Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәйрәм белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!

Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм. 
Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтләребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм муллык теләп керүче сабыйларны манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз. Бу көнне бер генә кеше дә бәйрәм сыеннан авыз итмичә, уртак шатлыкны тоймыйча калмый. Элек-электән Олы көн барлык кешеләрнең дә уртак бәйрәме – туганлык һәм татулык чагылышы булган. Олы көн уңаеннан котлап, барыгызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы, ил-көн иминлеге, бәхет телим. 
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев