Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Тыңлаган саен елыйм»

Түбән Камага дәрәҗәле кунак килеп китте. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галим, керәшен халык җырларын җыючы Наилә Альмеева районыбызның берничә авылына барып, өлкән яшьтәге әбиләр белән аралашкан.

Россиякүләм сәнгать тарихы институтында эшләүче сәнгать фәннәре кандидаты Наилә ханымның эшчәнлеге турында безгә “Сүрәкә”, “Баш чишмә” һ.б. керәшен ансамбльләре җитәкчесе Ольга Вәлиуллина сөйләде.

– Фольклор мәдәниятнең нигезе икәнен онытмау мөһим. Керәшен коллективлары белән эшли башлагач та, беренче чиратта, җирле җыруларны өйрәнергә кирәклеген аңладым. Тик интернетта башка районнар җырулары бар, ә безнекеләрен тапмадым. Ә менә Санкт-Петербургта яшәүче Наилә Альмеева Түбән Кама районына 1982 елда килеп, аларны яздырып алган икән! Ул вакытта җырлаган әбиләр унтугызынчы гасыр ахырында туган, хәзер инде алар бакыйлыкка күчкән... – дип, дулкынлануын яшерә алмый Ольга Владимировна.

Гомумән, шәһәребезгә мондый кунакның килүен ул тарихи вакыйга дип саный. Наилә ханым керәшен җыруларын 1978 елдан бирле җыя һәм китап итеп чыгара. Бу юлы чыгачак басмада Түбән Кама җырулары да булачак.

Кунак килеп төшкәч тә, бер минут вакытын әрәм итәргә теләмичә, планнары белән уртак лашкан: Балчык лы, Келәтле, Кушай, Кече Ерыклы, Олы Аты авылларына барып, кешеләре белән аралашып, сакланып калган борынгы җыруларны яздырмакчы. Наилә Альмеева узган гасырның 80 нче елларында яздырганнарны да тыңлаткан.

– Тавышларыннан ук таныдылар! Кемнеңдер туганы, күршесе... Авылдашларын искә алып, елап, хатирәләр белән уртаклаштылар. Әлбәттә, мондый мизгелләр берничек битараф калдыра алмый, – ди Ольга Вәлиуллина.

Наилә Альмеева – татар, Казанда туган. Ә әбекәйләр белән җиңел аралашкан, уртак тел тапкан. Үз исәбеннән кая гына бармаган ул! Авылларда яшәүче бу әби-бабайларны матур, күңелләре чиста, ачык, күзләреннән нур чәчелә, ди. Һәр барган йортка, кешегә чын күңеленнән иң изге теләкләр теләгән.

– Бу җырларның мәгънәсенә төшенеп карагыз: нинди тирәнлек! “Бер-беребезне ташламыек”, “Алтын акча түгел, мал түгел, бергә булулары әллә ни”... Бу сүзләрне тыңлаган саен елыйм, – ди Наилә ханым үзе.

Олы кунак өчен Мария Савельева, Зинаида Пестрова, Алевтина Вуклова, Семен Гребенщиков, Александра Козаморова җыруларын башкарып кына калмыйча, җирле керәшен гореф-гадәтләре турында сөйләгәннәр, милли киемнәр белән таныштырганнар.

Сүз уңаеннан, бу җырулар белән чыгачак китапта шулай ук ноталары һәм компакт-диск та булачак. Шуңа да Ольга Владимировна басманы бик зур түземсезлек белән көтә. Үзе әйтүенчә, алга таба нинди юнәлештә барырга, нишләргә икәнен төгәл аңлый.

– Бу бик әһәмиятле эш. Авыллардагы әбиләр калмаса, халык байлыгы юкка чыгачак. Төп хезмәт 40 ел элек башкарылган. Бу китап әби сандыгы күк – анда иң кадерле әйберләр – безнең җыруларыбыз булачак. Әлбәттә, без алар кебек җырлый алмабыз, ләкин саклап калачакбыз һәм киләчәк буынга тапшырырбыз, – ди Ольга Вәлиуллина.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев