Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Чиркәүгә келәү итәргә барсагыз...

Олы көнгә (Пасха быел 12 апрельгә туры килә) каршы кичтә керәшен чиркәүләренә келәү итәргә баручылар өчен автобуслар йөриячәк. Олы Аты авылындагы керәшен чиркәвенә баручыларны автобус 11 апрельдә кичке сәгать 8дә шәһәр автовокзалыннан алып китә һәм 12 апрельдә иртәнге 5тә Аты чиркәве яныннан шәһәр ягына кузгала. Балчыклы чиркәвенә Олы көн келәвенә...

Олы көнгә (Пасха быел 12 апрельгә туры килә) каршы кичтә керәшен чиркәүләренә келәү итәргә баручылар өчен автобуслар йөриячәк.
Олы Аты авылындагы керәшен чиркәвенә баручыларны автобус 11 апрельдә кичке сәгать 8дә шәһәр автовокзалыннан алып китә һәм 12 апрельдә иртәнге 5тә Аты чиркәве яныннан шәһәр ягына кузгала.
Балчыклы чиркәвенә Олы көн келәвенә барырга теләсәгез, 11 апрельдә төнге сәгать 10да автовокзалдан автобус кузгалачак, ә инде келәүдән соң Балчыклыдан шәһәргә кайтучыларны 12 апрельдә төнге 2дән иртәнге 4кә кадәр ташыячак. Сүз уңаеннан, Балчыклы чиркәвендә 11 апрельдә төнге 11дә келәү итү башланачак, ә 12 апрельдә иртәнге 10да Олы көн куличләрен аруландыру булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X