Туган як

Август – Спаслар ае

14 августта православие динендәгеләр – Бал, 19 августта – Алма, 29 августта Чикләвек Спасы билгеләп үтәчәк. Һәрберсенең үз традицияләре һәм тәм-томнары.

Бал Спасын шулай ук Беренче Спас, судагы Спас, Мәк Спасы, Маковей дип атыйлар. Бу вакытта умарталарда кәрәзләр бал белән тула. Бу көннән балны суыртып, чиркәүдә изгеләштергәч, ашарга рөхсәт ителгән. Хатын-кызлар Ходайдан сорасалар, гөнаһлары кичерелә дип санала. Элек бу көнне коеларны чистартканнар, андагы суны изгеләштергәннәр, аның белән коенганнар, малларга сипкәннәр.

Нәтиҗәдә, гөнаһлар юылып, сәламәтлек арткан, дип ышанганнар. Бу вакытта җәйнең соңгы көннәре җитә, дигәннәр: су “чәчәк ата”, кошлар сайрамый, бал кортлары бал җыймый... Бал Спасына хуҗабикәләр печенье пешергәннәр, өстенә мәк һәм бал салганнар. 14-27 августта исә Изге Мариягә багышлап, ике атна ураза тотканнар.

Алма Спасы шулай ук Ходай Преображениесе бәйрәме буларак билгеле. Бу көнне укучылар Иисусның Ходай улы икәнен белгән. Халык традициясе буенча, бу көнне чиркәүдә алмалар изгеләштерелә. Бу көнгә кадәр алма ашау ярамаган. Чиркәүдә шулай ук Ходайга рәхмәт укырга һәм гөнаһларны кичерүен сорарга кирәк.

Алманы беренче тапкыр капканда, теләк теләгез – тормышка ашар, диләр. Алма Спасы җитү белән, алмалы пироглар һәм бөккәннәр пешерү, кайнатма ясау гадәте бар. Алма белән өстәлне бизиләр, кунакларга бүләк итәрләр. Халык сынамышлары буенча бу вакытта көз җитә, төннәр дә суыта. “Икенче Спас нинди – гыйнвар ае да шундый”, “Көн коры булса, көз дә коры булыр, яңгырлы булса, көз дә юеш булыр, аяз булса, кыш суык булыр” дигән халык.

Чикләвек Спасында православие динендәгеләр 944 елда Иисус Христос образын Эдессадан Константинопольга күчерүен билгеләп үтә.

Легенда буенча, Эдесса князе Авгарь авырый башлаган. Күпме генә дәваланса да, файдасы булмаган. Бервакыт ул Палестинада яшәүче изге кеше турында ишеткән. Бу Иисус Христос булган. Князь аңа кеше җибәргән. Христос битен юып, сөлге белән сөртенгәч, шул сөлгене князьга тапшырган. Авгарьга бу савыгырга ярдәм иткән. Сөлге Эдессаның каланчасына әләм итеп элеп куйганнар. Шулай итеп, христианнар каланчаларына һәм шәһәр капкаларына Христос йөзе сурәтләнгән әләм элә башлаганнар.

Чикләвек Спасы вакытында чикләвек җыярга мөмкин. Бу көнне шулай ук Икмәк Спасы дип тә атыйлар. Бу вакытта кыларда бодайны җыюны төгәллиләр. Яңа уңыштан икмәк, пироглар пешергәннәр. Халык Ходайга икмәк өчен рәхмәт укыган. Бу көнне шулай ук ярминкәгә барып, тукыма яки башка әйбер сатып алмасаң, елны бөлгенлектә үткәрерсең дип саналган. Икмәкне дә чиркәүгә барып изгеләштергәннәр. Чикләвек Спасында торналар китсә, Покрауда суыклар булыр дип саналган. Августта күк күкрәсә, көз озак һәм җылы булачак. Халык бу көнне сихерчеләр үзләренә махсус таякчык ясаган, дип ышанган. Янәсе, Чикләвек Спасында таякчык үзгә көч белән тулылана. Авылларда исә чикләвек агачыннан мунча себеркесе әзерләгәннәр. Мондый себерке теләсә нинди авыруны дәвалый ала, дип саналган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: