Туган як

«Бер көн белән генә яшәп булмый»

Анастасия Тимофеевна Усачевага 85 яшь тулды! Газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе, «Керәшен» җәмгыятенең, «Сүрәкә» ансамбле һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы ул. Ничек арымый, моның кадәр энергия каян килә?

«Барысы да күз алдында»

Анастасия Тимофеевна өенә кергәч, борынга яңа пешкән камыр ризыгы исе керде. Баксаң, юбилярыбыз иртүк торып, кыстыбыйлар пешереп куйган. Кухняга чакыргач, ялындырмадым, кереп чәй эчәргә утырдык. Әңгәмәбез шунда башланды.

«85 яшь – азмы, күпме?» – дигән сорауга әңгәмәдәшем:

– Әгәр үткән көннәрне, елларны санасаң, бик күп кебек тоела, ә эшләргә өлгермәгәннәрне исәпләсәң, аз кебек. Гомумән, үткән тормышымны, бигрәк тә балачакны, искә ала башласам, күбрәк михнәтләр искә төшә, – диде.

Анастасия Тимофеевна Мамадыш районының Колышчы авылында туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Сугыш башланганда биш яше дә тулмаган кечкенә Настя бу мәшәкатьле вакытны җаны-тәне белән тоя. Әнисе җәен – кырда, кышын колхозда төрле эшләр башкара. Язга чыксалар, орлык ташыйлар. Ачлык... Шул орлыктан бер уч кына алсаң да, төрмәдә черетәләр. Әнисенең ач килеш кайтып керүләре, утыртырга дип әзерләгән 25 чиләк бәрәңгене өйләрендәге баздан чыгартып, амбарга «уфалла» арбасы белән иттерүләре – барысы да күз алдында. Колхоз һәм авыл советы рәисләре дә канга тоз салып кына тора. Якларга әтиләре дә юк, сугышка китеп, алты елдан соң гына кайта ул.

Уку вакыты җитсә дә, Настя, киеме булмау сәбәпле, мәктәпкә керә алмый. 1944 елның язында гына беренче тапкыр укырга бара. Өстендә – әтисенең телогрейкасы, җылырак булсын дип, билдән буып куя, аягына әнисе үргән күтәртмәле чабата кия.

– Укытучы абый, минем ишек төбендә басып торганны күреп, чакырып алды, парта артына утыртты. Ул вакытта анда миннән соң туган энем укый иде. Аның янына утырдым. Матур язу дәресе иде ул. Беренче шигыремне дә шул укытучы абыйга багышлап язып, туган көненә «бүләк иттем». «Болын чәчәкләрен өзмәдем мин, бүлмә гөлен сезгә китердем...» – дип сөйләвемне әле дә хәтерлим, – ди Анастасия Тимофеевна.

Чикләвек сатып, аттестат ала

Мәктәпне көмеш медальгә тәмамласа да, югары уку йортында белем алу насыйп булмый. 1953-1954 елларда әтиле балалар мәктәптә укыган өчен түләргә тиеш икән. Авылдагы кешеләр акчаны бөтенләй күрми дисәң дә, алдау булмас. Ул вакытта «хезмәт көне»нә таяк куелган, аның өчен я он, я тагын берәр нәрсә бирәләр. Югары сыйныфларда өч бертуган укый алар. Белем алу өчен түлисе акча күләме күп булмаса да, гаилә аны күтәрә алмый. Кызлар аттестатны вакытында алып, теләгән уку йортларына эләкми кала.

– Ул елны чикләвек бик уңды. Без апа белән шуны җыеп, Чистайга илтеп саттык та, акчаны түләп, аттестатлы булдык. Безнең бәхеткә, 1955 елның октябрендә Чистайда 9 нчы номерлы техник училище ачылды. Шунда апа белән икебез кереп, «нормалаучы» һөнәрен үзләштердек. Уку беткәч, безгә Читага юллама бирделәр. Себер бит ул! Әти-әни елый, апаны җибәрмәс өчен, аны кияүгә бирделәр, ә мин кабат Чистайга барып, юлламаны башка урынга, Кыргызстанга алдым. Ләкин анда озак эшләмәдем, егетләре шулкадәр бәйләнчек иде! Качып кайтып киттем, – дип искә ала Анастасия Тимофеевна.

Кыз башта күрше авылда клуб мөдире булып хезмәт куя, аннары апасы янына нормалаучы булып эшкә урнаша. Ләкин шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче, рәсем ясарга яратучы, мәдәнияткә тартылучы Настя «коры» саннар белән дуслаша алмый. Ул педагогия училищесына укырга кереп карарга була: башта Казанда, аннары Тәтештә көчен сыный. Икесенә дә керә, әмма әти-әнисе Тәтештә укырга киңәш бирә. Анастасия Тимофеевна бу һөнәре буенча 52 ел дәвамында эшли, «Хезмәт ветераны» исемен ала. Гаиләдә башка укытучылар булмаганлыктан, ул гаилә горурлыгына әйләнә, үз туганнары арасында бүген дә абруйлы, ихтирамлы кеше. Үз гомерендә сигез китап чыгара. Ләкин әйтүенчә, әсәрләре – тагын кимендә өч китап чыгарырлык.

Аралар да суытмый

Шигырьләре төрле темаларга багышланган: табигать, бәйрәмнәр, Түбән Кама шәһәре турында яза. Әмма тормышында да, иҗатында да ире Николай аерым урын алып тора. Икесе дә бер авылдан, Коля белән 10 ел йөриләр. Авылда беренче гармунчы, эчми, тартмый, әнисе тәрбиясендә үскән егет Настяны гына үз итә. Берберсенә булган ярату хисен ерак ара да суыта алмый: егет Алма-Ата шәһәрендә институтта укый. Кыз педагогия училищесында укыган вакытта практикага кайтканын белеп, Николай да авылга кайтып, яучы җибәрә. Туйны зурлап уздырырга вакыт булмый, иң якыннар гына җыела. Яшьләр өч көн яшәп, кабат аерылыша.

– Николай Алма-Атага эшкә китте, мин укуымны тәмамладым, аннары аның янына юл алдым. Константин шунда туды. Аннары иремнең туганнары янына Чистайга күчендек, анда Люба дөньяга килде, аннары Иске Роман авылында яшәдек. 1984 елда гына язмыш безне Түбән Камага китерде, – дип дәвам итә Анастасия Усачева.

Николай белән алар нибары 40 ел яшәп кала. 66 яше тулгач, ире инфарктан китеп бара. Бүгенге көндә Анастасия Тимофеевна юанычы: балалары, өч оныгы һәм өч оныкчыгы.

Тынгы белмәс җан

Ул – 17 нче һәм 21 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы, 5 нче мәктәптә татар теле укытучысы булып хезмәт куйган. Гомумән, кайда гына эшләсә дә, ихтирам казанган. Балалар белән ансамбльләр оештырып, конкурсларда катнашкан, призлы урыннарга лаек булганнар. Моннан кала, Анастасия Тимофеевна үз микрорайоны (хәзер – җирле үзидарә советы) рәисе итеп билгеләнә.

Ә 1984 елда «Сүрәкә» ансамбленә килә. Дөрес, башта аның исеме «Карендәшләр» була. 1994 елда «Сүрәкә» дигән исемне Анастасия Усачева кушарга тәкъдим итә. 1999 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә керә һәм бүгенгәчә аның актив әгъзасы булып йөри. Ул бүген дә хәрәкәттә. Шалтыратып, мәкалә язуын сорасаң, бер-ике көннән редакциягә килеп җитә. Бер карасаң, сәхнәдә бии-бии җырлый, икенче карасаң, чираттагы китабын чыгара, я иҗат кичәсен уздыра.

– Өйдә бер курчак бар иде. Тоттым да керәшен милли киеме тегеп, кигездем. Базарга төшәм дә, төрле төстәге җепләр алып кайтып, урындыкларга япма бәйлим, схемаларын да үзем уйлап чыгарам, – ди Анастасия Тимофеевна.

«Бүгенге көн белән яшәргә кирәк» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килсә дә, мәкалә героем алай дип уйламый. Аның фикеренчә, бүгенге көн белән генә яшәсәң, «җиткән икән моңа, үлсә дә ярый», дип уйлаулары бар. Ә Анастасия Усачеваның бу тормышка планнары байтак әле.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://vk.com/club13879462

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: