Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Туганыбыз урынына күрдек

«Сүрәкә» һәм «Асыл нәсел» ансамбльләре аккомпаниаторы Флүн Сөләйман улы Фазлыев 55 яшендә бу якты дөньядан китеп барды. Ул Актаныш районының Буранчы авылында туып-үскән. 1979 елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга кергән. Красный Ключта «Җимчәчәк» ансамблен оештыргач, Флүнне баянчы итеп чакырдым. Беренче очрашуыбыз шул булды. Һәм үкенмәдем: тырыш,...

«Сүрәкә» һәм «Асыл нәсел» ансамбльләре аккомпаниаторы Флүн Сөләйман улы Фазлыев 55 яшендә бу якты дөньядан китеп барды. Ул Актаныш районының Буранчы авылында туып-үскән. 1979 елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга кергән.
Красный Ключта «Җимчәчәк» ансамблен оештыргач, Флүнне баянчы итеп чакырдым. Беренче очрашуыбыз шул булды. Һәм үкенмәдем: тырыш, булдыклы кеше булып чыкты ул. Бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә чыгыш ясадык. Аннары юлларыбыз берникадәр аерылып торды: Флүн шиннар заводына культмассовик булып китте. 2015 елда тагын очрашырга насыйп булды. Мин аны «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле һәм И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараена «Асыл нәсел» балалар фольклор ансамблендә аккомпаниатор булып эшләргә тәкъдим иттем. Туганыбыз урынына күрдек без аны: кая барсак та, баянчыбыз яныбызда. «Без бергә», «Туым җондызы», «Нократ дулкыннары» исемендәге республикакүләм бәйге-фестивальләрда катнашып, лаеклы урыннар алдык. Төрле муниципаль районнардан җыелган (Чистай, Түбән Кама, Тукай, Алексеевск, Алабуга, Балык Бистәсе) ансамбльләр арасында җиңүләргә ирештек. Җәй буе Сабантуй, Тручын, Ивану, Питрау бәйрәмнәрендә катнашып, чыгышлар ясадык.
Авыр туфрагың җиңел булсын, Флүн. Туганнарыңның, якыннарыңның кайгысын уртаклашабыз.
Валентина ТУПАЕВА,
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X