Туган як

Актүбә белән бәйле истәлекләр

(Дәвамы.) Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләренә ияреп, узган гасыр уртасындагы Актүбә урамнарыннан әйләнәбез... Нина Яковлевна өстәлгә китереп өйгән...

(Дәвамы.)

Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләренә ияреп, узган гасыр уртасындагы Актүбә урамнарыннан әйләнәбез...

Нина Яковлевна өстәлгә китереп өйгән кәгазьләр, кенәгәләр, саргайган фотосурәтләр арасыннан берсен кулга алам. Калкулыкта зур агач ишекле, сул ягында бер тәрәзәсе булган озын бина. Актүбә мәктәбе. Ул юан бүрәнәләрдән салынган. Бинаның бер кырендарак бәдрәф корылмасы булса кирәк, ә арырак кечерәк авыл өе - анысы клуб. Клуб янында бердәнбер биек агач шәйләнә. Мәктәп территориясенә кереп үк торса да, читән-койма аны читтә калдырып, урабрак уза. Биектә урнашкан мәктәп кырыеннан башлап калкулык итәгенә кадәр - тәҗрибә участогы булган чиксез зур бакча. Сурәт яз көне төшерелгән булса кирәк, кардан ачылган җирне тырмалаучы дүрт укучы, янәшәдәге тагын икесе, үзләрен фотога төшергәнне күреп, тураеп ук басканнар. Алгы пландагы малайның башында кепка, киң чалбарының җилдә җилфердәвенә кадәр сизелеп тора. Шул баладан ике-өч метр алдарак - чыыбктай гына нечкә каен. Бакчаны тигез кишәрлекләргә бүлеп, өр-яңа казыклар кагылган. Икенче бер фото шул ук мәктәп бакчасында җәй уратсында төшерелгән. Анысында пионер галстугы таккан ак күлмәкле ике малай, зур булып үскән помидор ботакларын казыкка бәйлиләр. Арырак көнбагыш һәм тагын ниндидер үсентеләр күренә. Мәктәп яны тәҗрибә участогында төшерелгән тагын бернияә фото бар. Аларында да - кешелеккә дигән киемнән шат йөзле мәктәп укучылары. Биек булып үскән кукурзлар һ.б.

"Безнең тәҗрибә участогы алдынгылар рәтендә йөрде. Көз көне Чаллы үзәгендә урнашкан клубтагы смотрга шул участокта үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, эскпонатлар алып бардык. Ул чагында турыдан юл юк, 11 укучым белән пароходта бардык... Озын гына гәүдәле укучым Михаил да безнең белән иде. Җыелыш бара. Актүбәнең 7нче класс укучысы Михаил Шишкин чыгыш ясаячак, дигән сүзне ишетүгә, зал сикереп торды. Сугыштан соң музейлар торгызыла гына башлаган чак. Күрәсең, аны рус рәссамы Иван Шишкин нәселеннән дип уйлаганнар. Михаил йөгереп трибунага менеп тә китте, русча аттыра гына... Балалар белән кайтырга чыктык. Пароход төнлә йөри иде. Кузгалып киттек, теге Шишкиныбыз юк кына бит. Укытучы борчылганга карап кына, пароход борылмый бит инде. Тегендә-монда чабабыз. Алабуга пристанендә дә озак туктап тормады пароход. Красный Ключка да кайтып җиттек. Артыбыздан килә торган пароходны көттек. Пароходтан Шишкин килеп чыккач, түзмәдем, елап җибәрдем...

(Дәвамы "Карендәш" сәхифәсенең киләсе чыгарылышында).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: