Туган як

Актүбә белән бәйле истәлекләр

Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләрен бергәләп тыңлыйк әле. Актүбә ирләре оста биючеләр буларак аерылып тордылар. Шул исәптән, укучым...

Күрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләрен бергәләп тыңлыйк әле.
Актүбә ирләре оста биючеләр буларак аерылып тордылар. Шул исәптән, укучым Павел Чупашов та бии һәм гармунда да уйный иде. Имтиханга әзерләнгән чак. Җиденче класстагылар консульта-циягә килмәде. Җыйнаулашып, Афанас авылындагы Тройсын базарына киткәннәр. Җилфердәп чыгып киттем. Базар уртасында Пашка гармунда уйный, калганнары - Николай Потапов, Михаил Шумилов һ.б. шунда. Кул бәрә-бәрә, тезләргә суга-суга бииләр. Мин ачулангач, гармуннарын күтәреп кайтып киттеләр.
Һәр авылның алдынгырак кешеләре була. Ул чорда Актүбәдә Сабанаевлар шундыйлардан иде. Бер аягын сугышта калдырып кайткан, озын буйлы Егорларының өйләре күл кырында иде (кызлары Анна белән хәзер дә аралашабыз). Шул Егорның бертуганы - Ширәмәт ягында, тагын берсе безнең якларда колхоз рәисе булдылар. Авыл советында секретарь булып Ольга Сабанаева йөрде.
Авыл советы мәктәпкә каршы булып, бер кырые ызба-читальня иде. Авыл советы рәисе булып, без килгән елларда Егор Потапов эшләде, аннан соң - Андрей Березников. Березниковтан соң Ильинка кешесе Пенковны куйдылар. Анысын Закир Дәүләтшин дигән кеше алмаштырды. Ул Сүбәләк урман хуҗалыгыннан килде. Чаллыдан килгән укытучы Галина Александровнага (Балчыклы тумасы) өйләнде.
Ул заманда бильярд уйнау модада булып, Актүбәнең бөтен ирләре бильярд сугып, гел китапханәдә яттылар. Китапханәдә Чаллыныкы Бадыйкова эшләде (исеме Нурия кебек хәтердә калган), ул китапханәдән бер генә өй аркылы булган Владимир дигән кешегә кияүгә китте. Мәктәп территориясенә кереп торган клубта безнең яктагы Суыксу авылы янындагы Кувадыдан Мәүлидә Җиһаншина эшләде, ул үзе укытучы да иде. «Беренче театр»ны куйганыбыз истә калган, мин суфлер булдым. Клуб кырында кечкенә кибет тә урнашкан иде.
Актүбәдә әле Невский орденын йөртүче Александр Исакиев дигән кеше бар иде. Сугыштан офицер званиесендә һәм бер аяк белән кайткан. Аягы тездән өзелгән, протез белән йөрде. Бик күп белә, күп сөйли иде. Улы Федор урман хуҗалыгында эшләде.
Актүбә мәктәбендә җан ярасы булып калырлык хәлләр дә булды. Башлангыч класста укучы Гриша Марков иптәше белән чаңгы шуарга чыкканнар, Сүбәләк ягына. Ярга, әйләндерә-әйләндерә кар салган булган. Икесе тиң кар астына төшеп киткәннәр. Гришасы исән калган, иптәше үлгән. Шул Гриша соңыннан Мароккода илче була, хатыны Мамадыш ягы керәшене. Соңгы елларда Германиядә яшиләр дип ишеткән идем. Укучыларым арасында ГРУ полковнигы булган Михаил Ильич Исакиев та бар. Ә бит Актүбәдән соң Биклән мәктәбенә йөри башлагач, Михаил Березников белән икесе чак кына укудан туктап калмаганнар иде.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: