Туган як

Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән! Җәйнең кыл уртасында уздырыла торган Питрау бәйрәме уңаеннан, барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Элгәреләрдән сакланып килгән һәм һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау белән, халкыбызның бик күп йолалары, гадәтләре бәйле. Болын-кырларда үсә торган дәва үләннәрен дә, шифасы булсын өчен, Питрауга кадәр җыеп калырга ашыкканнар. Мунча өчен дә,...

Бәйрәм белән!
Җәйнең кыл уртасында уздырыла торган Питрау бәйрәме уңаеннан, барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм.
Элгәреләрдән сакланып килгән һәм һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау белән, халкыбызның бик күп йолалары, гадәтләре бәйле. Болын-кырларда үсә торган дәва үләннәрен дә, шифасы булсын өчен, Питрауга кадәр җыеп калырга ашыкканнар. Мунча өчен дә, тәнгә сихәт бирә торган Питрау себеркесе әзерләгәннәр. Гаилә корырга әзерләнүче егетләр дә Питрау җыенында кыз күзләгәннәр. Кыр чәчәкләрен җыюына, алардан такыя үрүенә, көянтә белән чиләкләп су китерүенә һ.б. карап, кызларның уңган-булганлыгын сынаганнар һәм араларыннан Питрау чибәрен сайлаганнар.
Бүгенге көндә дә халкыбызның күңел сафлыгы, эчкерсезлеге, уңганлыгы һәм кунакчыллыгы чагылышы булып, Питрау җыеннары гөрләп уза. Питрау - керәшеннәрне бер гаиләдәй берләштерә торган туганлык һәм татулык бәйрәме дә әле ул.
Бу җәйдәге Питрауларыбызны да җан тынычлыгы, зур оешканлык һәм татулык белән, башка халыклар сокланырлык дәрәҗәдә уздырырга язсын. Һәркайсыгызның өендә иминлек, табын муллыгы булсын. Икенче Питрауларны да сау-сәламәт һәм барыбыз бер гаиләдәй бердәм, тату булып каршыларга язсын.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик
җәмгыяте рәисе.
Ышану сүнмәсен
Изге апостоллар Петр белән Павел үзләренең Аллага ышанулары, Христос дене өчен үз-үзләрен аямыйча, азабларга, читенлекләргә түзгәннәре өчен, Ходай каршында иң алда торучы апостоллар дип аталганнар.
Без, христиан дене тотучыларга, быел 8 июньнән алып 12 июльгә хәтле, апостоллар Петр белән Павелга багышланган изге ураза көннәре куелган. Без аны Питрау уразасы дип атыйбыз.
Апостол Петр башта бер гади кеше булган. Ул балык тоту белән көн күргән. Ходаебыз Иисус аны күреп әйткән: «Син минем артымнан бар. Мин сине кешеләрне тотучы итәрмен». Ул Иисус артыннан киткән, аның өйрәнүчесе булып, аңа ияреп йөргән. Бервакыт Ходай аңар әйткән:
« ... Сиңа күк патшалыгының ачкычларын бирермен».
Апостол Павел исә, башта христиан дененә каршы баручы Иудея кешесе Савл булган. Бер чакны, христианнарны җәберләү өчен, Дамаск каласына барганда, күктән «Савл! Савл! Ник син Мине куасың?!» дигән аваз ишетелгән. Савл җиргә җыгылган. Ул бик курыккан, аның күзләре күрмәс булган. Ходай аңар әйткән:
«...Иудей халкыннан да, җалган деннеләрдән дә сине саклармын. Хәзер Мин сине аларга җибәрәм, алар караңгыдан - җактыга, шайтан ирегеннән Аллага кайтсыннар дип. Миңа ышану аркылы җазыклары кичерелсен, арыуланганнар белән бер өлешле булсыннар дип, аларның күзләрен ачарга җибәрәмен».
Өч көн буе Савл сукыр халәттә булган. Аллага теләк итеп, кичерелү сораган. Шул чакта аңа: «Син христиан кешесе Анания белән күреш, ул синең күзләреңне ачар», дигән күренеш булган... Аннаниянең теләкләре белән, аның күзләре ачылган. Шулай итеп, Савлның христиан дененә ышануы ныгыган. Анания әйткән: «Син - Ходайның сайлаган бәндәсе. Син аның боерыкларын үтәргә тиеш. Бар, Арыу тын исеменә чумылып, Ходай эшләрен башкар».
Бу сүзләргә Савл бик сөенгән һәм, Павел исемен алып, чумылган, Арыу тынга тулыланып, Христос денен җәелдерүдә иң алда торучы апостол итеп, Ходайдан куелган.
Изга апостоллар Петр белән Павел Христос дене өчен бик күп авырлыкка, азабларга, кыенлыкларга түзгәннәр. Христос дене өчен, апостол Петрны - башы белән аска әйләндереп, хачка кадаклап, ә апостол Павелны кылыч белән чабып үтергәннәр.
Изге апостоллар Петр белән Павел, үзләренең бик нык ышанулары аша, безгә күчергеч күрсәтеп калдырганнар. Без, христиан денен тотучылар, алар тормышыннан гыйбрәт алыйк, уразаларыбызны кадерлик, ышануыбызны арттырырга тырышыйк.
Сак булыйк, туганнар! Изге Алла бәйрәмнәрен хрис-
тианнарча бәйрәм итик. Бәйрәмнәребезне арыу булып, чиркәүләргә барып данлап каршы алыйк. «Безгә шулай уңайлы» дип, ураза бетмичә, җыеннарыбызны үткәрмик. Мондый эшләр - Алланы сөю түгел, үзеңне сөюгә генә китерә. Шулай булгач, Ходайның ачуын китермик, Аны сынамыйк.
Ходайның изге апостоллары Петр белән һәм Павелның булышулары белән, ышануыбыз ныгысын, күңел күзләребез ачылсын, халык төн йокысыннан уянып, Аллага таба барсын иде.
Иерей Михаил,
Олы Аты чиркәве настоятеле.
Питрау җыеннары була
Күптәнге күркәм гадәт буенча, районыбызның керәшен авыллары Питрау җыеннарын уздыра һәм тирә-як авылларда яшәүчеләрне, бәйрәм яратучы түбәнкамалыларны үз җыеннарына чакыралар.
Питрау җыены Кушайда - 10 июльдә кичке сәгать 6да, Балчыклыда - 12 июльдә көндезге 11дә, Олы Атыда - 17 июльдә көндезге сәгать 1дә, Келәтледә 18 июльдә көндезге сәгать 2дә була.
Ә инде керәшеннәрнең республикакүләм Питрау җыенын күрергә теләүчеләр 11 июльдә кичке сәгать 5тә Мамадыш районындагы Җөри авылына бара алалар.
Келәтлегә чакырабыз
Хөрмәтле түбән-
камалылар, кунаклар һәм
авылдашлар! 18 июльдә көндезге сәгать 2гә Келәтле авылының Питрау җыенына чакырабыз.
Питрау җыены традицияләрен саклап, аны яңа төсмерләр белән баету һәммәбезгә бәйле.
Программада:
- Питрау җыенын ачу тантанасы;
- республикабыз һәм шәһәребез артистлары чыгышы;
- төрле яшьтәгеләр өчен конкурслар һәм ярышлар;
- милли көрәш;
- хатын-кызлар көрәше;
- дискотека.
«Гашыйклар өчен таган», «Питрау чибәре», «Иң матур мыек», «Иң озын чәч» конкурсларында һәм халык уен коралларында уйнаучылар ярышында катнашырга теләүчеләрнең 41-01-10, 8-917- 255- 88-73 номерлары белән телефоннан шалтыратуларын көтәбез.
Питрау җыенын оештыру комиссиясе.
"Сүрәкә" - Чатыр тауда
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле төрки халыкларның Азнакайда уздырылган халыкара фольклор фестивалендә керәшеннәрнең туй йоласын күрсәтеп, тамашачыны таң калдырган.
«Чатыр тауда жыен» дип аталган бу фестивальдә хуҗалар һәм безнекеләр белән беррәттән, республикабызның Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнарыннан һәм, шулай ук, ерак Кырымдагы Бакчасарайдан да фольклор коллективлары катнашкан. Татарстанның иң биек ноктасы булган данлыклы Чатыр таудагы театральләштерелгән тамашадан соң, фестивальдә катнашучы утыз ике коллектив гала-концертта чыгыш ясаган. Алар арасында шәһәрбездән «Талир тәңкә» һәм башкорт ансамбле дә булганын әйтик. «Сүрәкә» фольклор ансамбле, югарыда телгә алганча, керәшеннәрнең элгәреге замандагы туй йоласын күрсәткән һәм Троицкий авылы җыруын башкарган.
«Сүрәкә» ансамбле, «Чатыр тауда җыен» фестивалендә актив катнашканы өчен, махсус дипломга лаек булган. Ансамбль җитәкчесе Валентина Тупаевага ул дипломны һәм истәлекле бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе тапшырган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: