Туган як

Актүбә белән бәйле истәлекләр

Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләренә ияреп, юлдашым - Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе активисты Сергей Шадрин белән шул...

Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләренә ияреп, юлдашым - Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе активисты Сергей Шадрин белән шул чордагы Актүбәгә юл тотабыз...

1951 ел. Башлангычтан, мәктәбе җиделлыкка үзгәртелгән Актүбә авылына ирле-хатынлы укытучы Касакиннар килеп төшә. Үзләре генә түгел: биш айлык уллары Валериан һәм ир ягыннан әти-әниләре белән. Фронтовик Александр Иванович - директор, ә бер ел элек кенә Алабуга педагогия училищесын тәмамлаган хатыны Нина биология, химия, рус теле укытучысы буларак. Төгәлрәге, Александр Касакинны бирегә җиделлык мәктәп оештырып, эшне җайга салырга җибәргән булалар.

Актүбә авылын түбәндәгечә тасвирлый Нина Яковлевна: "Красный Ключ ягыннан килгәндә башта бер унлап өе булган кечкенә урам каршылый. Бәләкәй генә төшкәч - олы урам, өченче рәттә - күл урамы. Актүбәдә күл урыны булып, ул язын су белән тула, ә җәй көне кибә иде". Актүбә мәктәбе укытучысы Дмитрий Бояровларга тукталган Касакиннарны күл урамындагы Илья Черкеевларга фатирга урнаштыралар. Карт белән карчыктан кала, хуҗаларның кияүгә китмәгән кызлары Аудатый да була. Урын булмагач, нәни улы белән Нина өйнең буеннан-буена, өскә корылган сүндәрәдә (сәндерә) йоклый. Бәләкәй өйгә күпме кеше сыйган. Ә хәзер?..

"Бик үткеннәр. Кунакчыллар, сөйләмнәре дә безнең як керәшеннәреннән аерылып тора. Шуңа казаклар дип йөртәм мин актүбәлеләрне. Фамилияләрен генә карагыз әле - Черкеев, Чупашов, Шапошников, Шишкин, Бояров, Шадрин - башка керәшеннәрнеке шикелле, берәрсе кеше исеменнән ясалганмы? Юк", ди Нина Яковлевна.

Нибары ике генә укытучысы (Чупашова һәм Бояров) булган башлангыч мәктәпне җиделлык иткәч, укучылар сыймаганлыктан, икешәр сменада укыталар, җитмәсә, өченчегә - кичке мәктәп. Гармуннар уйнап, җырлап урамнан килгән егетләрне-кызларны кичке мәктәптә укытуы җиңел булмагандыр. Ә мәктәп бинасы кысан - укытучылар бүлмәсе, ике-өч класс бүлмәсе, ашау урыны... Акрынлап, янкорма буларак, класс бүлмәләре өстәлә, буйдан-буйга коридор сузыла.

Күрше Чәбия мәктәбе белән һич тә чагыштырырлык булмый. Заманында Стахеев, үз имениесе булган Чәбиядә юан-юан бүрәнәләрдән һәм бик тә иркен итеп, мәктәп салдырган. Бу тирәдәге беренче керәшен мәктәбен! Авыл үзе дә тирә-якта аерылып торган. "Чәбиягә турыдан барганда текә ярның башта теге ягына чыга идек. Авыл кырына якынлашуга, җәй азагында алма исе аңкып тора. Ул авылда алмагач кына түгел, чия агачлары да өй биеклегенә җитеп үсеп утыралар, чияләре дә куе кызыл төстә, карлыган да үстерәләр иде. Мәктәп тирәсендәге зур-зур чия агачларын Стахеев үзе утырттырган Балалар аз булгач, хәтерем ялгышмаса, 1954-55 елларда Чәбия мәктәбен ябып, укучыларын безгә куштылар. Без килгән елларда җырчы Раиса Тимофееваның бертуганы Галина Григорьевна, шулай ук, Гөлшат Зәйнашеваның апасы Галия, үзенең ире Мәрданша белән Чәбия мәктәбендә укыталар иде. Әйтергә онытып торам, Актүбә яклап килеп кергәндә, ике генә тәрәзәле иске бер өй тора иде. Әле Стахеевка кадәр үк, пычкысыз, балта белән генә җиткерелгән өй дип сөйлиләр иде ", дип исенә төшерә ветеран укытучы.

Чәбия зираты янына - махсус стела!

Тагын бер елдан Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Олы вакыйга! Бу җирлек һәм Татарстан гына түгел, хәтта Россия өчен дә икътисадый әһәмияте бәяләп бетергесез, дияр идем. Шәһәр үз юбилеен каршы алырга әзерләнгәндә, Чәбия зираты янында кара граниттан зур истәлек стеласы урнаштырылырга тиеш. Бу - хәзерге көндә шушы шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм җитәкчелекнең намус эше, Түбән Камага үз нигезен бирергә мәҗбүр ителгән керәшен авыллары халкыннан соңарган гафу үтенүе, рәхмәте...

Дөньядагы финанс кризисы һәм АКШ белән Европа илләренең Россиягә карата куллана торган санкцияләре шартларында Түбән Кама төбәгендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары җитештерә торган продукциянең илебез өчен сулар һавага тиң булуы да сер түгел. Моның белән әлеге предприятие җитәкчеләре дә, республиканыкылар да хаклы рәвештә горурланадыр. Узган елдан башлап илебезне үз эченә суыра башлаган финанс кытлыгы упкынына эләгүдән безне эшчәнлеге нефть эшкәртү белән бәйле әлеге предприятиеләр коткарып калачагына өметләнәбез.

Ә бит шул предприятиеләре белән бергә Түбән Кама ялан кырда барлыкка килмәде. Чәбия һәм Актүбә авыллары халкын үз туган йортларыннан кубарып, шул авыллар нигезендә төзелде ул. Түбән Каманың бүгенгесеннән чыгып фикер йөртсәк, андый фаҗиганең бер дә кирәксез булганын аңлавы авыр түгел: Чәбия зиратының яртысына кертеп төзелгән тугыз катлы йортны һ.б. исәпләмәгәндә, ул авыл урынында - гаражлар, башка ярдәмчел корылмалар гына... Актүбәнең язмышы бераз бәхетлерәк - авылның бер урамы сакланып калган диярлек. Калган өлешендә, шулай ук, гаражлар һ.б.

Ни өчен ул заманда СССРның Түбән Кама төзелеше өчен җаваплы җитәкчеләре яңа шәһәр өчен Чәбия, Актүбә авыллары янәшәсендәге урынны сайламадылар икән? Керәшен авылларын юк итү максаты куелмагандыр, гадәти сансызлык, битарафлыктыр, дип ышанырга телим. Бу сорауны актүбәлеләр, чәбиялеләр үз-үзләренә мең мәртәбә биргәндер инде. Ул авылларның түтиләре әле һаман үз туган нигезләрен сагынып яшь түгә, ул еллар фаҗигасе алар йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра булып уелган шул.

Чәбия зираты агачларын акрынлап-акрынлап кисеп бетереп, ул зиратны җир белән тигезләү - әхлакый яктан олы гаделсезлек. Ул урында стела урнаштырылырга һәм ул зират үзе кагылгысыз җир булырга тиеш! Стелада исә "Түбән Кама шәһәренә үз нигезләрен биргән Чәбия һәм Актүбә авыллары истәлегенә", дигән язу (татар һәм рус телләрендә) уелырга тиеш.

Никифор ТУКМАЧЕВ.

Керәшеннәр җыелгач...

Раштуа атнасы барган көннәрнең берсендә Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсендәгеләр, "Сүрәкә" ансамбленә йөрүчеләр һәм, шулай ук, керәшен активистлары җыелышып, узган елгы эшләренә нәтиҗә ясап, яңа елда башкарылачак чаралар хакында сөйләштеләр. Җирле керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова оештырган бу чара "Руслан" сәүдә үзәгендәге табын янында узды.

- "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамблендә - 48, "Балчыклы җиңгиләре"ндә - 22, Сухраудагы "Кодачалар" ансамблендә - 6, "Рассвет"та - 2, ә балалар ансамблендә 16 кеше керәшен җыруларын, элеккеләрнең киенү рәвешләрен, йолаларыбызны халыкка танытуда зур көч куя, - дип телгә алып үтте "Сүрәкә" ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева җәмгыятьнең узган елгы эшенә йомгак ясаганда. - Киләсе җәйдә Теләчегә, Питрәчкә, Яр Чаллыга һ.б. безне концерт белән чакырдылар. Аңа кадәр яңа җырлар яздырасы бар...

Шулай ук ул, керәшеннәрнең көнкүреш үзенчәлекләре, мәдәни мирасы белән таныштыру йөзеннән соңгы елларда алып барыла торган чаралар нәтиҗәсе буларак, башка халыклардан, үзләре өчен кимсетү булып яңгыраган "керәшен татарлары" дигән сүз ишетелмәвен, ә керәшеннәр дип зурлап йөртүләрен дә телгә алды. Әлбәттә, моңа ирешү өчен, керәшеннәргә бик нык тырышырга туры килә. Шул максаттан, узган ел дәвамында "Сүрәкә" шәһәр һәм район күләмендәге бәйрәмнәрдә һ.б. катнаша.

Туган тел ункөнлеге барышында 47нче бакчада һәм 19нчы мәктәптә милли керәшен киемнәрен күрсәтү, керәшеннәрнең милли ризыгы белән таныштыру; ЗАГСта уздырылган милли киемнәр күргәзмәсендә катнашу; Май чабу бәйрәме, Олы көн үзенчәлекләре турында тапшырулар әзерләү; Красный Ключ поселогында, Балчыклы, Благодатная һ.б. авылларында концертлар кую; авыллардагы Питрау җыеннарында чыгыш ясау; Югары Ключ авылында уздырылган беренче җыенда катнашу - җыеп кына әйткәндә, керәшеннәрне таныту максатында узган Мәдәният елында бик күп нәрсәләр эшләнгән.

Валентина Тупаеваның сүзләрен куәтләп чыгыш ясаган ветеран укытучы Анна Бутяева узган ел ачылган Халыклар дуслыгы йортына күченгән керәшен фольклор музее эшенә тукталды. Музейга килүчеләргә андагы экспонатлар һәм элгәреге керәшеннәрнең тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре турында тарихи дәлилләп сөйли алырлык белемле керәшен белгече кирәклеге хакында әйтеп үтте бар гомерен экспонатлар туплап, керәшен музее ачуга багышлаган Анна Гурьевна.

Идарә активистларыннан Сергей Петрович Шадринның Түбән Камада керәшен приходы теркәтелүе, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий указы белән, приходның настоятеле итеп протоиерей Дмитрийның (Чурашов Дмитрий Иванович) билгеләнүе турындагы хәбәре залдагыларны аеруча шатландырды. Хәзерге вакытта приход халкына керәшен чиркәве төзү өчен шәһәрдә җир алу мәсьәләсен хәл итәсе бар. Шуннан соң. чиркәү төзелешенә керешеләчәк. Әлбәттә инде, керәшен чиркәвен төзү өчен халык һәм эшмәкәрләр үзләре акчалата һ.б. ярдәм итәргә тиеш булалар.

Ветеран укытучы Климентий Кузьмин Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Алар Җиңү яулап кайттылар" һәм "Сугыш чоры керәшен балалары" дигән фотоальбомнар чыгару тәкъдимен җиткерде.

Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова җыелган халыкны Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлап, җәмгыять эшендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның керәшеннәрне борчый торган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрчак ярдәм итүен, шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының милли бүлек җитәкчесе Альберт Дирзизовның да булышырга әзер торуын олы рәхмәт хисләре белән сөйләде. "Холкыбызның бер ягы гына бик үк ошап бетми - әйдәгез, эшлибез, дип әйтә барысы да, әмма тотып эшләүче генә аз. Алда торган эшләрне башкарып чыгар өчен, безгә бик нык бердәм булырга кирәк", дип, Тамара Алексеевна аз гына шелтә дә белдереп алды керәшеннәргә. Сүз дә юк, керәшен приходын теркәтү - ул әле эшнең башы гына, керәшен чиркәве төзеп, анда керәшенчә келәү итү һ.б. җайга салу, чиркәү карамагында керәшен балалары өчен якшәмбе мәктәбе ачу да зарур. Үзенең үткәнен белгәннең генә киләчәге бар дип әйтергә яратабыз. Балалары үз халкының, үз диненең тарихын өйрәнеп үскән, хөрмәт иткән һәм үз гадәтләре, йолалары нигезендә тормыш иткән очракта гына, чит халыкның да үзен, динен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәчәк. Ә безнең күп милләтле Ватаныбызда үзара тыныч яшәү өчен, бу - иң мөһим шартларның берсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: