәкәт» иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова һ.б. катнашканын әйтү дә урынлы булыр.
Үз чиратында, безнең Түбән Кама шәһәре һәм районының керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте үзебезнең төбәк керәшеннәренә багышланган истәлекле альбомны - Чистайдагы керәшен җәмгыятенә, ә аның җитәкчесе Лидия Андреевага керәшен җәмгыятенең истәлек медален һ.б. бүләк итте. «Сүрәкә» ансамбленә йөрүче Анастасия Усачева исә шул бүләкләргә кушып, үзенең шигъри юлларга салынган теләкләрен җиткерде һәм китабын бүләк итте. Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» фольклор ансамбле дә үзенең җете сәхнә киемнәре һәм дәртле керәшен җыруы белән залдагылар күңелен яулады.
Галина ПЯТИБРАТОВА.
Үз җаны, үз йөрәге аша уздырып...
Хәзерге интернет заманында шигырь язучыларның күп булуы шатлыклы хәл әлбәттә, ә шулай да йөрәкне телеп алып, күңелне кузгатырлык поэзия үрнәкләре иҗат итү бик сирәкләргә генә хас. Түбән Каманың танылган шагыйре Никифор Тукмачев - шундый зат. Аның үз җаны аша үтеп, күз яшьләре аша язылган шигырьләре җанны тетрәндерә.
Никифорның соңгы араларда иҗат иткән шигырьләре арасыннан, Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага багышланган «Сынык йөзек» шигыре керәшен халкының ак намусы, үз язмышы турында сөйли кебек. «Таң суы»нда да шул ук фикер дәвам иттерелә... Исән чагында Келәтле авылының ныклы терәге булган, авылдашлары һәм үзен белүчеләр күңелендә мәңге онытылмас якты истәлеге калган Николай Муллинның арабыздан китүенә 10 ел тулган көннәрдә иҗат ителгән «Озату» шигыре. Шагыйрь, әйтерсең, Муллиннар нәселе ир-егетләренең җан яраларын үзе кичерә... Шагыйрьләр үз халкының хисләрен һәм күңел кичерешләрен үз йөрәге аша уздырганда гына иҗат утында янып яши аладыр шул.
Сынык көмеш беләзек
Вакыт шулай сынагандыр,
Бер кыры бераз китек.
Көмеш беләзек саклыймын
Әбием төсе итеп.
Язмыш кырыс, түзәлмәгән,
Сынган нәкъ уртасыннан.
Сынса да, төсен җуймаган -
Халкым күңеле сыман.
Тырышсаң, ялгап буладыр
Калмаслык итеп җөе.
Кирәкми,Тарих саклансын
Ничек булган шул көе.
Беләгемә кия алмыйм,
Ул - күңел сандыгымда.
Аңа сөйлим...
Ул бүлешә
Шатлыгым, кайгымны да.
Пакьли аңны,
Саклый җанны,
Өнди игелекләргә.
Өлгерергә дөньялыкта
Изге эшләр эшләргә.
Өлгермәсәм, эшләремне
Дәвам итәр оныклар.
Сыгылмабыз без, сынсак та -
Күңелдә шул өмет бар.
Яшермимен беркемнән дә,
Бар миндә шундый зиннәт:
Сынык көмеш беләзегем -
Газиз җанымнан кыйммәт.
Озату
Бүген аны сөендерми
Туган йортка кайтулар.
Кемгә җиңел үз туганын,
Соңгы юлга озатулар?!
Кулларында - ап-ак сөлге,
Атлый табут күтәреп.
Йә, Ходаем, түземлек бир,
Сабырлык бир җитәрлек.
Иңбашлары дерелдиләр,
Калтырыйлар иреннәр.
Күз яше булып атыла
Тамактагы төерләр.
Сөртә алмый аккан яшен
(куллар күтәргән табут).
Сөлге буйлап, туганына
Яшьләре төште агып.
Килеп җиттек, ачып кердек,
Җил капкасын зиратның.
Күргән юк иде бу кадәр
Яшь түккәнен ир-атның...
Туфрак салып, озата килгән
Бар халык бәхилләште.
Бер гомер бәясе икән
Ир-атларның күз яше.
Кашка тауда Питрау
Каршы ала, озата бара
Кашка Тау наратлары.
Бу наратлар хәтерли бит
Минем малай чакларны.
Тальян гармун кулларымда,
Сезне җырлатыр өчен.
Ярый, әле шушы җир бар,
Сагынып кайтыр өчен.
Үзгәрсәм дә, мине таный
Кордашлар, яшьтәшләрем.
Күңел йомшак, гаеп түгел
Тамса да, күз яшьләрем.
И, Ходаем рәхмәт сиңа
Бу Кашка Таулар өчен.
Ярый әле, халкым, син бар
Җанымны аңлар өчен.
Таң суы
Таң сулары могҗизалы,
Арындыра күп чирдән.
Таң суларына табыну
Борын заманнан килгән.
Әни миңа сабый чакта
Таң сулары эчергән.
Шул су белән җанга - иман,
Тәнгә сихәт, көч иңгән.
Таң суына каләм манып,
Язам шигырьләремне.
Таң суларында чайкыймын
Туган фикерләремне.
Таңнарга карап талпынам,
Очар коштай кайвакыт.
Беркатлы мин, шунда кебек
Гаделлек, чын азатлык.
Җаным өши кемнәрнеңдер
Миннән тарсынуына.
Азмы сусаган чакларым
Бер йотым Таң суына...
Таң сулары пакьләндерә -
Беләм мин бу йоланы.
Ни хәл итим, юа алмыйм
Таң суында дөньяны.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: