Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Сез икәнсез дөнья көзгесе...»

Укучыларыбызны «Сүрәкә» ансамбле яшьләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чиратта – Кристина Кузнецова.

Кристинага 15 яшь, ул 31 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укый. Кыз балачактан сәхнәдә чыгыш ясый, 4 нче сыйныфта музыка мәктәбенә укырга кергән.
– Анда укыган вакытта үземне сәхнәдә иркен тоярга өйрәндем. 7 нче сыйныфта «Сүрәкә»гә килдем, әмма күпмедер вакыттан соң киттем. Узган елның җәендә мине яшьләр составына чакыргач, каршы килмәдем. Концертларда катнашырга яратам, ләкин киләчәктә үземне артист итеп күрмим, – ди Кристина.

сулдан өченче

Аның әтисе Игорь Алигович һәм әнисе Татьяна Петровна тумышы белән Мамадыш районыннан. Кристина туганнарының зур гаилә булып бер табын артында очрашуын, борынгы җыруларны башкаруларын кечкенәдән тыңлап үскән. Хәтта кайсы табында нинди җырулар көйләнәсен белә. Иң яраткан җыруларның берсе – «Безнең ил».
Кристина әбисенең тутасында сакланган борынгы керәшен киемнәрен, шулай ук колак алкалары, йөзекләр һәм беләзекләр кебек бизәнү әйберләрен карарга ярата. Нәкъ менә бу Рая тутасы әле дә керәшен җырларын башкара, кирәксә, биеп тә күрсәтә ала.
Түбәнкамалы шулай ук укытучысы Алевтина Даутова белән керәшен киеме буенча фәнни эш язып, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамамдыш, Казан шәһәрләре конференцияләрендә катнашкан. Мәскәүдә узган В.И.Вернадский исемендәге конкурста да ике тапкыр катнашып, 1 нче һәм 2 нче урыннар алган.
– Гаиләбез минем өчен беренче урында. Әти-әнием бер-берсен бик хөрмәт итә, миңа һәм сеңлемә һәрвакыт ярдәмгә килергә, кирәксә, киңәш бирергә әзерләр. Алар минем белән горурлана, һәр концертка йөри, мин төшкән клипларны туганнарга җибәрәләр, – ди Кристина.

сулдан беренче

Ә керәшен бәйрәмнәреннән иң яратканы – Олы көн. Һәр авыл аны үзенчә уздыра. Әтисе авылында Олы көн җитәр алдыннан табигатькә чыгып, учак ягу һәм төнге сәгать 12дә мылтыктан ату йоласы бар. Әнисе авылында исә конфет кәгазеннән бантик ясап, ак чыршы ботакларына бәйлиләр. Аннары бу ботакларны иконостаска куялар һәм йорт бусагасына җәяләр.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев