Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Тарихны яңартып

Без «Шәһәребез урамнары» проектында катнаштык. Җитәкчебез Алевтина Даутова ярдәме белән, Чәбия һәм Актүбә урамнарының тарихын өйрәнеп, тикшеренү эше яздык. Түбән Кама шәһәре төзелгәнче, бу ике урамның ике керәшен авылы булуы турында яшьләрнең күбесе белми дә.

Гаилә, авыл, район, халык тарихын белмичә чын гражданинны һәм ватанпәрвәрне тәрбияләү мөмкин түгел, дип уйлыйбыз. Авыл исемнәрен, тарихын саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру мөһим. Безне шәһәребезнең Актүбә һәм Чәбия урамнарының килеп чыгышы кызыксындырды. Алар каян барлыкка килгән һәм ни өчен шулай атала?
Тарихи чыганакларга таянып, без Түбән Кама шәһәренең төзелеш отряды маршрутын өйрәндек. Анда «1960 елның 25 декабрендә «Лениногорскнефтестрой» трестының 46 нчы төзелеш-монтажлау идарәсе отряды «Лениногорск – Әлмәт – Акташ –Зәй – Яр Чаллы – Круглое Поле – Бәтке – Актүбә һәм Чәбия авыллары» маршруты буенча төзелеш мәйданына барып җиткән» дип язылган. Түбән Кама шәһәре төзелеше 1960 елда нәкъ менә Актүбә һәм Чәбия авыллары янында башлана. 
Без Актүбә авылына барып кайттык. Ул 1678 елда барлыкка килгән. Актүбә – керәшен авылы. Халкы игенчелек, мал асрау, умартачылык, арба ясау белән шөгыльләнгән. 2002 елда чыккан газета материалларында анда 128 йорт булган дип күрсәтелә. Авылда Күл урамы, Урта урам, Яңа урам була. Хәзерге вакытта бары тик Күл урамы гына сакланып калган. Шәһәр үсә барган саен, кешеләр саны кимегән. 
Чәбия турында язмаларны китапханәләрдә сакланган газеталарда, шәһәр архивында таптык. Аның турында иң беренче мәгълүмат төбәк тарихы турындагы китапларда һәм Россия дәүләте архивында 1631 елда ук теркәлгән булган. Чәбия исеме Кама елгасы артында урнашкан Троицкий монастыре игуменына Михаил патша тарафыннан тапшырылган хезмәт грамотасында күрсәтелгән. «Ваша газета»ның 2006 елда чыккан 15 нче санында Чәбия авылында элек гомер иткән Елизавета Григорьевна Иванова турында язманы да таптык.Үзе әйтүенчә, бу керәшен авылында 83 йорт, Г хәрефен хәтерләткән урам; ат, сыер, үгез, сарык фермалары булган. Авылда дүртъеллык мәктәп эшләгән. Елизавета Григорьевна Чәбиядә 1981 елга кадәр, улы Анатолий Иванов Түбән Камага алып киткәнче яши. Ул киткәч, Чәбия авылы бетә. 
«Чәбия» сүзе нәрсә дигәнне аңлата? Без төрле сүзлекләргә мөрәҗәгать иттек. «Чәбия»не удмурт теленнән алынган дип уйларга нигез бар. Бу сүз  Воршуд дигән мәҗүсиләр Ходае белән бәйле булса кирәк, чөнки Удмуртиядә дә Чәбия дигән авыл бар. 
Актүбә һәм Чәбия авыллары тарихларын өйрәнгәндә, архивлардагы фотоларны да карадык. Керәшен милләтеннән булган Галина Николаевна һәм Зинаида Павловнадан милли киемнәр, бәйрәмнәр турында да сораштык. Кайбер гореф-гадәтләр буыннан буынга күчә. Мәсәлән, Чәбия һәм Актүбә авыллары Олы көн, Тройсын, Хач ману, Питрау, Покрау кебек бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Икенчедән, ике авылда да киенү рәвеше бертөрле була. Кызлар яулык һәм тамакса бәйли. Ирле хатыннарны мәләнчек, сүрәкә, чигәчә, маңгай укасы һ.б. буенча танып була.  Мул тормышта яшәгән хатын-кызлар маңгай  тәңкәсе, муйтомар, тәңкәле түшлек кия. Аларның бизәнү әйберләре көмештән генә ясала. Дәрәҗәсе түбәнрәкләр көмешне хәтерләткән калайдан яки аккургаштан эшләтә. 
Чәбия һәм Актүбәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр күп була. Әлеге мәгълүмат буенча алга таба да эшләргә планлаштырабыз. 
Актүбә һәм Чәбия авыллары тарихын өйрәнгән вакытта үзебез өчен кызыклы ачышлар да ясадык. Беренчедән, Чәбия һәм Актүбә урамнарының килеп чыгышын беләбез, икенчедән, керәшен халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тулырак мәгълүматка ия булдык.
Маргарита ИВАНОВА, 
Яна БЫЛИНКИНА, 
Зарина МУРАДЫМОВА,

31 нче мәктәп укучылары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев