Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Башкарылган эшләр горурлык тудыра

Халыклар дуслыгы йортында җирле «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыятенең идарә утырышы узды. Анда оешма җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама районы башкарма комитетының милли сораулар бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сәфиуллин, идарә әгъзалары – «Шинник» спорткомплексының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Виктор Шадрин, «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе директоры Геннадий Муллин, «Лада-ВАЗ» сәүдә компаниясе директоры Александр Марков һәм башкалар катнашты.

Керәшен халкының күркәм сыйфатларының берсе – кунакчыллык. Шуңа күрә чарага килгән кунакларны да ачык йөз белән каршы алдылар, «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле артистлары җыр-биюләр белән күңелләрне җилкендерде, ямь өстәде.
Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды. Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова оешманың 2018 ел һәм агымдагы елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты. Ул Түбән Кама шәһәре һәм районының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында керәшеннәрнең актив катнашуын ассызыклап үтте.
Түбән Камада тормышка ашырылучы «Шәһәребез урамнары» проектында да карендәшләр актив катнаша. 31 нче мәктәп укучылары Чәбия һәм Актүбә урамнары тарихы турында язган. Бу хакта Яна Былинкина, Зәринә Морадыймова, Кристина Кузнецова һәм Маргарита Иванова сөйләде. Фәнни эшләрне аларга җитәкчеләре, география укытучысы Алевтина Даутова һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова язарга ярдәм иткән.
Фольклор коллективларын үстерү һәм яңаларын оештыру турында «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Асыл нәсел» ансамбльләре җитәкчесе Валентина Тупаева сөйләде. Виктор Шадрин исә дөнья күргән китаплар белән таныштырды. Шулар арасында «Мәңге җәшә, Келәтле» һәм җирле шагыйрә Анастасия Усачеваның әле генә басылып чыккан «Моң чишмәләрем» җыентыгы. Шәһәребезнең танылган шәхесләре Мария Логинова һәм Раиса Мищихина исә «Рассвет» иҗат коллективы һәм шундый ук исемдәге иҗат студиясе эшчәнлеге белән таныштырдылар. 
Район керәшеннәрен үстерүдә һәм өйрәнүдә зур өлеш керткәннәре өчен, оешма җитәкчесе Тамара Баһаветдинова «Сүрәкә» халык ансамбле җырчысы Альбина Никитинаны  – Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте медале, Алевтина Даутова  һәм гармунчы Семен Гребенщиковны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Утырышның рәсми өлешеннән соң, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев