Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Йөз еллык кием белән

Кече Жирекле клубы мөдире Флера Облакова җитәкчелегендәге «Чәчкәләр» фольклор ансамбленә йөрүче алтынчы класс укучысы Алена Данилова белән бишенче класста белем алучы Марсель Вәлиуллин өстендәге керәшен милли киемнәренә - якынча 120 ел. Үзләренең сәхнә киеме кебек үк, «Чәчкәләр» ансамбле башкара торган керәшен биюе дә халыкның холкын, асыл сыйфатларын, үзенчәлеген чагылдыра. 1985...

Кече Жирекле клубы мөдире Флера Облакова җитәкчелегендәге «Чәчкәләр» фольклор ансамбленә йөрүче алтынчы класс укучысы Алена Данилова белән бишенче класста белем алучы Марсель Вәлиуллин өстендәге керәшен милли киемнәренә - якынча 120 ел.
Үзләренең сәхнә киеме кебек үк, «Чәчкәләр» ансамбле башкара торган керәшен биюе дә халыкның холкын, асыл сыйфатларын, үзенчәлеген чагылдыра. 1985 елда оешкан сигез кешелек бу ансамбль керәшен халык җырларын башкаручы яшьләрнең 17 гыйнварда Казанда уздырылган сигезенче «Туым Җондозы» республикакүләм конкурсында, «халык биюе традицияләрен саклаган өчен», өченче дәрәҗә дипломга лаек булган.
«Чәчкәләр» ансамбле репертуарында Кече Җирекле авылының үз биюе булган Какай (каз) биюе дә бар. Флера Ивановна сөйләвенчә, элгәреләрдән калган бу бию бәбкәләре белән бергә беренче мәртәбә урамга чыгаргач, йорт казларының шатланудан тыпырдап биюләрен чагылдыра. «Чәчкәләр» ансамбле узган шимбәдә шагыйрә Клара Булатованың 80 яшенә багышлап Каенлы мәдәният йортында уздырылган очрашуда да шул биюне башкарган.
Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев