Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Гореф-гадәтләрне генетик хәтер саклый»

Түбән Камада керәшен мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре кадерләп сакланып буыннан-буынга тапшырыла бара. Шуңа да шәһәрдә дә, авылларда да фольклор ансамбльләр эшләп килә, ә керәшен бәйрәмнәре һәрвакыт зурлап үткәрелә. Бу юлы сүзебез Троицк бистәсендәге «Троица» фольклор ансамбле турында булыр.

Аның җитәкчесе Наталья Комиссарованың әти-әнисе Троицкидан булсалар да, үзе Әлмәттә туа. Әмма үскәч, кыз шул авыл егете Алексейга кияүгә чыгып, Троицк бистәсендә гомер итә башлый, өч улы дөньяга килә. Олы улы өйләнгәч, шулай ук гаиләсе белән шунда калырга карар кыла.
2015 елдан Наталья Комиссарова авылның мәдәният йортын җитәкли башлый. «Бистәбезнең мәдәни тормыш үсеше юнәлешләренең берсе –халык гореф-гадәтләрен саклап калу һәм дәвам итү. Шуңа күрә авыл клубы эше җирле халык үзенчәлекләренә таянып эш итә, бәйрәмнәр, балалар һәм яшьләр өчен кичәләр, уеннар, концертлар үткәрәбез, гаилә һәм календарь гореф-гадәтләрне торгызабыз», – дип сөйли ул.
Әлбәттә, бу зур эшкә фольклор ансамбль зур өлешен кертә. Наталья Михайловна аны ике ел элек оештырган. Аңа бертавыштан үзләре яшәгән бистә исемен биргәннәр. Хәзерге вакытта «Троица» ансамбленә 38-68 яшьтәге 10лап кеше йөри. Артистлар концертларда әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне җиткерә, борынгы җыруларны, керәшен биюләрен башкара.
Узган ел ансамбль «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәнияте йорты» республикакүләм конкурсының Мамадыш районында узган зональ өлештә катнашып, «Покрау кичләре» йоласын күрсәткән. Быел Түбән Кама районы мәдәният йортлары фестивалендә «Егетне армиягә озату» күренешен тәкъдим иткән. Коллектив әби-бабалардан калган мирасны туплавын дәвам итә.
Бистә кешеләре дә керәшен бәйрәмнәрендә бик теләп катнаша. «Бу йолалар, гореф-гадәтләр генетик хәтердә саклана. Шуңа да кешеләр зиратка баралар, бәйрәмнәрдә өйләрендә пироглар пешерәләр, бииләр, җырлыйлар. Без Изге Тручинны яратабыз. Бу көн елның иң матур вакытына туры килә. Олы көн бәйрәменнән соң 50 нче көндә авылдашлар өйләрен, чиркәүне каен, өрәңге, миләш ботаклары белән бизиләр», – дип дәвам итә Наталья Михайловна.
Иртән борынгы җырулар белән кешеләр урманга барып, пәнҗешәмбе көнне яшереп куйган каен үсентесен табып, бизиләр. Аннары барысы да үзләре белән алып килгән йомырканы өскә ыргыта, әгәр ватылмаса – теләге тормышка ашачак. Иң зур агач астына бу йомыркаларны, коймакларны, ипине күмеп куялар. Бу йола бай уңышка, тыныч тормышка эшләнә икән.
Икенче көнне каен үсентесе белән бистә буенча йөреп, бәйрәмгә бүләк җыялар, клуб янында уеннар, күңел ачу чарачы үткәрәләр. Аннары елга янына барып, каен ботагын суга салалар. Әгәр дә батмаса, барысы да шатлана, чөнки бу яхшы билге булып санала.

Фото Наталья Комиссарованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев