Туган як

Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел

Түбән Кама «Керәшен» мәдәни- этнографик җәмгыяте рәисе,Түбән Кама күмәртәләп-ваклап сату сәүдә комплексы генераль директоры Тамара Алексеевна Баһаветдиновадан интервью алырга дип берничә ай буе җай чыкканын көттем. Әмма тыгыз эшеннән аерыла алмады ул. Ниһаять, вакыт табып, «гәпләшеп» алырга булдык. Минем өчен иң гаҗәбе - аның үз тормышын, эшен, бар нәрсәне үз...

Түбән Кама «Керәшен» мәдәни- этнографик җәмгыяте рәисе,Түбән Кама күмәртәләп-ваклап сату сәүдә комплексы генераль директоры Тамара Алексеевна Баһаветдиновадан интервью алырга дип берничә ай буе җай чыкканын көттем. Әмма тыгыз эшеннән аерыла алмады ул. Ниһаять, вакыт табып, «гәпләшеп» алырга булдык. Минем өчен иң гаҗәбе - аның үз тормышын, эшен, бар нәрсәне үз халкы белән бердәмлектә күрү.
Шәхси тормышы турында сөйләмәде, зур горурлык белән «Керәшен» җәмгыятенең уңышлары, үсеше турында бәян итте.
- «25» Түбән Кама керәшеннәре өчен бәхетле сан, ахрысы. Быел гына да аның белән бәйле күпме истәлекле зур вакыйга узды!
- Шулай дисәк тә була. Җәмгыятебез халкыбызның мәдәниятен үстерү, бәйрәмнәрен барлау, ансамбльләр оештыру буенча бик күп эшләр башкара. Быел Түбән Кама шәһәре һәм районы «Керәшен» җәмгыяте һәм «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле 25 еллыкларын билгеләп үтте. Пасха бәйрәме уңаеннан, Халык иҗаты йортында 25нче мәртәбә «Олы көн» концерты узды. Килгән кунакларны балалар «Христос терелеп торган!» сүзләре белән каршы алып, манган күкәйләр өләште. Йола буенча, керәшеннәрнең Пасха бәйрәме тамаша залында гына түгел, Халык иҗаты йорты янында да гөр килде: күкәйләр тәгәрәттеләр, такмаклар җырланды, гармун тавышы яңгырады, милли биюләр күңелләрне җилкендерде.
- Республикакүләм чаралар да байтак булды. Шулар турында әйтеп үтсәгез иде.
- Мартта Иван Егоров җитәкчелегендәге ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте исеменнән мин - аның җитәкчесе катнаштык. Биредә шулай ук республика керәшеннәре иҗтимагый оешмалары идарәләре әгъзалары җыелды.
Керәшеннәрнең иң матур бәйрәмнәренең берсе - Питрау Түбән Кама районының Кушай, Балчыклы, Келәтле авылларында узды. Шәһәрдәшләребез Мамадыш районының Җөри авылы янында узган республикакүләм Питрауда катнашу бәхетенә дә ия булды. Быел керәшеннәр җәмгыяте данын «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле яклады (җитәкчесе Валентина Тупаева). Бәйрәм ачу тантанасында Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан коллективлары белән беррәттән, кунакларны үзебезнең артистларыбыз да каршы алды. Ә шәһәрдәшләребез оештырган авыл стилендәге йорт һәм ишегалды бәйрәмдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты Нәтиҗәдә, безнекеләр «Этник стильдәге иң яхшы йорт һәм ишегалды өчен» Дипломы белән бүләкләнде.
Валентина Тупаевага ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара оештыручылар, безнең «Керәшен» җәмгыятенең һәм ансамбльнең 25 еллыгы уңаеннан, шулай ук Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
- Татарстанның иң матур керәшен кызларыннан берсе Түбән Камада яши, диләр.
- Шәһәрдәшебез Ксения Вуклова быел «Керәшен чибәре» республикакүләм бәйгесендә көчен сынап карарга булды. Яшь булса да, актив, максатчан, артистлык сәләтенә ия бу кызны күрмәү мөмкин түгел иде. Аның икенче урын алуы - безнең өчен зур шатлык һәм горурлык.
- Керәшеннәр турында фильм да төшергәннәр икән.
- Әйе, 8 гыйнварда Түбән Камада «Божий народ - кряшены» документаль фильмы күрсәтелде. Презентациядә аның авторы һәм режиссеры философия фәннәре кандидаты, режиссер-документалист Наталья Гудылина (Мәскәү) һәм аның ире белән очрашу узды. Фильм шулай ук районның керәшен авылларында да күрсәтелде. Фильмның икенче өлеше җәмгыятебез идарә әгъзалары, чиркәвебез, «Сүрәкә» һәм «Чәчкәләр» (Җирекле) халык фольклор ансамбльләре катнашында төшереләчәк. Ул Түбән Кама керәшеннәренә багышланачак.
- Бу кадәр эшне бер җитәкчегә башкарып чыгу авырга туры килә. Ярдәм итүчеләр бармы?
- Әлбәттә! «Керәшен» җәмгыяте идарәсендә шәһәр һәм район җитәкчеләре, чын керәшен ирләребез - «алтын баганаларыбыз» зур ярдәм күрсәтә. Александр Афанасьевич Павлов, Юрий Геннадьевич Иванов, Геннадий Николаевич Муллин, Валерий Алексеевич Иванов - һәрберсе проблемаларны хәл итү юлларын эзли, зур бәйрәмнәребезне оештыруда катнаша, чишмәләребезне торгыза, зияратларны чистартуда ярдәм итә, иман йортлары төзетә һ.б. Мисал өчен, июньдә Нариман авылында Тручын (Троица) бәйрәме уздыруда Кама Аланы башлыгы Александр Павлов зур өлеш кертте. Актив авыл кешеләрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен онытмыйбыз - аларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдык. Җирле ансамбльләрнең чыгышы бәйрәм күчтәнәче булды.
- Түбән Кама керәшеннәре мәдәният учагында һәрчак кайнап тора. Горурланырлык шәхесләр, танытырлык коллективлар бар.
- Февральдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Никифор Тукмачевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, «Бер бәхет ул - шигырь язу» кичәсе узды. Ул - шәһәребезнең атаклы шагыйрьләренең берсе. Әсәрләренә язылган җырларны эстрадада башкаручы артистлар күп.
Бүгенге көндә Түбән Камада алты ансамбль актив эшчәнлек алып бара. Шәһәрдә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә», балалар өчен «Асыл нәсел», Благодатное авылының «Яшь күңел» коллективлары. Надежда Анисимова җитәкчелегендәге «Балчыклы җиңгиләре» районда һәм шәһәр бәйрәмнәрендә матур гына чыгыш ясый. Сухрау «Кодачалар»ы да сынатмый. Ә менә Җирекледә яшәүче Флера Облакова үзе җитәкләгән балалар ансамбленә ягымлы һәм назлы итеп «Чәчәкләр» дигән исем кушкан.
«Асыл нәсел» һәм «Чәчәкләр», шәһәрдә генә түгел, ә «Туым жондызы», «Нократ дулкыннары», «Рождественская звезда», «Мы Вместе», «Тысячелетие культур» һ.б. республикакүләм фестивальләрдә җиңүләр яулады, дипломант исеменә ия булды.
- Керәшеннәр тормышында дин дә мөһим урын алып тора.
- Җәмгыятебез динне торгызуга зур игътибар бирә, чөнки ата-бабаларыбыз тормышы балачактан ук православие белән бәйләнгән. Олы Аты авылында 100 елдан артык тарихы булган бердәнбер керәшен иман йорты эшләгән. Биредә иң ихтирамлы дин әһелләре хезмәт иткән. Шуңа күрә иске храмнарны торгызу һәм яңаларын төзү турында карар кылдык. Беренчесен Кушайда төзедек. Бу эшкә шул авылда туып үскән, хәзерге вакытта Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов зур өлешен кертте. Хәзерге вакытта хезмәт итүче рухани Раифа монастыреннан чакырып алынган. Балчыклыда иман йортын төзүне тумышы белән Балчыклыдан булган, Мәскәү институтларының берсендә эшләүче профессор Андрей Савельев тәкъдим итте. Ярдәмгә Юрий Иванов килде. Иң гаҗәбе - бу бина, Кушай авылындагы кебек, бер кадак та какмыйча төзелгән. Наримандагы Благоверный князь Александр Невский исеменә изгеләндерелгән чиркәү эчен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланды. Сергей Шадрин (Андрей Савельевның туганы) Актүбә зиратына керү урынында кәшәнә төзетте.
Бер ел элек Келәтле авылы янындагы чишмә янында изге Петр һәм Павел апостолларга багышлап купель төзелде. Хәзер биредә - архитектура комплексы. Түбән Кама керәшеннәре өчен иң зур бүләк керәшен иман йорты өчен кишәрлек бирелү булды. 2016 елның 24 июлендә яңа храмны төзү урынында хачны изгеләштерү тантанасы узды. Дәрәҗәле кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама имам- мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Чистай һәм Түбән Кама Пармены һәм башкалар бар иде. 14 октябрьдә, Покрау бәйрәме уңаеннан, анда беренче мәртәбә гыйбадәт кылынды.
Бу ел безнең өчен бик тә нәтиҗәле булды. Әмма ул әле тәмамланмаган. Шуңа күрә алда тагын да зур, матур вакыйгалар, чаралар көтә.
Лилия ЗАһретдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: