Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Минем теләк Күзләреңдә диңгез төсе, Керфекләрең сөрмәле. Нинди гүзәл дия булыр Сине тәүге күргәне. Яңа туган Айга охшап Кыйгач кара кашларың. Тукталышта минем якка Шундый караш ташладың. Көтмәгәндә яшен яшьнәп Ток узды күк тәнемнән. Кочып кына алыр идем, Килсә әгәр хәлемнән. Үзенеке итәр иде Сине һәрбер күргәне. Моннан артык була...

Минем теләк
Күзләреңдә диңгез төсе,
Керфекләрең сөрмәле.
Нинди гүзәл дия булыр
Сине тәүге күргәне.
Яңа туган Айга охшап
Кыйгач кара кашларың.
Тукталышта минем якка
Шундый караш
ташладың.
Көтмәгәндә яшен яшьнәп
Ток узды күк тәнемнән.
Кочып кына алыр идем,
Килсә әгәр хәлемнән.
Үзенеке итәр иде
Сине һәрбер күргәне.
Моннан артык
була алмый
Син - камиллек үрнәге.
Оялчанлык та ят түгел,
Кирәк урында - чая.
Ник тумадың алданырак,
Егет чакларым кая?
Тик ялгыша күрмә генә,
Белмим, кемне сөярсең.
Килә минем сиңа бары:
«Бул бәхетле!» - диясем.
Рифкать ИМАЕВ.
Бар да
Трамп турында
Телевизорны кабыздым -
Сөйли Трамп турында;
Радионы тоташтырдым -
Сөйли Трамп турында;
Компьютерны ачкан идем,
Ул да Трамп турында.
Токка үтүк һәм чәйнекне
Тоташтырып тормадым,
Алар да Трамп турында
Сөйләр, диеп уйладым.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.
Рәсем clankuj.info сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев