Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Алтынга тиңләрлек көмеш

Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халык иҗаты йортында 25 еллык юбилеен шаулатып уздырды. Бәйрәм күрергә килгән халык рәхәтләнеп ял итте. Чара фойеда кызыл күкәй тәгәрәтү, такмаклар әйтешә-әйтешә түгәрәкле уйнау, биюләр белән башланып китте. Концерт программасы матур, ялкынлы чыгышлар, тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды. «Сүрәкә» ансамблен юбилее белән котлап, Түбән...

Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халык иҗаты йортында 25 еллык юбилеен шаулатып уздырды. Бәйрәм күрергә килгән халык рәхәтләнеп ял итте. Чара фойеда кызыл күкәй тәгәрәтү, такмаклар әйтешә-әйтешә түгәрәкле уйнау, биюләр белән башланып китте. Концерт программасы матур, ялкынлы чыгышлар, тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды.
 
«Сүрәкә» ансамблен юбилее белән котлап, Түбән Кама районының Балчыклы авылы коллективы «Олы көн» күренешен сәхнәләштерде. Әлеге төбәк керәшеннәр күпләп яшәүче якларның берсе булып санала. Келәтле, Олы Аты, Нариман авылларында да милли бәйрәмнәребез уздырылып тора, Түбән Кама шәһәренең нигезендә дә ике керәшен авылы - Актүбә белән Чәбия бит.
 
Тукай районын Мәләкәс авылының «Питрау» балалар ансамбле һәм Чаллы шәһәренең «Карендәшләр» фольклор коллективы да күршеләренең сөенечләрен уртак-лашып, сәхнә түрендә ут уйнаттылар. Моннан тыш, бәйрәмдә Түбән Каманың җыр һәм бию коллективлары да матур чыгышлары белән кунакларны дәртләндерде. Танылган шагыйрь, китаплар авторы, Түбән Кама керәшен оешмасының актив әгъзасы Никифор Тукмачев тирән мәгънәле шигырьләрен укып, гармунда моңлы көйләр сузып, күңел кылларын кузгатты. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән танылган җырчы Вадим Захаров бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр.
 
Чирек гасыр буена үз халкыңны барлау, саклау, милли гореф-гадәтләрне югалтмый яшь буынга тапшыру җиңел генә бармагандыр. 90нчы елларда беренчеләрдән булып бергә тупланып, оешып киткән әлеге җәмгыятьнең бүгенге көнгә кадәр гөрләп яши бирүе, чын мәгънәсендә, бик зур уңыш. Аңа бары тик ныклы команда һәм көчле җитәкчеләр белән яхшылап уйлап эш иткәндә генә ирешеп була.
Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Эльвира Долотказина җирле керәшен җәмгыятен юбилее белән котлап, шактый еллар буе уздырылып, онытылып баручы гореф-гадәтләребезнең яңартылуы, халыкның иртәме-соңмы үзенең тамырларына кире кайтуы турында искәртте. Ул «Сүрәкә» фольклор ансамбле һәм «Асыл нәсел» балалар коллективы җитәкчесе, күптән түгел «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган Валентина Тупаевага район администрациясе башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук хатларга Балчыклы авылы клубы һәм «Балчыклы җиңгиләре» ансамбле җитәкчесе Надежда Анисимова белән оешманың яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов та лаек булды.
 
Татарстан керәшен иҗти-магый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова үзенең чыгышында Түбән Кама керәшен җәмгыяте төзелү һәм нәкъ шул елдан аларның 25 ел буена «Олы көн» бәйрәмен даими үткәреп бару тарихын сөйләп узды. Керәшеннәрне үз шә-һәрләрендә генә түгел, рес-публика буенча танытуга зур көч куйган, яшьләр, балалар белән эшләүгә тиешле игътибар бирүче җирле керәшен җәмгыятенә һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага рәхмәт белдереп, киләсе юбилейларын яңадан-яңа уңышлар белән каршылауларын теләде. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, активист Климентий Кузьминга, «Сүрәкә» ансамбле солисткасы Тамара Фроловага һәм шагыйрь Никифор Тукмачевка Татарстан халыклары Ассамблеясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Нариман авылында «Тройсын» бәйрәме оештыручы Александр Павлов, районда яшьләр белән эшләүче, җәмгыятьнең идарә әгъзасы Лидия Тартмина, активистка Эльмира Гыйльметдинова Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
 
Түбән Кама керәшен җәмгыятенең милләт хакына җан атып йөрүче карендәшләргә медальләр тапшыруы инде күп еллар буена матур традициягә әверелде. Бүген шундый бүләкне чыгышы белән Чәбия авылыннан булган, Түбән Кама шәһәре төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән, 50 елдан артык Россия транспорты өлкәсендә хезмәт куйган Александр Марковка тапшырдылар. Җәмгыятьнең Рәхмәт хатлары белән «Сүрәкә» ансамбленә һәрвакыт ярдәм күрсәтүче «Халык иҗаты йорты» директоры Александр Гнеденков белән, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сүрәкә» ансамбле солисты, ире, гармунчы Петр Романович белән берлектә милли мирасыбызны саклау һәм пропагандалау буенча актив эш алып баручы Валентина Максеева бүләкләнде.
 
Ә инде 25 яшен тутырган «Сүрәкә» ансамбле сәхнә түрендә балкыды. Солистлар һәм гармунчылар аерым чыгышлары белән дә куандырдылар. Киләчәктә дә бүгенгедәй югары дәрәҗәдә, этник мотивларга да өстенлекне арттырып, «Сүрәкә» яраткан тамашачысын сөендереп торсын иде дигән теләктә калам.
Юлия ГУБИНА.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X