Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәйрәмнәр белән!

Кадерле керәшеннәр, хөрмәтле түбәнкамалылар! Барыгызны да якынлашып килә торган 2017 ел һәм, шулай ук, яңа елның беренче бәйрәме - 7 гыйнвардагы Раштуа уңаеннан, чын күңелемнән тәбрик итәм. Тыныч еллар килсен, дөньяларда да, һәркай-сыбызның йорт-җирендә дә иминлек өстенлек итсен. Табыннарыбыз мул, тормышлар матур булып, Татарстанда һәм шәһәребездә гомер кичерүче барлык милләтләр...

Кадерле керәшеннәр, хөрмәтле түбәнкамалылар!
Барыгызны да якынлашып килә торган 2017 ел һәм, шулай ук, яңа елның беренче бәйрәме - 7 гыйнвардагы Раштуа уңаеннан, чын күңелемнән тәбрик итәм.
Тыныч еллар килсен, дөньяларда да, һәркай-сыбызның йорт-җирендә дә иминлек өстенлек итсен. Табыннарыбыз мул, тормышлар матур булып, Татарстанда һәм шәһәребездә гомер кичерүче барлык милләтләр дә үзара аңлашып, бер-берсен санлап, дус-тату яшәсеннәр иде. Сабырлыклары, юл куючанлыклары, эчкерсез һәм самими булулары белән аерылып торган безнең керәшеннәр уртак йортыбыз Татарстанны барча халыкларның гомуми дуслык йорты итү өчен янып яши, алга таба да бу шулай булыр дип ышанам.
Асыл затларым, керәшеннәрем! Киләчәктә дә күңелебез аклыгын саклап, дуслык кадерен белеп, гүзәл Түбән Камабызны тагын да ямьлерәк итү, аның яңадан-яңа биеклекләр яулавы өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик. Тагын бер мәртәбә Яңа ел һәм Раштуа белән! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев