Туган як

«И керәшенем, асыл бизәгем...»

Халыклар дуслыгы йортында «Халык-ара туган тел» ункөнлеге кысаларында «И керәшенем, асыл бизәгем...» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәгә шәһәребезнең 10 нчы һәм 16 нчы мәктәп укучылары дә чакырулы иде. Чарада керәшен җәмгыяте шагыйрьләре Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева, «Баш чишмә», «Сүрәкә» халык фольклор ансамбльләре, Галина Гыйлаҗева, Елена Әмирова, Альбина Никитина чыгыш ясадылар. Ә 5 яшьлек Милана Борисова әтисе Борис белән «Бишмәтемдә биш төймә»не җырлап, биеп шаккаттырдылар. Кичәдә Җырчы Җәкәү (Яков Емельянов), Григорий Родионов шигырьләре яңгырады. Альбина Никитина исә керәшен алфавитының килеп чыгышы турында сөйләде.

https://vk.com/club13879462.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: