Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Керәшен егете Муллинның олы бүләге

Ключ Труда поселогы егете, Келәтледәге Питрау җыеннарының төп спонсоры һәм оештыручысы Геннадий Николаевич Муллин, үз шәхси коллекциясеннән, Түбән Кама керәшен җәмгыятенә югары сәнгать үрнәкләре булган өч портрет бүләк итте. Ул портретларның өчесен дә СССР рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков ясаган....

Ключ Труда поселогы егете, Келәтледәге Питрау җыеннарының төп спонсоры һәм оештыручысы Геннадий Николаевич Муллин, үз шәхси коллекциясеннән, Түбән Кама керәшен җәмгыятенә югары сәнгать үрнәкләре булган өч портрет бүләк итте.

Ул портретларның өчесен дә СССР рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков ясаган.
Җирле җәмгыять белән бер-рәттән, барлык керәшеннәр өчен дә асыл кыйммәткә ия ул портретларның берсендә - Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, ТАССРның халык артисты, М.Җәлил һәм, шулай ук, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Зәй ягы егете Николай Дунаев сурәтләнгән.
Икенчесендә - элгәреге яшь киленнәргә охшатып, башына түгәрәк җаулык япкан Светлана Максимова. Светлана - керәшен дәүләт «Бәрмәнчек» фольклор ансмабле солисты, Казан шәһәрендәге керәшен яшьләренең «Бәрәкәт» оешмасы активисты.
Өченчесендә - элекке милли киемнәрдән керәшен сылуы.
Ул портретлар Түбән Кама шә-һәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен милли-мәдәни үзәгендәге музейда саклана.
Бирегә килүче түбәнкамалылар, кунаклар һ.б. ул портретларга карап, керәшен ир-егетләренең милли киемнәрен, хатын-кызларның киндердән сугылган күлмәкләрен, алъяпкычларын, сүрәкә-чигәчә-ләрен, көмеш тәңкәләрдән ясалган тамаксаларын һ.б. күзаллый алалар. Керәшеннәрнең җырулары кебек үк, киемнәренең дә кабатланмас бер матурлыкка ия булганын күреп сокланмый калмаслар, мөгаен.
Тарихи ядкарь булып калган халык җәүһәрләрен керәшеннең олы шәхесе Николай Дунаев һ.б. өстендә күрү дә сөенечле.
Яңа ел якынлашкан бер мәлдә, Түбән Кама керәшен җәмгыятенә бәяләп бетергесез олы кыйммәткә ия булган портретларны бүләк иткәне өчен, «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе җитәкчесе Геннадий Муллинга барлык керәшеннәр рәхмәтле. Керәшен халкының асыл бу җегетенең эше дә, тормышы да уң булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев