Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Чәбия зиратын онытмыйбыз

Быел да «Туган як» аша чәбиялеләрне элекке авылыбыз зиратын чистарту өчен өмәгә чакырып язган идек. Күңелләре белән үзләрен һаман да Чәбия кешесе дип санаучылар һәм үз тамырларына тугрылыклы булып, ата-анасын ихтирам итүчеләр билгеләнгән көнне зиратны чүп-чардан чистартып, тәртипкә китерергә җыелыштылар. Алар - үзенең кызы Полина белән Нина Еремина; кызы Вероника...

Быел да «Туган як» аша чәбиялеләрне элекке авылыбыз зиратын чистарту өчен өмәгә чакырып язган идек. Күңелләре белән үзләрен һаман да Чәбия кешесе дип санаучылар һәм үз тамырларына тугрылыклы булып, ата-анасын ихтирам итүчеләр билгеләнгән көнне зиратны чүп-чардан чистартып, тәртипкә китерергә җыелыштылар.
Алар - үзенең кызы Полина белән Нина Еремина; кызы Вероника белән Надя Кузьмина; улы Даниэль белән Ольга Григорьева; үзенең хатыны Бәрия белән Михаил Левин; Полина Захарова; Василий Тупаев; Зоя Кудряшова, Елена Овчинникова.
Хәтер уяулыгы дигән нәрсә бар. Түбән Камада көн күрүче керәшеннәр һәм җирле җәмгыять активистлары өчен авыр ишетелмәсен - керәшен бердәмлеге ул җыру җырлап, күңел ачып уйнап-биеп йөрү генә түгел, ә Чәбия зираты кебек, зур бер шәһәргә үз нигезен бирергә мәҗбүр булган керәшен авылларыннан калган җан тетрәндергеч истәлекне саклау да.
Властька ия җитәкчеләргә шул фикерне ирештереп, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына Чәбия зиратында тарихи стела урнаштырттыра алсак, керәшеннәр бердәмлеге шунда чагылыр.
Анна ХРАМОВА.
Красный Ключ поселогы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X