Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Келәтле авылындагы һәйкәл яңартылды

25 ел элек төзелгән корылма шактый искергән, ямьсезләнгән. Аны яңарту буенча эшкә хәйрияче Геннадий Муллин алынган.

Уникаль мемориал килеп чыкты. Архивтан бу авылдан фронтка китүче ир-егетләр исемнәрен тапканнар. Элек һәйкәлдә 79 солдат исеме күрсәтелсә, хәзер аларның саны 130га җиткән, исемлеккә сугыштан соң вафат булган ветераннар исемнәре кертелгән.
Шул ук авылда яшәүче Михаил Муллин әтисен Яковны сугышка озатканын әле дә хәтерли. Ул вакытта китеп барган күп кенә туганнары арасында суныш кырларында һәлак булганнары да бар. Моны онытырга ярамый, балалар да, оныклар да әтиләре, бабалары батырлыкларын хәтердә сакларга тиеш, дип саный Михаил дәдәй.
Штаттан тыш хәбәрчебез Ирина Садыйкова Олы Аты авылында да 9 майда һәйкәл ачылуы турында язды. Аны бер ай эчендә диярлек эшләп бетергәннәр. 9 май көнне әле үзизоляция вакыты тәмамламанса да, авылдашлары берәм-берәм булса да юарып, лалә чәчәкләре салып кайткан.
«Матур һәйкәл авыл уртасында үсеп чыкты. Халык сөенә-сөенә суышта һәлак булган туганнарын исемлектән барлый. Анда сугышта ятып калганнар гына түгел, ә исән кайтып, соңыннан китеп барган ветераннарыбыз да бар. Кешеләр берсен дә онытмый, безнең якты тормышыбыз, киләчәгебез өчен сугыштылар алар», – ди Ирина Садыйкова.
Яңа һәйкәлне ясауда булышкан депутат Степан Умновка, эшмәкәр Юрий Макаровка, «Татспецнефтехимремстрой» директоры Штефан Наумовка, Дәүләт советы депутаты Руслан Гыйззәтуллинга, авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдархановка кешеләр зур рәхмәтләрен белдерә.

Келәтле авылындагы һәйкәл / Албина Вәлиева фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X