Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Никифор Тукмачевның «Таң суы» китабы чыкты

Түбән Кама шәһә-рендәге «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәгендә шагыйрь Никифор Тук-мачевның «Таң суы» дип аталган өр-яңа китабы басылды. Аның «Гомерем Питраулары» дип аталган беренче китабы 2008 елда дөнья күргән иде. Бу яңа китапның «Таң суы» дип аталуы керәшен тематикасы аерып куелган өчен генә түгел. «Таң суы» -шагыйрьлек тавының биек турысына күтәрелүче Никифорның,...

Түбән Кама шәһә-рендәге «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәгендә шагыйрь Никифор Тук-мачевның «Таң суы» дип аталган өр-яңа китабы басылды. Аның «Гомерем Питраулары» дип аталган беренче китабы 2008 елда дөнья күргән иде.
Бу яңа китапның «Таң суы» дип аталуы керәшен тематикасы аерып куелган өчен генә түгел. «Таң суы» -шагыйрьлек тавының биек турысына күтәрелүче Никифорның, үзенә күрә, иҗат гомеренә борылып карап нәтиҗә ясаган бер мәлен чагылдыра. Керәшеннәрдә Раштуа бәйрәмендә таң беленгән вакытта чишмәдән, бер-кемгә дә белгертмичә генә, чиләк белән су алып кайту йоласы бар. Елның бары бер көнендә һәм бары тик таң белән генә алып кайтылган шул суны шифа урынына тотканнар элгәреләр... «Таң суына каләм манып» шигырь язучы Никифор исә:
Таң сулары пакьләндерә -
Беләм мин бу йоланы.
Ни хәл итим, юа алмыйм
Таң суында дөньяны, - дип, бүгенге тормышны яхшы якка үзгәртә алмавына «аһ» ора.
Гомумән, аның үз җаны аша үтеп, күз яшьләре аша язылган шигырьләре җанны тетрәндерә; аерым кешеләрнең генә түгел, тулы бер халыкның язмышы, җан сыкрау-
лары аша үз керәшененең гади бөеклегенә мәдхия укый.
Никифор Тукмачевның «Таң суы» китабы тышлыгындагы рәсемдә - Балчыклы авылындагы Арбуз чишмәсеннән су алып кайтучы Надежда Анисимова. Балчыклы клубы мөдире Надежданы, «Таң суы» өчен,профессионал фотограф, керәшен егете Илья Шалафаев фотога махсус төшерде. Китапның бизәлеш редакторы да -
Илья, ә версткага салучы - безнең «Туган як» газетасының дизайнеры Гөлназ Шалафаева.
Н.Тукмачевка «Таң суы» китабын чыгаруда Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова, «Просто молоко» җәмгыяте җитәкчесе Руслан Баһаветдинов, Балчыклы авылы егете Юрий Иванов, Келәтле егете Геннадий Муллин һ.б. финанс ярдәме күрсәттеләр. Булдыклы керәшен эшмәкәрләре арасында үз халкының рухи дөньясын ачып бирүче, аның язмышы өчен өзгәләнүче чын керәшен шагыйренә ярдәм итәрлек кешеләрнең табылуы хәзерге заман өчен олы бер вакыйгага тиң нәрсә инде ул...
РЕДАКЦИЯДӘН: Никифор Тукмачев, яраткан газетасы «Туган як»ка язылучыларга бүләк итү өчен «Таң суы» китабының биш данәсен редакциягә алып килде. Бүләккә алырга теләсәгез, киләсе атнаның дүшәмбесендә редакциягә килеп, 2016 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылырга кирәк.
Редакциянең (Актүбә урамы, 6а) кабул итү бүлмәсендә язылу иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр бара (төшке ял - сәгать 12дән 13кә кадәр).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев