Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Патриарх та сокланган

Түбән Камада керәшен чиркәвенә нигез салыначагын ишеткәч, Сарман районындагы Нарат Астыннан ук килдек. Җәйләрне оныклар белән шунда уздырабыз. Түбән Камага үз нигезләрен биргән керәшен авыллары Чәбия һәм Актүбә кешеләре шушы шәһәрдә яшәп калган бит. Шуңа күрә дә Түбән Камада керәшен чиркәве төзү - көтеп алынган вакыйга.Чиркәүгә нигез салу тантанасында Түбән...

Түбән Камада керәшен чиркәвенә нигез салыначагын ишеткәч, Сарман районындагы Нарат Астыннан ук килдек. Җәйләрне оныклар белән шунда уздырабыз.
Түбән Камага үз нигезләрен биргән керәшен авыллары Чәбия һәм Актүбә кешеләре шушы шәһәрдә яшәп калган бит. Шуңа күрә дә Түбән Камада керәшен чиркәве төзү - көтеп алынган вакыйга.Чиркәүгә нигез салу тантанасында Түбән Кама үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның да катнашуы Татарстаныбызда традицион христиан һәм ислам диннәрен тотучыларның да, дин җитәкчеләренең дә тату яшәвенә олы бер дәлил.
Казанда Изге Ана иконасы соборына нигез салу вакытында Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл үзе дә, республикабызда төрле милләт һәм традицион дин-нәр тарафдарларының дустанә мөнәсәбәтенә соклану белдергән иде:
- Татарстанда православие һәм мөселман дини корылмалары торгызыла. Республика җитәкчелеге традицион конфессияләрнең игелекле башлангычына һәрвакыт ярдәм итә. Христиан соборына нигез салуда югары мөселман әһелләре катнашканны дөньяда тагын кайда күрергә була? Бары тик Россиядә! Без үзгә һәм көчебез дә шул үзгәлектә!
Әйе, патриарх Кирилл хаклы, төрле диндә булсак та, көчебез - бердәмлектә.
Галина ПЯТИБРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев