Туган як

Бәйрәм белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар! Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм. Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтлә-ребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм муллык теләп керүче сабыйларны манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз. Бу көнне...

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!
Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм.
Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтлә-ребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм муллык теләп керүче сабыйларны манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз. Бу көнне бер генә кеше дә бәйрәм сыеннан авыз итмичә, уртак шатлыкны тоймыйча калмый. Элек-электән, Олы көн барлык кешеләрнең дә уртак бәйрәме - туганлык һәм татулык чагылышы булган.
Безнең керәшеннәр - үз самимилекләре, кунакчыллыклары һәм киң күңеллелекләре белән тирә-яктагыларга үрнәк булып яшәгәннәр һәм бу хәзерге көндә дә шулай.
Олы көн уңаеннан тәбрик итеп, барыгызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы, ил-көн иминлеге, бәхет телим.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: