Туган як

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле карендәшләр, кадерле түбәнкамалылар!

Барыгызны да халкыбызның олы бәйрәмнәреннән берсе булган якынлашып килүче Покрау бәйрәме белән тәбрик итәм. Уңыш җыеп алынып, басу-кырларда эш төгәлләнгән бер чорда билгеләп үтелә торган бу бәйрәмдә, муллыкка шатлану белән беррәттән, көзне озатып, кышны каршылау да булган.
Покрау белән котлап, гаиләләргә һәм илгә иминлек, бәхет-шатлыклар телим. Покрау пироглары табыннарыгызның муллыгын киметмәсен, көч-куәтегезне арттырсын, халкыбызның мәңге җуелмас гореф-гадәтләрен, йолаларын исегезгә төшереп торсын!
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: