Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Шигырьләр

Яңа елга кергәндә

Онытмыйча дәвам итеп
Олылар гадәтләрен,
Каршыладык горур булып,
Яңа ел сәгатьләрен.
Матур мизгелләр килә бит:
«Еллар елга тоташу».
Хатирәләрне яңартып,
Яшик, дуслар, дус-тату.
Истәлек белән ниятләр
Гел янәшә атлыйлар.
Үткәннәр белән киләчәк
Ялгышлардан саклыйлар.
Үткән көнгә кабат кайтып,
Нәтиҗәләр ясыйбыз,
Ялгышлардан сабак алып,
Кабат яши башлыйбыз.
Яңа ел ишек какканда
Ташып торсын шатлыклар.
Сәламәтлек телим сезгә,
Дус-тату яшик, дуслар!
Анастасия УСАЧЕВА.

Туган авылыма

Ак болытка ияртеп 
                сәлам озаттым,
Сәламемне минем алдыңмы?
Кемнән икән диеп, 
                   туган авылым,
Бер мизгелгә уйга калдыңмы?
Кемнәр булсын, 
                газиз балаң сине
Төшләрендә күреп саташа.
Уйларына ияреп ашкына да,
Синең куеныңда адаша.
Туган авылым минем,
                         җибәрмичә,
Тартып торасың бит
                           җанымны.
Тарту көчле, 
          чөнки, авылым, синдә
Тамызганмын тәүге 
                            канымны.
Әти–әни рухы 
                 сеңгән йортның
Тынычлыгын саклап 
                      торган өчен.
Җылы туфрагыңа 
                      тезләнәм дә,
Баш иямен, авылым, 
                         үзем бүген!
Мария ЛОГИНОВА-ПАШИНА.

Саф күңел белән

Иске ел үтеп тә бара,
Ишек шакый әнә яңасы.
Түремә үтеп кергәнче,
Килә сезгә әйтеп каласы.
Рәхмәтемне әйтер идем
Ерактагы якын дусларга.
Үтеп бара торган елда
Минем белән булганнарга.
Хәерле иртәләр теләп,
Йокыдан уятканнарга,
Тыныч йокылар теләп,
Тәмләп йоклатканнарга.
Шатлыгымда шатланган,
Борчуларда янганнарга,
Җылы сүзләре белән
Күңелемне юатканнарга.
Ялгышымны төзәткәннәргә,
Акыллы киңәшләр белән.
Яңа елларга дусларым
Мин сезнең белән керәм.
Сезнең алда гаебем булса,
Барыгыздан гафу үтенәм.
Каршы алам Яңа елны
Чиста, саф күңел белән!
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев