Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Йөрәге белән җырлый ул

«Җырламыйча яши алмыйм. Җырлар шатландыра да, елата да, әллә кайларга алып китә. Шул вакытта үземә ничә яшь булганын да онытам», - ди «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева (фотода). 16 ел дәвамында коллективның аерылгысыз әгъзасы булган бу түтигә 25 мартта 75 яшь тула. Мария Павловна Түбән Кама районының...

«Җырламыйча яши алмыйм. Җырлар шатландыра да, елата да, әллә кайларга алып китә. Шул вакытта үземә ничә яшь булганын да онытам», - ди «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева (фотода). 16 ел дәвамында коллективның аерылгысыз әгъзасы булган бу түтигә 25 мартта 75 яшь тула.
Мария Павловна Түбән Кама районының (элекке Ширәмәт районы) Келәтле авылында 1943 елда туа. Әтисе Павел Яковлевич Бөек Ватан сугышына китә һәм яраланып, инвалид булып кайта. Ул үз гаиләсенә генә түгел, авылдашларына карата да ярдәмчел була.
- Колхоз рәисе, аннары завхоз булып эшләде. Кешеләрне ярдәменнән калдырмады, үтенечләрен тыңлады, - дип исенә төшерә Мария Павловна. - Сугыштан соңгы елларда яшәү авыр булды: йортта гаилә генә түгел, салкын кышкы көннәрдә сарыгы да, бозавы да торды. Без исә сәндерәдә йоклый идек.
Әнисе пешергән ипи гел исендә аның. «Черек бәрәңгенең крахмалын чыгарып, алабута кушып салган ипи иң тәмлесе булган икән», - ди ул. Җиде баланың икенчесе булып туган Марияга өйдә дә, колхоз эшләрендә дә олыларга ярдәм итәргә туры килә.
Мәктәпне Шәңгәлчедә тәмамлагач, кыз Яр Чаллыга барып ашханәгә эшкә урнаша. Күп тә үтми аны Әлмәткә пешекче белгечлеге буенча укырга җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач, ул юллама буенча Түбән Камага килеп урнаша.
- 1962 ел иде ул. Такталардан ясалган ашханәне эшчеләр шаяртып «төзүчеләр рестораны» дип йөртәләр иде. Үзебез тимер юл кырындагы вагоннарда яшәдек. Салкын вагонга кайтып керәбез дә, мичне ягабыз, бүлмә эче иртәнгә генә җылына. Иртән тагын эшкә китәргә: караңгыда саз ерып ашханәгә эшкә барабыз. Кайбер көннәрдә шунда кунып та кала идек, - дип искә ала Мария Павловна.
Әмма биредә дә озак эшләргә туры килми - кыз кияүгә чыга. Ире Түбән Кама районындагы Ключ Труда авылына алып кайта. Әтиләре өй җиткерү сәбәпле, «мәшәкате күп» дип, яшьләргә туй да үткәреп тормыйлар. Әмма Мария Павловнага Түбән Камага кайтырга насыйп була. Шәһәрдә эшләүче ире Петрга Яшьлек урамындагы йортларның берсеннән квартир бирәләр. Гаилә шунда күченә. Үзенә эш, балаларга балалар бакчасы кирәк. Аларны шунда урнаштырыр өчен Мария Павловна күпмедер вакыт балалар бакчасында эшләп ала.
- Бервакыт ирем кайтты да: «Иң рәхәт эш - трамвай йөртүче», - диде. Янәсе, алар прическа ясап утыра, ә трамвай үзе бара. Мин трамвай идарәсендә укып, эшкә кердем. Яраткан эшең, никадәр авыр булса да, рәхәт. Иртәнге сәгать өчтә өйдән чыгып китә идем. Ирем: «Мин өч бала белән калам, син китәсең», - дип зарлана иде, - дип көлә Мария Павловна.
Әмма тугыз ел узгач, сәламәтлек буенча трамвай кабинасыннан «төшәргә» туры килә. 1978-1998 елларда вагоннарны юлга чыгару диспетчеры булып эшли. Лаеклы ялга «Хезмәт ветераны» исеменә ия булып чыга. Үзе әйтүенчә, «матур гына яшәгән» ире кинәт каты авырудан вафат була. Хатын югалып кала: балалар үсеп таралышкан, 41 ел бергә яшәгән ире юк. Күңелендә дә, тормышында да бушлык хасил булган Мария Павловнаны туганының кызлары «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбленә алып килә. «Без җырларбыз, син утырып карап торырсың, күңелең күтәрелер», - диләр. Коллектив җитәкчесе Галина Сабирова кунакны җылы каршы ала. Аннары әкренләп кенә сәхнәгә җырчылар янына бастыра башлый. Һәм менә 16 ел инде Мария Павловна сәхнәдән төшми. Хәзерге җитәкчесе Валентина Тупаеваны бик хөрмәт итә.
- Ансамблебез «халык» исемен алды, - дип горурланып сөйли ул. - Нинди генә бәйрәм булмасын, без һәрвакыт катнашабыз.
Моннан кала Мария Павловна Балчыклы авылындагы «Балчыклы җиңгиләре» коллективында да җырлый. Репетицияләргә автобус белән йөри. Бер ел дәвамында хәтта шәһәребезнең башкорт ансамблендә дә җырлаган. Җырларын язып та алган. «Хәзер өлгермим, вакытым тар», - ди.
Бер кызы Ирина - Санкт-Петербургта, улы Николай Себердә яши. Балалары кайтуын түземсезлек белән көтеп ала, киткәндә елап озатып кала ул. Ярый әле кече кызы Ангелина Түбән Камада күрше йортта гына яши. Мария Павловнаның өч оныгы, ике оныкчыгы бар.
- Ирем гармунда бик матур уйнады, әмма җырлый белми иде. «Син җырла», - ди торган иде. Ә миңа нәрсә, әйткәнне көтеп тормыйм, дуслар, туганнар белән үзем җырлыйм. Керәшен җырларында тирән мәгънә бар бит, - ди ул.
Кызганычка, соңгы арада аның сәламәтлеге какшап киткән, йөрәге авырткан, дәваханәдә дә ятып чыгарга туры килгән. Әмма бирешәсе килми, чөнки тавышы зәгыйфьләнсә, йөрәге белән җырлый ул. Планнарында - ансамбльгә йөрүне дәвам итү, балалар, оныклар белән аралашып тору.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев