Туган як

Дөньяны ямьләргә килгән Федора

Бу язма - үзе яши торган авылны гөлбакча итү уе белән янучы, үзе үстерә торган чәчәкләре белән, тирә-яктагыларына гүзәллек бүләк итүче Федора Трофимова турында. Афанас авылының Молодежная урамындагы 14нче йорты подъезды янында без Федора түти белән җәйнең соңгы көннәрендә очрашкан идек. Шул чактан бирле күңелемдә - әлеге йорт подъезды каршындагы...

Бу язма - үзе яши торган авылны гөлбакча итү уе белән янучы, үзе үстерә торган чәчәкләре белән, тирә-яктагыларына гүзәллек бүләк итүче Федора Трофимова турында. Афанас авылының Молодежная урамындагы 14нче йорты подъезды янында без Федора түти белән җәйнең соңгы көннәрендә очрашкан идек. Шул чактан бирле күңелемдә - әлеге йорт подъезды каршындагы җыйнак бакчадагы гөлләр елмаюы...

Җыр-моңга осталар, мөгаен, Федора түтиләр йорты турысыннан, "өй артыгыз гөлбакча,.." дип, җырлап үтәләрдер. Биредә нинди генә чәчәкләр үсми: иртә яздагы нәркисләр, лаләләр балкышын җәен резидәләр, флокс һәм чалмабашлар нәфислеге алмаштыра, ә көзен салкыннарга бирешмәс кашкарыйлар сокландыра. Йорт каршындагы буш мәйданчыкта да тәгәрмәчләр урнашытырып, чәчәкләр үстерә ул. Аннан арырак чүп салу өчен махсус көйләнгән урынны да тәртипкә китергәннәр. Акка буяп, янәшәсенә сирин, балан куагы утыртканнар. Боларның барысын да йорт өчен җаваплы ("старший") Федора түти һәм аның якыннары үз куллары белән эшләгән. Язын, Олы көн алдыннан, Федора түти, керәшен гадәте белән, үз квартирын юып-җыеп бәйрәмгә әзерләгәннән соң, подъезд ишегенә кадәр сабынлап юып, буяп та куйган. Рәттән йорт стенасын да аклы-кызыллы төскә буяп җибәргән. Сигез ел элек химия терапиясе алган Федора түти чиргә бирешмичә, әнә шулай, тирә-ягын гөлбакчасыдай матур итеп яши белә...

Заманында Мамадыш ягы сылуы Федорага авыллары Владимирга электр уты кертергә килгән монтер егет бер күрдә гашыйк була. Әмма әтисе Иван аның читтән килгән, нәсел-нәсәбен бер дә белмәгән чуваш егетенә чыгуына каршы төшә.

Әбисе Пелагея "кемне яратсаң, шуңа чык, ризалыгын үзем бирәм", дип, үзенең 21 яшлек оныгы яклы икәнен сиздерә. Әби ризалыгын алган яшьләр, кичке уеннан соң, җәяүләп, 40 чакрым ераклыктагы Берсутка китәләр. Иртә белән генә барып җитеп, метеорга белән - Түбән Камага, ә аннан Ширәмәт янындагы Оша авылына кайталар. Бу 1968 елның мае була.

Чәчен биек итеп өеп куеп, ал күлмәктән йөрүче керәшен кызы Федораны күрү өчен, бар да янәшәдәге кибеткә килә ул көннәрдә. Иртә таңнан яшь киленнең ишегалды себерү гадәтен күреп тә гаҗәпләнәләр. Икесе ике велосипедка утырып, ап-ак күлмәкләрдән Түбән Уратма авыл советына язылышырга китүләрен дә авыллары белән карап калалар... Көзен армиягә алынган ирен ике ел буе каенана-каената йортында көтеп алуы чувашча бер авыз сүз белмәгән Федорага җиңел булмагандыр. Каенанасы аның кулына сүзлек тоттырып, чувашчага өйрәтә.

Ире хезмәттән кайткач, Урал якларына чыгып китәләр. Шахтада эшләүче берьюлы тау-металлургия техникумында укып инженер-электрик белгечлеге ала, Федора төзелештә эшли. Ире шахтада авариягә очрагач, китүләренә 8 ел дигәндә, Афанаска кайтып төпләнәләр. Язмыш җилләре каршыга искән бик авыр чакларында Федора әтисенең, "начар торсаң да, җылап кайтма!" дигән сүзен хәтерләп, түзә...

Федора 25 ел авылдагы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли, ә ире гомерен энергетикага багышлый. Заманында Федора тырыша-тырыша чувашча өйрәнгән булса, хәзерге вакытта ире үз гаиләсендәгеләр белән татарча гына сөйләшә. Кызлары Эльвира белән Ирина - икесе дә шәфкать туташлары. Оныкларының Чечняда хезмәт итеп кайткан Дмитрий исемлесе хәзерге вакытта үзебезнең шәһәрдәге эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

Чуваш һәм керәшен гадәтләрен тотучы, үзара татар телендә сөйләшүче өлкән Трофимовлар бүгенге көндә, үзләренә һәм барлык кешегә Алладан саулык сорап, милләтләр татуылгының олы бер үрнәге булып яшиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: