Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кып-кызыл роза чәчәкләре арасында

Красный Ключ поселогындагы ике катлы йортта яшәүче Анна түти Храмованың үз куллары белән салган ипекәен чиркәүгә килүчеләр ничәмә еллар буе тәмләп ашаган. Ул чиккән, бәйләгән кием-салым да күз явын алырлык. Олыгайдым дип, бер генә мизгел дә тик утыручылардан түгел шул ул. Әле бу юлы да, розаларымны күреп китегезче, дип шалтыраткач,...

Красный Ключ поселогындагы ике катлы йортта яшәүче Анна түти Храмованың үз куллары белән салган ипекәен чиркәүгә килүчеләр ничәмә еллар буе тәмләп ашаган. Ул чиккән, бәйләгән кием-салым да күз явын алырлык. Олыгайдым дип, бер генә мизгел дә тик утыручылардан түгел шул ул. Әле бу юлы да, розаларымны күреп китегезче, дип шалтыраткач, көн кызу дип тормадык, 37 градус эсселектә кызыл чәчәк атып утыручы роза куагын күрергә киттек.
Йорт алдында, кечкенә бакчадагы төрледән-төрле чәчәкләр, берничә төп помидор һәм бәрәңге арасында җете кызыл чәчәкләре белән балкып утыручы роза куагына карап, сүзсез калдык. Биек булып үскән роза янәшәсенә Анна түтине кызлары Нина һәм Надя белән бергәләп бастырып, фотога да төшердек.
«Күзне иркәләп утыра бит, ничек яратмыйсың аларны, - дип елмайды Анна түти чәнечкеле чәчәкләрне сыйпап. - Биш-алты ел элек утырткан идем. Беренче елны өч роза күрсәтте, ә икенче елны чәчәкләр саны унбергә җитте. Узган җәй яфрагы да күренмәде, тоташ чәчәк иде».
Безнең сокланып торганны күргәч, чәчәкләрен сөйгәндәй итеп орынып алды да, Анна түти җыруын сузды:
Кара бөдрә чәчләремне
Ленталар белән үрәм.
Роза гөлем нинди матур,
Сезне дә шулай күрәм.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X