Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Керәшеннәр ни белән яши?

Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Мамадыш районының Владимир авылында иҗат кичәсе узган. Туган авылына ул кайчандыр олы сәхнәгә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән мөгаллиме Миңгол ага Галиев белән кайткан. Концертны Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барган. Георгий Ибушев бик...

Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Мамадыш районының Владимир авылында иҗат кичәсе узган.
Туган авылына ул кайчандыр олы сәхнәгә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән мөгаллиме Миңгол ага Галиев белән кайткан. Концертны Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барган. Георгий Ибушев бик сирәк очрый торган тенор-альтино тавышына ия. Репертуарында - опера арияләре, романслар, чит ил, татар, рус композиторлары иҗат иткән җырлар, әлбәттә, халык җырлары.
24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Керәшеннәр җырыу әйтә» дигән зур концерт узачак. Әлеге чараны республика керәшеннәренең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов инде дүртенче тапкыр оештыра. Быелгы «Керәшеннәр җырыу әйтә» проекты фестиваль буларак уздырыла. Узган елларда бөтен Россиядән килгән керәшен фольклор ансамбльләре конкурс кысаларында көч сынашса, быел исә игътибар аерым җырчыларга юнәлтелә. Программада: Георгий Ибушев, Елена Бичарина, Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова, Винера Ганеева һ.б.
Концерт-фестиваль 19.00 сәгатьтә башлана.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев