Туган як

Карендәш

19 гыйнвар Качману бәйрәме иде 19 гыйнварга туры килә торган Качману (Крещение) - барлык керәшеннәр кебек үк, безнең Чәбия авылы халкы өчен дә бәйрәм иде. Чәбиянең үзендә чиркәү булмагач, элек-электән халык Сүбәләк чиркәвенә келәү итәргә йөргән. Ә без үскән совет заманында ул чиркәү ябылды, склад та булып торды берара. Хәтерлим...

19 гыйнвар Качману бәйрәме иде
19 гыйнварга туры килә торган Качману (Крещение) - барлык керәшеннәр кебек үк, безнең Чәбия авылы халкы өчен дә бәйрәм иде. Чәбиянең үзендә чиркәү булмагач, элек-электән халык Сүбәләк чиркәвенә келәү итәргә йөргән. Ә без үскән совет заманында ул чиркәү ябылды, склад та булып торды берара. Хәтерлим әле, ул заманда кешеләр авыл коесы янына барып, һәркайсы өч чиләк су коялар иде өсләренә.
Күпме гомер узды, әмма халкыбызның йолалары, гадәтләре онытылмады. Ходайның күктә күренгән көне (икенче төрле әйткәндә, Богоявление) булган 18 гыйнварда иртәнге якта быел да Красный Ключтагы чиркәүгә бардым. Чиркәүдә келәү беткәннән соң, Михаил атакай суны аруландырды. Сергий атакай белән алар барыбызның да өстенә шул изгелекле су сиптеләр.
Иисус Христос Иорданда чумылган 19 гыйнварда иртәнге 8гә тагын чиркәүгә келәүгә бардык. Биш литрлы су алып бардым үзем белән, чират көтәсе булмасын дип. Шул суны аруландырды. Халык Тәреләр белән Кама елгасына төшеп китте. Күп кеше Камада бәкедә чумыла. Башта үзләренә Кач билгесе кылалар да, өч мәртәбә (Ата, Ул, Изге тын) чумылалар. Аннан соң Изге чишмәгә баралар. Шул Крестный ход бетмичә, безнең Красный Ключ поселогы күгендә чаң тавышы туктамады, яңгырап торды.
Аруландырылган су алып кайттым, аны ел буе тотабыз. Көн саен иртә белән шул суны бер кашык капсаң да, тынычлык табасың, җиңеләеп киткәндәй буласың. Ходайның булышуыдыр инде... Өйгә, бер җирне калдырмыйча, изгелекле су сибеп чыгабыз - Атаның, Улның, Изге тынның исеменә амин, дип. Бу йорт-җирне Яман Тыннардан саклау йөзенән эшләнә. Без бәләкәй чакта акбур белән ишек өсләренә, сарайларга - бөтен җиргә сыза идек, Яман Тыннар кермәсен дип.
Гомумән, гадәти су да өч көн - 19, 20 һәм 21 гыйнварда аруланган көе тора, дип өйрәтәләр иде безне әниләр. Шунлыктан, ул көннәрдә идән-сәке, кер юарга ярамый, ул суны пычрату була. Бер-береңә кунакка йөрешәсең, хәл белешәсең.
Кач манган көнне, авыз ачкан (Раштуа) көндәге кебек үк, тәмле ризык пешерелә. Бөтен кеше токмачлы аш, казан пиругы салалар иде. Казан пиругы дигәне үпкә-бавырдан була, пилмән кебек үк, бик вак итеп ясала һәм шул токмачлы ашка салып пешерелә. Пилмәнне инде зур итеп, иттән пешерәләр безнең керәшендә. Мичтә бәрәңге пиругы да пешерәләр иде бу бәйрәмдә безнең Чәбия ягында. Шул чакларны искә төшереп, әле бу юлы да, Качмануга турылап, казан пиругы да ясадым. Балаларым да күреп, өйрәнеп торалар. Йолаларны да беләләр. 19 гыйнварга каршы төндә, нәкъ 12дә (шул вакытта су арулана башлый инде) кече кызым Ольга, ире белән Изге Чишмәгә төшеп, ел саен чумылалар. Безнең йола-гадәтләрне дәвам итәрлек балаларыбыз, оныкларыбыз булуы үзе бер бәхет.
Анна ХРАМОВА.
Красный Ключ поселогы.
 
Казандагы конкурс-фестивальдә
17 гыйнварда Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә керәшен халык җыруларын яшь башкаручыларның сигезенче «Туым Җондозы» конкурс-фестиваленең соңгы йомгаклау туры һәм гала-концерт булды.
Бу юлы конкурста Татарстан, Башкортстан һәм Марий-Элдан 400дән артык бала катнашты. Конкурсның ярым финалына кадәр барып җиткән 44 катнашучының 21е соңгы турга уздылар. Гран-прига күрше Башкортстанның Бакалы районыннан килгән «Сандугач» ансамбле лаек булса да, безнекеләрнең дә чыгышлары аерылып торды.
Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Асыл нәсел» керәшен балалар ансамбле (аккомпаниаторы Флүн Фазлыев) конкурс лауреаты буларак, Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук, «Асыл нәсел» ансамбле солисты Роза Харитонова һәм Кече Җирекле авылының «Чәчкәләр» ансамбле (җитәкчесе - Флера Облакова) биючеләре Марсель Вәлиуллин һәм Алена Данилова махсус дипломга ия булдылар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Нардуганга - Яр Чаллы шәһәренә
Яр Чаллы шәһәрендәге Нардуган бәйрәмендә безнең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясап, Нардуганга гына хас булган үзенчәлекләрне, җыру-биюләрне күрсәтте.
Күрше шәһәрдә узган гасыр азагында оештырылган керәшен җәмгыяте Нардуган бәйрәмен инде егерме дүртенче мәртәбә уздырды. С.Садыйкова исемендәге зур концерт залында оештырылган ул бәйрәмдә Яр Чаллының «Карендәшләр» ансамбле белән беррәттән, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан килгән керәшен ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәм-гыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова бәйрәм сәхнәсенә чыгып, барлык халыкны Нардуган уңаеннан котлады. Республикабызда һәм шушы төбәктә яшәүче керәшеннәрнең тарихларын өйрәнүне, йолаларын яңартуны, борынгыдан килгән җыруларын халыкка җиткерүне һәм яшьләрне традицияләргә тугрылыклы чын керәшеннәр итеп тәрбияләүне максат итеп алган Яр Чаллы керәшен җәмгыяте эшенә олы бәя бирде. Һәм Чаллыдагы керәшен җәмгыятенең хәзерге җитәкчесе Виталий Агаповка Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды. «Карендәшләр» ансамбленә исә үзләренең җырларыдай татлы-тәмле чәкчәк бүләк итте...
Әгәр белмәүчеләр булса, керәшеннәрдә Нардуган көннәре Раштуадан соң ук башланып, унике көн буе, ягъни 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. Элгәре вакытта шул унике көн дәвамында, җырга, сүзгә, биюгә оста кешеләр, бигрәк тә яшьләр, рәттән өй борынча йөреп, халык күңелен күтәргәннәр. Йорт хуҗалары танымасын өчен, тавышларын үзгәртеп сөйләшкәннәр, туннарының эчке ягын әйләндереп кигәннәр һ.б. Йөзек салулары, «Нардуган өй»ләре һәм уен-көлке белән бу унике көн сизелми дә үткән.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Изге чишмәгә барып...
Билгеле булганча, Авыз ачу (Раштуа) көне булган 7 гыйнвар - Иисус Христосның туган көне, ә Качману (19 гыйнвар) христиан динен рәсми кабул итү көне булып исәпләнелә. Шул 19 гыйнвар әле кышкы Микулы (Николай) көне дә.
Иисус Христосның Иордан суында чумылуына бәйле рәвештә, 19 гыйнварда чишмәгә барып, Кач маналар. Качману суы - аруландырылган, тереклек суы, ул барлык чирләргә дә дәва.
Башка вакытта иртән иртүк бара идек Красный Ключтагы Изге чишмәгә, бу юлы бераз соңарылды. 19ында көндезге өчләрдә су алып кайтыйк дип, Май түти белән без барып җиткәндә Изге чишмәдә халык ташкындай күп иде. Бер сәгать буе чират тордык. Чумылучыларның, бигрәк тә яшьләрнең күплеген, чират торып суда коенып чыгуларын күреп, шатланып карап тордык. Суда чумып чыгулары үз сәламәтлекләре өчен булса да, йолаларыбызны яшьләребезнең белүе әйбәт...
Балаларга, бара алмау-чыларга бирербез дип, биш литрлы савыт белән Изге чишмәдән су алып кайттык. Аруландырылган суны ел буе саклыйбыз. Ул үзенең тәмен җуймый. Соңга таба аны гадәти суга кушып эчәбез. Бер канистр су алып изге суны аз гына тамызсаң да, ул аруландырылган су була.
Аруландырылган суның бер тамчысы диңгез суын изгеләндерә, дип элгәреләр юкка әйтмәгән.
Галина ПЯТИБРАТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: