Туган як

«Эш сөю миңа ярдәм итте»

Февраль аенда чыккан «Карендәш» сәхифәсендә шәһәребезнең Чәбия һәм Актүбә урамнары тарихы турында язган идек. Бу юлы сезне, Чәбиядә туып үсеп, шәһәребез тарихында зур шәхес булган кеше – Александр Федорович Марков белән таныштырабыз.

Аннан редакциягә гаилә архивындагы фотоларын алып килүен үтендек. Александр Федорович бер кочак фото алып килде. Менә Чәбиядәге күршесе – Бөек Ватан сугышыннан ике кулын югалтып кайткан ир, дәдәйләре һәм әтисе-әнисе, менә хатыны Зоя Дмитриевна, монысы хәрби хезмәттә чакта, монысы яңа машина сатып алып, авылга кайткач һ.б. Фотоларны күрсәтә-күрсәтә, тормышы турында сөйләде ул.
Ул яшь чакта бергә эшләгән авылдашлары исемлеген дә язган. Алар барысы да лаеклы ялда, кемдер бакый дөньяга күчкән. Әмма Александр Марков өчен һәрберсе бертуганы кебек якын. 
Александр 1940 елда крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Аңа 5-6 айлык вакытта әтисен кулак дип игълан итеп, алып китәләр. Фин сугышы башлангач шунда, аннары Бөек Ватан сугышына җибәрәләр. Сугыш тәмамлангач, «хәбәрсез югалган» дигән кәгазь килә. Чынлыкта, Федор дәдәй пленга эләккән булган. Ул 1946 елда өенә исән-сау кайткан, аны аклаганнар. Гаилә Чәбиядә яшәвен дәвам иткән. 
– Минем өчен Чәбия ямьле бакчага тиң иде. Ул вакытта ул «Баш чишмә» колхозы иде әле. Анда мәктәп, клуб, кибет бар иде. Терлекчелек  көчле иде. Кырларда да ниләр генә үстермәделәр – чөгендерен дә, кавынын да... Шул кырларга безне дүртенче сыйныфта укыганда ук эшкә алып бара башладылар. Уңышын да җыйдык, печән дә чаптык, үсә төшкәч, хәтта үгез җигәргә дә өйрәндек. Әти-әнигә дә ярдәм итәсе килде. Шул эш сөю сыйфаты миңа алдагы тормышта, эшемдә ярдәм итте дә, чөнки тырышлыгым булмаса, мин моның барысына да ирешә алмас идем, – ди Александр Марков.
120 йортлы Чәбиядән бары зират һәм бер буш урам гына калган. Актүбә авылы ул вакытта аерым колхоз булган һәм «8 Март» колхозы дип аталган. Анда 250 ләп йорт исәпләнгән. Җидееллык мәктәбе, клубы һ.б. булган. Хәзер авыл буш, 30 лап ятим йорт тора.  
7 нче сыйныфны тәмамлагач, тагын ике сыйныфташы белән Яр Чаллыга йөреп белем алганнар. Мәктәпне тәмамлагач, Александр Федорович йөк ташучы булып эшкә урнашкан. Ул вакытта Чәбия, Афанас, Актүбә, Кызыл Чишмә, Ильинка, Дмитриевка авылларын «Кызыл Чишмә» совхозына берләштергәннәр. Шуңа да егетнең хезмәт кенәгәсендә беренче эш урыны «Кызыл Чишмә» совхозы дип күрсәтелгән. 
Яшь, таза егет гомере буе йөк ташырга теләмәгән һәм Мамадыш автомәктәбендә өч айлык курслар тәмамлап, машина йөртүче таныклыгы алып кайткан.  Совхозда аңа машина биргәннәр.
– Миңа ЗИС-5 машинасын тапшырдылар. Тормозы механика, ә кабинасы, баскычы агачтан ясалган, менә-менә таралам дип селкенеп тора... Андыйларны сугыш турындагы киноларда күрсәтәләр, – дип искә ала Александр Федорович.
1960 елда егет хәрби хезмәткә алынган. Өч елдан отпускка кайткач, сыйныфташы – Зояга өйләнеп, кабат армиягә киткән. Берничә айдан хезмәтен тутырып кайткан һәм «Татэнергострой»ның автотранспорт предприятиесенә вахта машинасы йөртүче булып эшкә урнашкан. Гади йөк машинасының кузовын тукыма белән каплап, эченә эшчеләрне утыртканнар. ТЭЦ-1 начальнигын да йөрткән. 1968 елдан ул –  «Татэнергострой» трестындагы 3 нче автоколонна механигы, аннары өлкән механигы, аннары автоколонна начальнигы булып хезмәт куйган. Карамагындагы йөзләгән машина йөртүче көне-төне эшли. Нигездә, бетон измәсе ташыганнар. Ул юллар ясаганда, биналар төзегәндә кулланылган. Тора-бара, гаиләсе белән шәһәргә дә күченгән. Белем кирәк булыр дип, нефть-химия техникумын тәмамлаган. Ничек барысына да өлгергән диген!
– 1981 елда «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең җитештерү-автотранспорт берләшмәсенең баш хуҗалыгындагы гараж начальнигы итеп билгеләндем. 1983 елдан хезмәтемне бары тик «АвтоВаз» предприятиеләре белән бәйләдем. Башта мине аның эшеннән иң күп зарланучылар булган «АвтоВАЗ» техник хезмәт күрсәтү станциясе директоры итеп билгеләделәр. Биш ел эчендә тәртип урнаштырдым, – ди Александр Федорович.
«АвтоВАЗзапчасть» фирмасының Татарстандагы запас частьлар үзәге генераль директор урынбасары, директоры, «Түбән Кама – Лада – Сервис» җәмгыяте президенты, генераль директоры. Бу вакыт эчендә Идел буе шәһәрләрендә запас частьлар сату буенча 27 кибет ачтырган, дүрт республика шәһәренә хезмәт күрсәткән. «Түбән Кама – Лада – Сервис» запас частьлар сату буенча зональ үзәк төзүне иң зур казанышы дип саный ул. 20 мең квадрат метрлы бу үзәкне җиткерүгә 2,5 ел киткән. 1991 елда ул «АвтоВАЗ техник хезмәт күрсәтү» предприятиеләре арасында «Россия Федерациясенең иң яхшы предприятиесе» дип табылган. Александр Федорович «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә һ.б. күп бүләкләргә лаек булган. 
Нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсә дә, үзенең тамырларын онытмаган. 
– Тумышым белән авылдан булуым белән горурланам. Әле хәзер дә бераз акцентым сакланды. Мин – керәшен, телемне, Ватанымны яратам, – ди ул.   
2010 елда лаеклы ялга китсә дә, гомере буе эшләргә күнеккән Александр Марков 2011 елда «Лада-ВАЗ» сәүдә компаниясе ачып җибәрә һәм бүгенгәчә аның белән идарә итә. 
79 яше тулган бу шәхеснең гомуми хезмәт стажы 60 елдан артык тәшкил итә, шуның 51 елын ул җитәкчелек вазифаларын башкарган. Ул бүген дә рульдә йөри, күзлексез укый. Кызганычка, 49 ел бергә гомер иткән Зоя Дмитриевна 2012 елда вафат булган. Ул гомере буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исемнәренә лаек булган. Әмма Александр Федорович ялгызы түгел, эшендә терәге – улы ярдәм итә. Кунакка килеп, Мәскәүдә яшәүче оныгы да бабасын шатландыра.
Л. Заһретдинова фотосы һәм А.Марковның шәхси архивыннан алынган фотолар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: