Туган як

Ана бәхете – балаларда

Сигез бала табып, сигезен бер кочакка сыйдырыр батырлыкка ия аналар бик аз. "Хатын-кызның бәхете - ирдән", дип әйтүче хатыннар тагын да азрак. Тормыштагы бар авырлыкны Ходай сынавы дип сабыр итүче хатыннар да сирәк. "Ана даны" медаленә лаек булган, хәзерге вакытта шәһәр дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә санитарка булып эшләүче Нина Чачакаевага...

Сигез бала табып, сигезен бер кочакка сыйдырыр батырлыкка ия аналар бик аз. "Хатын-кызның бәхете - ирдән", дип әйтүче хатыннар тагын да азрак. Тормыштагы бар авырлыкны Ходай сынавы дип сабыр итүче хатыннар да сирәк. "Ана даны" медаленә лаек булган, хәзерге вакытта шәһәр дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә санитарка булып эшләүче Нина Чачакаевага исә боларның барысы да хас.

Күпләр борын җыерып кына карый торган санитарка хезмәтенә мөнәсәбәтен генә ишетегез әле сез аның: "Авыл медпунктында идән-кер юып ялыкмагансың икән, башка урын беткән идеме дип әйтәләр. Ә мин үз эшемне бик яратам, бар җанымны биреп эшлим. Безнең йогышлы авырулар бүлегендә чисталык башкасына караганда да ныграк кирәк".

Кечкенәдән шәфкать туташы булу турында хыялланган Нинаны язмыш Зәй шикәр заводына китерә. Шунда лаборант булып эшләгәндә, Мамадыш ягы егете Григорийга кияүгә чыга. Ире турында Нина кебек олы ихтирам белән сөйләүчеләрне очратканым юк иде әле:

"Хатын-кызның бәхете - ирдән. Бик яратып торды ул мине. Иркә булдым. Үземчә эшләсәм дә, башта ирем белән киңәшләшә идем, тормышта шулай кирәк. Егерме өч ел ярым гына яшәп калдык. Бөтен кешегә ярдәмчел иде ирем. Кызурак гадәтле иде инде, мин җайлап-көйләп җибәрәм. Талашсак та, үпкәләшүебез бик азга бара. Ирем бишәр баланы мунчада үзе юындыра иде, ә мин ташып торам. Чәй эчертәм, киендерәм. Аның йөрәге авыртканын уйлап, кая үзем юындырыйм, дия идем. Ә ул, сиңа авырга туры килер дип, ризалашмый.

Елын инде хәтерләмим, Вадимым янына Ярославльга присягага барырга кирәк. Ә балаларның алтысы берьюлы грипп белән авырый, кечесенә өч яшьләр чамасы булгандыр. Вадим, утырып барырга машиналы юлдашлар да тапкан, Чаллыдан, ди. Иртәгәсен юлга кузгаласы кичне температуралары төште. Ирем аларны дәвалап, карап калды. Февральдә бер атна йөреп кайттым. 30 солдатка 57 кеше килгән идек. Килүчеләре булмаган 7есенә, булдыра алганча акча, ризык калдырдык. Без бара алмыйча, аларның аналары килгән булса, безнекеләрне онытмаслар иде...

Гришаның киткәненә 6 ел инде. Әнисе Мариягә 85 тула, Чаллыдагы кызында тора. Мамдышлар үзләре "нәнәй" дисәләр дә, мин аны әни дип йөрим. Әйбәт ул безнең әни. Балаларым да әбиләрен бик яраталар".

Бүгенге көндә, әле 47 яшендә генә булса да, Нина Павловна Чачакаева үзе дә алты оныклы әби инде.

Сабыйларны Ходай бирә, һәрберсе үз бәхете белән туа, дип әйтүче Нинаның балаларын бергәләп санап утырдык. 1986 елда туган Ангелинадан бер яшькә генә кече Вадимнары. Аның артыннан - гомере иртә өзелеп, анасының мәңгелек җан ярасына әйләнгән Христина... Олы Аты Сабантуйларын җырлары белән ямьләүче сылу Марияләре. Медицина колледжының соңгы курсында фармацевтлыкка укучы Маргарита. 46нчы лицейда повар һөнәрен үзләштерүче Вениамин. Югары Чаллы мәктәбенең 7нче классында укучы Валерия белән 5нче класстагы Антоний. Маргарита да, Вениамин да унбиш яшьтән үк эшләп укыйлар. Алар эштән соңарып кайткан кичләрдә Нина җанын кая куярга белми, борчыла. "Бөтен дөньясы идеальный булсын иде ул. Тәртипсезлекләр, җинаятьләр булмаса, балалар өчен аналар ут йотып тормас иде", дип уфтанып та куя.

Гадәти ял көннәрендә үк булмаса да, бәйрәмнәргә балалары, килен-кияүләре барысы да туган йортка Нина янына кайталар. "Пицца, токмачлы аш, өчпочмак яраталар. Мариябез гел чәкчәк пешереп алып кайта. Җыелулары үзе бер шатлык инде ул. Ана өчен шуннан да зуррак бәхет була аламы", ди Нина.

Оныклары - 9 яшьлек Ариадна, 6сын тутырган Елена, өчәр яшьлек Даниил һәм Наркисс, 1 яшендәге Кирилл һәм 6 айлык Арсен. Барысын да тигез күрсә дә, беренче оныгын ничектер аерып куйгандай тоелды. Ул туганда әбисенә утыз җиде яшь кенә була әле. Бер айлык чагында, әнисе өзлеккәч, Нина оныгына үз күкрәк сөтен имезгән. "Үзем иртәләгәч, кызлар да ашыкты кияүгә. Үз мамам Мария дә унҗидедә үк чыккан. Папа мамабыз өчен бик әйбәт булды (алар язмышына Ходай сынауларны җитәрлек биргән - диннән баш тартмаган өчен, папаны - төрмәгә, маманы сөргенгә озатканнар). Алар кебек үк, мин дә, кызларның иртәрәк булса да, кияүгә чыгып бәхетле яшәүләре кирәк дип уйлыйм.

Ана буларак, барлык әниләргә дә исәнлек-саулык, ә авыр чакларымда миңа булышучы һәркемгә уңышлар телим. Әти-әни, картаеп, вакыты җитәч, дөньядан китә. Бу - табигый. Тик җир йөзендәге бер генә анага да үз баласының үлемен күрергә язмасын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: