Туган як

Карендәш

Раштуа белән! Арулармы сез, асыл зат керәшеннәр? Вакыт бу елның соңгы көннәрен, сәгатьләрен санаган бер мәлдә, туганнарча якын итеп, барыгызга да шулай эндәшәм һәм Яңа 2016 елның җиребезгә аяк басуы, елның беренче аендагы Раштуа (Рождество) бәйрәме уңаеннан һәммәгезне тәбрик итәм. Иисус Христосның тууына багышлап һәм Ходайдан языклар кичерелүне сорап алты...

Раштуа белән!
Арулармы сез, асыл зат керәшеннәр? Вакыт бу елның соңгы көннәрен, сәгатьләрен санаган бер мәлдә, туганнарча якын итеп, барыгызга да шулай эндәшәм һәм Яңа 2016 елның җиребезгә аяк басуы, елның беренче аендагы Раштуа (Рождество) бәйрәме уңаеннан һәммәгезне тәбрик итәм.
Иисус Христосның тууына багышлап һәм Ходайдан языклар кичерелүне сорап алты атна ураза тотканнан соң, безнең керәшеннәр 6 гыйнвар кичендә чиркәүләргә җыелып келәү итә һәм 7 гыйнварга каршы төндә авыз ачып Раштуаны каршылый.
Элгәредән үк Раштуа бәйрәме көннәрендә безнең керәшеннәр үзләренең ипле, тыйнак, тәртипле булулары сабырлыклары һәм кунакчыллыклары белән, тирә-яктагыларга үрнәк булганнар. Халкыбыз холкындагы бу асыл гадәтләргә бүгенге көн керәшеннәре дә тугрылык-лы булсыннар иде.
Коткаручы туганда күк йөзендә пәйда булган Вифлием йолдызы ел дәвамында барчагызның да күңелен яктыртып, җаннарыгызга тынычлык хисе өстәп торсын, гаиләләрегездә иминлек, ил-көндә тынычлык булсын; уртак йортыбыз Татарстандагы һәм Ватаныбыз Рәсәйдәге барча милләтләр үзара аңлашып-санлашып һәм дус-тату булып яшәсеннәр.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе.
Усачеваны олыладылар
Балачак еллары авыр сугыш чорына туры килгән Анастасия Усачеваны безнең китапханәчеләр ике мәртәбә зурладылар. Беренчесе, аның «Күңелем серләре» җыентыгы чыгу уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында уздырылган чара булса; икенчесе - 80 яшьлегенә багышлап, үзебезнең китапханәдә шушы ел азагында уздырылган иҗат кичәсе.
Гомере буе укучыларга белем-тәрбия биргән А. Усачева, лаеклы ялга чыккач «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә юнәлеп, каләмдәшләре хуплавы белән күңеле үсеп, иҗатка керешкән. Шигырь язу хыялы тормышка ашып, бүгенге көндә китапханәләр фондында аның «Тормыш баскычлары», «Бөрсет агышы», «Хәтерем йомгагы», «Үткәннәргә йөрәк юл сала», «Яшьлегем кайтавазы», «Күңелем серләре» дигән җыентыклары урын алды.
Хыял белән өмет гел янәшә,
Җитәклиләр сыман сак кына.
Мин үзем дә хыял белән яшим,
Картайсам да инде чак кына.
Кичәне алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин, шагыйрь Никифор Тукмачев һ.б. каләмдәшләре киләчәктә дә аның күңелендә шигъри хисләр сүрелмәвен теләделәр.
Озак еллар дәвамында «Энҗе бөртекләре» керәшен балалар фольклор ансамблен җитәкләгән, әле бүгенге көндә дә «Сүрәкә» ансамблендә йөрүче Анастасия Тимофеевнага, тырышлыгын исәпкә алып, Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге җирле керәшен җәмгыятенең истәлек медале тапшырылуы бу кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.
Рәмзия КАМБИЕВА,
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең бүлек мөдире.
«Асыл нәсел» уңышы
Балалар һәм яшьләр фольклор ансамбльләренең күптән түгел Казанда уздырылган II республикакүләм фестиваль-конкурсында безнең Түбән Камадан «Асыл нәсел» балалар керәшен ансамбле дә катнашты.
«Асыл нәсел» ансамбле Олы көн бәйрәменә бәйле йоланы - буялган күкәй җыю күренешен сәхнәләштергән иде. Ансамбльнең чыгышы югары бәяләнде, «Народно-сценическое искусство» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, Диплом һәм кубок тапшырылды. «Асыл нәсел» ансамбле солисты Роза Харитонова «Народное пение (соло)» номинациясендә икенче урынны яулады.
Россия фольклор берле-генең Татарстан бүлеге белән үзебезнең мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган әлеге конкурс - республикабызда яшәүче барча кешеләрнең, дин һәм тел, гадәтләр аерымлыгына карамастан, тату һәм бердәм булуының, бер-берсенең йолаларын, гадәтләрен олылавының, җыр-биюләрен яратуының күркәм бер чагылышы.
Фотода: «Асыл нәсел» ансамле.
Олыларга эндәшү рәвешләре
«Олыларны олыла, үзең дә олыгаерсың» дигән мәкаль миңа бик ошый. Керәшеннәрдә үзеңнән өлкәннәргә һәм кечеләргә эндәшү рәвеше үзенә бер аерым сүзләр тезмәсен хасил итә.
Бала дөньяга килеп, теле ачыла башлагач, шушы сүзләр тезмәсен чылбыр шикелле хәтеренә сала бара. Ана йокысын калдырып, керфекләрен талдырып, нәниен имезгәндә көйләп, бу сүзләрне кабатлый. Иң матур сүзләрне кабат-кабат сузып, баласына өйрәтә ана: «әни», «нәнә», «нәнәй», «әннә», «мама». Ә инде үзләрен ашатып-туйдырып торучы кадерле кешегә - атага күрсәтеп, бу - «әти», «тәтә», «әттә», «папа», була ди елмаеп.
Әби белән бабай янында үскән бала күңеленә, җырлар белән такмаклап менә бу сүзләр салына: «әби мәми бирә, бабай бал бирә, бәби зур үсә, әнә шулай, әнә шулай, сине күрергә җырак әбиең белән җырак бабаең (алары әни яклап була) килер, тизрәк үс», ди өйдәге әбисе бәбәйне яратып.
Шулай итеп, баланы аның ике яклап та туганнары белән таныштыру дәвам итә. Бала үзенең туганнарына шундый матур сүзләр белән дәшергә тиеш: «дәү дәдәй», «бал дәдәй», «май дәдәй», «бәләкәй дәдәй», «ак дәдәй», «җырак дәдәй», «кечти дәдәй».
Кыз туганга - «түти», «дәү түти», «тутай», «май түти», «бал түти», «кечти түти», «бәләкәй түти», «җырак түти»; ана яклап туганнарга - «җырак түти», «җырак дәдәй», «апак түти», «чибәр түти»; ата ягы туганнарга - «дәү әти», «дәү әни», «апай түти», «бал түти», «май түти» дип эндәшү гадәте яши безнең керәшеннәрдә. Элгәре «кыз бала - күрше тавыгы», дип әйтелгән , ягъни кыз баланың кияүгә чыгып китәчәге истә тотылган. Гомер үткәне дә сизелми, аның кияүгә чыгар вакыты да җитә. Монда инде йөрәккә ятышлы матур сүзләр тагын да арта. Кыз бала, килен булып төшкәч, иренең анасына - «бием», «әни», ә иренең атасына - «әти», «биатам», дип дәшә.
Киленне качырган кешеләргә (ир ягы туганнары) ул «әнки», «әтки» дип дәшәргә тиеш. Бу олы кешеләр - яшьләрнең тормыш сакчысы, ярдәм итеп яшәргә тиеш булалар.
Киленнең балалары да аларны якын итеп, «әтки бабай», «әнки әби» дип йөриләр. Олы көндә ул балаларга иң матур күкәй бирелә. Әтки бабасы белән әнки әбисе аларны үз балаларыннан ярма бөртеге кадәр генә ким дип саный.
Килен кеше ир ягы ир-ат туганнарның олысына - «биагай», кечесенә - «җанагай», кыз туганның олысына - «ак бием», кечесенә исә «кечкәчәм» дип дәшәргә тиеш. Киленне, бигрәк тә, әвен сукканда күзләгәннәр, субагачын такмаклап төшерсә, «кулы эшкә ятып тора», дип сөенгәннәр. «Моның белән тормыш итеп булыр, улым», дип колагына сала барган олылар.
«Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел» дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Борынгыдан килгән йола - тел яшерү. Килен биатасыннан тел яшерә, сөйләшми. Моның өчен тел ачтыру йоласы - сөйләштерү өчен киленгә бүләк хәзерләгәннәр. Шушы матур сүзләрне кулланып, килен гаиләгә тыйнак кына кереп киткән.
60 яшькә җитеп тә сөйләшми йөргән, теле ачтырылмаган киленнәр дә булган. Урынсыз сөйләшкән киленнәр турында: «Тай биреп сөйләштердем, ат биреп тә туктата алмадым», дигән борынгы картлар.
Кияү кеше кәләшенең ата-анасын - «әби-бабай», кызның тутасын - «кайнигәч», сеңлесен «балдыз» дип йөрткән, кайберләрен сөйгәне ничек атаса, шулай дәшкән.
Гаилә татулыгын, телебез матурлыгын, күңелебез сафлыгын теләсәк, бу сүзләр яңадан әйләнеп кайтыр дип өметләнәм. «Карендәш»тә шушы язманы укыгач та, олыларга ихтирамлы эндәшү сүзләрен тормышта куллана башлыйк һәм яшьләргә дә өйрәтик! Яңа ел һәм Раштуа белән, карендәшләр!
Анна БУТЯЕВА.
Керәшен дөньясында
Ноябрь азагында Олы Аты чиркәвендә келәү итү (божественная литургия) оештырылды. Аны Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен үзе алып барды. Соңыннан, чиркәү настоятеле Михаил атакайны тезоименитство көне уңаеннан котлады, чиркәүгә килүчеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Үз чиратында, Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова да үзенең тәбрик сүзләрен җиткереп, Аты чиркәвенә келәм бүләк итте.
***
Көз азагында Балчыклы авылының изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәвенә халык керәшенчә келәү итүгә (литургия) җыелды. Нас-тоятель Вячеслав Федоров приход халкына мөрәҗәгать итеп, дини службаларның инде 150 елдан артыграк вакыт керәшен телендә дә алып барылуы һәм гыйбадәтнең һәр халыкның үз туган телендә үтәлү мөһимлеге хакында әйтеп үтте. Көн яңгырлы булса да, керәшенчә келәү итүгә өлкәннәр үзләренең балаларын да алып килгәннәр иде. Сүз уңаеннан, ул көнне Балчыклы чиркәвендә венчание дә уздырылды.
* * *
«Туым җондызы»ның Чистай шәһәрендә уздырылган сайлап алу турында Түбән Кама шәһәренең «Асыл нәсел» һәм, шулай ук, Кече Җирекле авылының «Чәчкәләр» керәшен балалар фольклор ансамбльләре катнашты. Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Асыл нәсел»гә йөрүче балалар Олы көннең бер йоласы булган «Чеби черләтү»не күрсәттеләр, ә Роза Харитонова үз районыбыздагы Троицк һәм Тавель керәшеннәре җыруларын башкарды. Флера Облакова җитәкчелегендәге «Чәчкәләр» ансамбле Кече Җирекле авылының борынгы керәшен биюе белән чыгыш ясады.
* * *
Шәһәребезнең 49нчы микрорайонында урнашачак керәшен чиркәве төзелешенә, күңеле җиткән һәркем, түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерә ала. МРПО кряшенский приход в честь Рождества Христова г.Нижнекамска РТ Казанской епархии русской православной церкви (Московский патриархат), р/счет № 40703810404040000040, ИНН 1651032621, КПП 165101001, ОГРН 1021600008506 в ПАО «ИНТЕХБАНК», БИК 049246845. Белешү өчен тел.: 8-917-279-97-07 (Түбән Кама шәһәре керәшен приходы настоятеле Димитрий).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: