Туган як

Ашыктырма, картлык

Эх, гомернең үтүләре

Эх, гомернең үтүләре
Моңайта күңелләрне.
Йөрәккәем кабул итми
Сиксәнгә җитүләрне.

Менә беркөн иртән иртүк
Чәй эчәр вакыт җиткән.
Ишек шакыдылар миңа:
– Бу кем булыр, кем икән?

Ачсам, картлыгым килгән бит,
Елмаеп басып тора.
– Синең янга килдем, – диеп
Кертүне сорап тора.

Ачу чыкты, уйлап алдым:
– Ник әле иртүк килгән?
Башкалар янына барсын!
Куып чыгардым өйдән.

Үпкәләми үзе бер дә,
Тик китми, басып тора.
– Сине яратып килдем, – дип,
Сүзне болай дип бора:

– Нигә мине куасың син, 
Мин сине күптән беләм.
Яшьлек синнән ерагайды,
Чама белергә өйрән.

Җитәр сиңа йөгереп йөрү,
Таяк белән йөр хәзер.
Мин сиңа ярдәм итәргә, 
Дустың булырга әзер.

Үзең өчен яшәвең юк,
Һаман дөнья куасың.
Дөнья мәшәкате бетмәс,
Ни эшләмәк буласың?

Инде хәзер мине керт син,
Бергә яшәрбез икәү.
Яшьлегең бит минем кулда,
Шуны беләсең микән?

Шундый каты ачу чыкты,
Ачтым ишекне киереп,
Картлыкны кулыннан тотып,
Куып чыгардым кире.
Анастасия УСАЧЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: